Фәнис Яруллинның туган ягына, туган авылына сәяхәт.
Баулы районына күптәннән бармаганбыз икән инде. Ул Казаннан шактый ерак. Күз алдына китерсәгез, Татарстан картасының бер чиге ул. Шушы арада безгә ул якларга барып кайту насыйп булды. Дөресрәге, “Авылым гүзәллеге” марафонына нәтиҗәләр ясарга дип тә кайттык.
Беренче тукталыш – Исергәп авылы
Баулы районының иң төзек, иң зур авылларының берсе ул Исергәп. Авыл аша зур юл, Оренбург трассасы уза. Ике катлы мәктәп, ике катлы мәдәният йорты, “Бакыр тау” кафелары – шактый авылның киң итеп яшәвен күрсәтеп тора. Олы юл булгач, хәтта кафеларда чират та бар. Йорт-җир, капка-кура тәртиптә. Урамнар да чиста. Менә шул авылда “Авылым гүзәллеге” марафонына нәтиҗәләр ясалды. Билгеле булганча, танылган шәхес, “Әдәби марафон”ны оештыручы Раил Гатауллин тагын бер проектка йомгак ясарга, республика районнары буенча юлга чыкты.
Инде шактый җирләрдә булдылар алар. Республика авылларының матурлыгын, үткәнен һәм бүгенгесен күрсәтүче марафонның нәтиҗәләре дә яхшы. Татарстан Республикасы рәисе гранты ярдәмендә интернет челтәрендә авылларыбыз турында сөйләргә, күрсәтергә мөмкинлек тудырылды. Туган җирләрнең мәдәни мирасны саклау максатыннан 1 марттан 21 мартка кадәр социаль челтәрләрдә үз авылың турында сөйләргә, аның тарихы, танылган шәхесләре, гореф-гадәтләре, сәнгать, мәгариф, фән һәм спорт, Ватанны саклаучы геройлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары, риваятьләре, халык иҗаты, чишмәләрнең тарихлары, аларның кыйммәтлеге турында сөйләргә кирәк була әлеге проектта. Бик кызыклы марафон булып чыга ул. Туган ягы белән кызыксынган һәркем катнаша ала анда. Баулы районнан бу марафонны 10 кеше уза, араларында җиңүчеләр дә бар.
– Өч атна дәвамында бу марафон бик матур гына үтеп китте. 200 якын кеше марафонның финалына үтте. Белгечләргә барлыгы 4 меңнән артык язманы карап, танышып чыгарга туры килде. Сыйфатлы эшләр бик күп. Видео-фотоларның күп икәнлеген әйтеп үтәсебез килә. Кайбер авыллар турында китаплар язылган. Әлеге марафонны 2020 елда беренче тапкыр үткәргән идек. Аның нәтиҗәләрен Арчада “Әдәби сабантуй”да да билгеләп үттек. Шуннан әлеге марафонны камилләштерү өстендә эшләнде. Аннан татар авылларына багышланган сайт ясау уе барлыкка килде. Проектны без республика рәисенә тәкъдим иттек һәм хуплау таптык. Шуның кысаларында башта ким дигәндә 24 авылны карап чыгарга дигән максат куйдык. Аларның саны артып та китте. Сигез көн дәвамында без шул җиңүче авылларны йөреп чыгабыз, “Авылым гүзәллеге” марафонына йомгак та ясыйбыз, – дип сөйли проект авторы Раил Мәүлет улы Гатауллин.
Исергәп – бик борыңгы авылларның берсе. Авыл исеме яклаучы, сыендыручы мәгънәсендә килә дип сөйли авылның тарихын өйрәнүче Зәрия апа Хәбипова. “Бу Нугай Урдасы җире, Бөек Ефәк юлы узган. Ул юлдан Кытайга, Сәмәркандка йөргәннәр. Исергәп авылының урыны коридор булган. 350 еллык авыл урынын казып алганнар икән, тагын да борынгырак әйберләр табылыр, чөнки Хансөяр, Салих авыллары тирәсендә ачылмаган курганнар бар. Алар бәлки аннан да борынгырак чорга кагылыр. Шуңа да тарихны ныклап өйрәнергә кирәк, ул өйрәнү, сезгә кала. Без үзебез булдыра алганча яздык, – дип сөйли ул.
Авылның тарихын, мәдәниятен, чишмәләрен өйрәнүчеләр, аларга багышлап җырлап чыгаручылар да күп. Шундый кешеләрнең берсе – Камил абый Шәмсуаров. Алар нәселләре белән тырыш-уңган кешеләр булып чыкты. Камил абый гомер буе шушы авылда яшәгән, эшләгән. Туган авылына багышлап җырлар да чыгарган. Бүген дә интернет челтәрендә бик актив эшчәнлек алып бара ул. Дин юлында да күп эшләр башкара. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, безнең хезмәттәшебез Индира Сәйфуллина Камил абыйның кызы. Газетабыз битләрендә актив чыгыш ясаган Индирабыз Баулының әйдәп баручы журналистларының берсе. Гомумән, Камил абый белән Сырдарья апа 8 балага гомер биргәннәр. Балалары да бүген шушы җирдә, шушы якта тырышып эшләп яшиләр. Аларның һәрберсе турында аерым-аерым сөйләргә була. Без Камил абыйны сәхнәдә генә күреп калмадык, өенә барып та эзләп таптык. Әле дә туктап, чәй эчәргә кергәнбез. Алайса шушы якларга хас катык күзикмәге, коймак белән сөтле чәй эчми калган булыр идек.
Исергәп авылында очрашуда шулай ук башка авыллар да үзләренә хас үзенчәлекләрне сөйләп үттеләр. Бирегә шулай ук Хансөяр, Салих, Мортаза, Татар Томбарлысы авылларынан да марафонда катнашучылар бар иде. Әнә Татар Томбарлысы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева Әбиләр сабантуен сөйләп шаккатырды. Республикада бердәнбер, ди. Әбиләр сабантуеның уздырыла башлавына быел 60 ел тула икән. Сокландык.
Икенче тукталыш – Кызылъяр авылы
Барасы килеп тә, барып җитә алмаган урыннар була. Яраткан язучыбыз, үзе исән чакта ук аралашып яшәгән хөрмәтле шәхесебез – Фәнис Яруллинның туган ягында, туган авылында күптәннән буласыбыз килә иде. Безне Баулы районы Кызылъяр авылында язучының музей-фатиры каршы алды. Фәнис абый үзе исән чакта ук салынган бу йорт ерактан ук ямь биреп тора. Ул гади, җыйнак, үтә дә зәвыклы итеп эшләнгән.
– Музей 2010 елда, Баулы районың 80 еллыгына ачылды. Фәнис абый һәм Нурсөя апа тапшырган меңнән артык экспонат бар биредә. Ул язучының тормыш юлын чагылдырган фотосурәтләр, китаплар, өй җиһазлары. Фәнис абыйның нефтьчеләр бүләк иткән фатиры бар иде Баулы шәһәрендә. 2010 елны шул фатирны сатып, әлеге музей төзелде. Бу – уникаль музей. Без аны көч алу урыны дибез, чөнки монда килгән кеше Фәнис абыйның ихтыяр көчен туплап китә. Казаннан дәүләт музееннан килеп, ничек тиеш, шулай урнаштырдылар экспонатларын, – дип сөйләде музей җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина.
Күренеп тора, баулылар бу музейны шулхәтле яраталар. Без Фәнис абыйга хас булган эчкерсезлек, матурлыкны күреп кайтып киттек. Чыннан да Фәнис абый үзе дә туган ягын бик яратты бит. Шулай булмаса, нинди хәлдә дә ул бирегә кайтырга ашкынмас иде. Нурсөя апа гына түгел, райондашлары да бирегә кайткач, аның яратып барган урыннарын белә. Барысы да тырышып, аның күңелен күрергә тели. Шундый җылылык белән Баулыдагы Нурсөя апа белән Фәнис абыйның һәйкәле дә туа. Без дә Баулы үзәгендәге матур паркта бу мәһабәт һәйкәлне күреп, сокландык.
– Казанда яшәүче якташларны да җыеп, һәйкәлне киңәшләшеп Себер якларында ясатып алып кайттык. Һәйкәлне төзергә бөтен район акча җыйды. Нурсөя апа үзен һәйкәлгә куюга каршы булды. Без аны язучы берүзе генә утырып торырга тиеш түгел дип ризалаттык. Бик матур килеп чыкты бит. Ул тулысынча бакырдан эшләнгән. Фәнис абыйның алдында китап куелган. Мәктәп укучылары өчен шундый челлендж уйлап таптык. Имтиханнарга кергәндә, Фәнис Яруллинның китабына кагылсагыз, бөтен имтиханнарны 5кә бирәчәксез, дидек. Күрәбез, китапның бер урыны шактый шомарган инде, – дип сөйләде Баулы районы хакимияте башлыгы урынбасары, язучының якын дусты Ринат Хәмидуллин.
Баулыдагы һәйкәл урнашкан паркта төрле шигырь бәйрәмнәре үтә. Аннан Кызылъярда дүртенче ел рәттән Фәния Яруллин иҗатына багышланган бәйге уздырыла икән. Анда Башкортстаннан да, Оренбургтан һәм Самарадан да киләләр.
Баулыдан, гомумән, бик яхшы хисләр белән кайтып киттек. Хәзер яңа юллардан Казан белән ике ара да бик якынайган. Әнә шулай ерак аралар якынайсын, очрашулар ешрак булсын дип телик. Әлеге юлны ачуда Рөстәм Миңнеханов теләктәшлек иткән иде. Аңа да зур рәхмәт!










Комментарийлар