16+

Коточкыч янгын: ике гаилә бер мизгелдә йортсыз калды — ярдәм кирәк

Кукмара районының Югары Арбаш авылында булган зур янгын ике гаиләне бөтен мөлкәтсез калдырды.

Коточкыч янгын: ике гаилә бер мизгелдә йортсыз калды — ярдәм кирәк

Кукмара районының Югары Арбаш авылында булган зур янгын ике гаиләне бөтен мөлкәтсез калдырды.

Таҗмиевлар һәм Ярмөхәммәтовларның йортлары, хуҗалык корылмалары, техникасы һәм мал-туарлары ут эчендә юкка чыккан. Авыл халкы бүген ярдәм җыя.

8 май көнне тыныч кына башланган авыл тормышын төштән соң чыккан янгын астын-өскә китерә. Ут Гөлфинур һәм Фәнил Таҗмиевларның хуҗалыгыннан башлана. Ул вакытта гаилә башлыгы эштә була, ә хуҗабикә мәктәптән кайтып кына кергән була. Көчле җил аркасында ялкын бик тиз тарала.

Имезүче сыер, бозау, бройлерлар — барысы да янып бетә. Хуҗабикә документларын да алып өлгермичә урамга чыгып котыла.

Берничә минут эчендә ут күршеләр — Ләлә һәм Фәрхәт Ярмөхәммәтовлар хуҗалыгына күчә. Сарайлар, мунча, гараж, йорт һәм техника көлгә әйләнә. Кышка әзерләп куелган терлекләр дә ут эчендә кала.

— Без бу йортны дүрт казык белән буш җирдән күтәрдек. Гомер буе җыйган байлык бер мизгелдә юк булды, — ди Фәрхәт Ярмөхәммәтов.

Янгын вакытында иң мөһиме — кешеләрнең исән калуы. Әмма бүген ике гаилә дә ярдәмгә мохтаҗ. Авыл халкы аларны ялгыз калдырмый: кемдер матди ярдәм күрсәтә, кемдер җылы сүз белән терәк була.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Ярмөхәммәтовлар гаиләсе:

  • 89393914814 — Ярмөхәммәтов Фәрхәт Н. (Саклык банкы)

  • 89083499180 — Ярмөхәммәтова Ләлә (Саклык банкы)

Таҗмиевлар гаиләсе:

  • 89996751400 — Сабирова Наилә Н. (Саклык банкы)

“Үзләре исән калулары да яхшы...” — дип бер-берсен юатырга тырыша авыл кешеләре. Әмма бүген бу гаиләләргә бөтен дөнья белән ярдәм кирәк.

Алсу ГАЯЗЕТДИНОВА
Кукмара

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading