16+

Бауман урамында XIX гасырга “күченеп” булачак

Казанда тарихи биналарны төзекләндерү дәвам итә.

Бауман урамында XIX гасырга “күченеп” булачак

Казанда тарихи биналарны төзекләндерү дәвам итә.

Россиядә 2025-2030 елларга исәпләнелгән “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Казанның Бауман урамы 32 һәм 34 адресларындагы В. И. Щетинкин йортларын төзекләндерү шушы илкүләм проектка аваздаш.

– Меңьеллык Казанның үзәк өлеше гаҗәеп үзенчәлекле һәм матур. Мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирәбез һәм күп көч куябыз. Быел шәһәрдә 27 мәдәни мирас объектында төзекләндерү бара. Щетинкин йортларын төзекләндергәннән соң, биредә бутик-отель һәм ресторан булачак. Эчтәрәк 150 номерга кунакханә барлыкка киләчәк. Идел буенда тарихи, архитектура һәм туристлык үзәге саналган Казанның туристлык тармагының мөмкинлекләрен тагын да арттырачак бу башкарылган эшләр, – диде Казан мэры Илсур Метшин төзекләндерүләрнең барышы белән танышканда.

Төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты белән килештерелеп алып барыла. Василий Щетинкин йортларын яңартканда беренчел проект саклана, ватылган архитектура бизәк-өлешләре архив документлары нигезендә кабаттан торгызыла. Йортларның түбәнөй (подвал) өлешендәге XIX гасырда ясалган кирпечләр кулдан чистартылган һәм дивар итеп, кабаттан өелгән. 

Бауман урамындагы “Казан” кунакханәсе бинасы да заманында В. И. Щетинкинның күчемсез милке булган. Бауман урамы, 32 һәм 34 адресларындагы йортлары губерня архитекторы Фома Петонди проекты буенча 1843 елда төзелгән, аларга 1857 елда үзгәрешләр кертелгән. Йорт берничә корылманы берләштергән ансамбльне тәшкил итә. Квадрат формасындагы 2 катлы төп йорт Бауман урамындагы башка йортлар һәм биналар тигезлегендә (кызыл сызыгында) урнашкан. Төп йортка ишегалды ягыннан антресоль кат тоташкан. Ишегалды эченәрәк озынча тагын бер бина төзелгән. 

Сәнәгатьче- сәүдәгәрләр Василий Щетинкин һәм аның улы Павел хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр, гыйбадәтханәләргә, татар крәшеннәре балалары мәктәбенә ярдәм иткәннәр, крәшен авылларында чиркәүләр төзеткәннәр.

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading