16+

“Балалар һәм яшьләр өчен төп куркыныч – виртуаль дөнья”

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме беренче утырышында депутатлар көн тәртибендәге 20 мәсьәлә буенча фикер алышты.

“Балалар һәм яшьләр өчен төп куркыныч – виртуаль дөнья”

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме беренче утырышында депутатлар көн тәртибендәге 20 мәсьәлә буенча фикер алышты.

Утырышта Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга салу турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Законның гамәлдә булу көчен шулай ук махсус хәрби операция барышында бурычлар үтәгәндә алынган яралардан, контузияләрдән, гарипләнүләрдән яисә авырулардан һәлак булганнар һәм вафат булганнар турында истәлекне мәңгеләштерүгә дә тарату тәкъдим ителә.

Депутатлар Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү турындагы республика законына үзгәрешләр керткән закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, кадастр карталары буенча торак пунктта социаль объектлар да, йортлар һәм башка корылмалар да юк. “Моны исәпкә алып, Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пункт билгеләрен югалтты», – диде ул.

Шулай ук депутатлар беренче укылышта һәм тулаем алганда 2025 елда Татарстан бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул итте.

2025 ел нәтиҗәләре буенча мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенең керем өлеше 93,2 млрд сум тәшкил иткән. Фонд чыгымнары – 92,6 млрд сум. Бу хакта "Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды" директоры Алсу Мифтахова белдерде. Спикер әйтүенчә, 2025 елда татарстанлыларны башка төбәкләрнең, аерым алганда иң күбе Мәскәү, Башкортстан һәм Удмуртия медицина учреждениеләрендә дәвалауга фондтан 1,9 млрд сум акча тотылган. Алсу Мифтахова аңлатканча, татарстанлылар Мәскәү һәм Башкортстанга күбесенчә онкологик авыруларны, Удмуртиягә күз проблемалары, эпилепсия һәм урологик авыруларны дәвалау өчен мөрәҗәгать итәләр.
Шул ук вакытта Татарстанның медицина учреждениеләрендә башка төбәкләрдән килүчеләрне дәвалауга 1,1 млрд сум сарыф ителгән. Читтән килүчеләр республика медицина оешмаларына еш кына кан әйләнеше системасы, ашкайнату һәм сулыш органнары авыруларын дәвалау өчен мөрәҗәгать иткән.

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров үзенең чыгышында наркотиклар проблемасының аеруча борчу тудыруын билгеләп үтте. “Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык уздырган тикшеренүләр аны беренче тапкыр кулланып карауның яше 17 яшьтән 13,8 яшькә кимүен күрсәтә, шул ук вакытта наркотик контент белән танышу инде 8 яшьтән, һәм гомумән элегрәк тә – уен, мемнар, роликлар аша башлана. Балаларның 70 проценттан артыгы наркотик турында интернеттан белә. Әгәр бу тема позитив булса, балада курку хисе барлыкка килми. Һәм алга таба ул моны уенның бер өлеше буларак кабул итә һәм виртуаль дөньяда мондый "уенның" нәтиҗәләрен аңламый”, – дип белдерде ул.

Аныңча, әлеге шартларда профилактиканың комплекслы моделен, психологик ярдәмне һәм цифрлы этика программаларын төзү мөһим.
Спикер балаларның киләчәге өчен тагын бер куркынычны атады. Ул да булса – виртуаль дөнья. Тикшеренүләр статистикасы буенча балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр көн саен интернетта 4-9 сәгать уздыралар, ә атналык күрсәткеч 24 сәгатьтән артып китә. 
“Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында суперпопуляр риллслар – кыска видеолар кеше үсешенә тискәре йогынты ясый. Мондый роликларны көн саен карау бер сәгать эчендә кешенең баш миенең эшкә сәләтлелеген 20 процентка югалтуга китерә”, – дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.

Министр сүзләренчә, эшкә урнаштыру – деструктив тәртипне профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларының берсе. Узган ел 16 меңгә якын бала студентлар хезмәт отрядлары составында эшләгән, 6 меңгә якыны яңа эшче һөнәрләрен үзләштергән. 2026 елда кимендә 15 мең студентны эшкә урнаштыру планлаштырыла. 

Докладчы яшьләр учреждениеләренә йөрү проценты югары булмавына да игътибар итте. “Без системалы рәвештә алымны үзгәртәбез: аларның эш вакытын сәгать 21:00гә кадәр озайтабыз. Яшьләр сәясәте объектларын яшүсмерләрне җәлеп итү үзәкләренә әйләндерәбез. Район башлыкларының һәм сезнең, хөрмәтле депутатлар, нәкъ менә шушы мәйданчыкларда яшьләр белән очрашулар үткәрүегез мөһим”, – диде ул.
Торак мәсьәләсенә тукталып, аның турыдан-туры бала табуга бәйле булуын белдерде. “Бүген гаиләдәге бала саны дәүләт ярдәме күләменә тәэсир итми. Шуңа да федераль законнарга үзгәрешләр кертеп, социаль ярдәм күләмен гаиләдәге балалар саныннан чыгып билгеләргә тәкъдим итәбез”, – диде министр. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading