16+

Бер бүлмәле фатир – 10 мең: казанлыларны коммуналь түләүләр шокка салды

Көзгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тагын да артачак, утын ягуга күчү турында уйлый башламаек.

Бер бүлмәле фатир – 10 мең: казанлыларны коммуналь түләүләр шокка салды

Көзгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр тагын да артачак, утын ягуга күчү турында уйлый башламаек.

Февраль башында халык телендә ике генә тема булды диярлек: кыярның сыер итеннән дә кыйммәт торуы һәм күп фатирлы йортларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр.  

Беренчесе аңлашыла: аграр илдә яшәп, теплицаларга һәм җиргә бай булган илдә кыярны 570 сумга сатып алу безнең тарафтан авыррак кабул ителә. Алай дисәң, алучы булмаса, ул кибет киштәләрендә булмас та иде. Кытайдан кайтарылган җиләк-җимешләрнең кайберләренең бәясе 650 сумга кадәр җитә. 

Берәү дә аңа зарланмый. Ә үзебездә «пачти» натураль шартларда үстерелгән кыяр бәясенә эч поша. Аны үстерү өчен күпме ресурслар, шул исәптән электр кулланылганын үстерүче үзе генә белә. Өстәвенә, ул ресурсларга да бәя күтәрелеп тора.  Электр уты, дигәннән…

Казан халкы гыйнвар ае өчен алган торак-коммуналь хезмәте квитанцияләрен кулларына алгач, күпләр «ах» итте. Бер бүлмәле фатир өчен уртача 10 мең, ике бүлмәлеләр 14-16 мең, өч бүлмәле фатир хуҗалары 25 мең чамасы түләүләр алган. Әле бит ул фатирларның күп өлеше ипотекага алынган. 

Гыйнвардан алып халык «икеләтелгән» ипотека түли башлады, дигән сүз.  Коммуналь хезмәт вәкилләре моны гыйнвардагы салкыннар белән бәйләп аңлата. Әмма… салкыннар ай азагында, 20 ләреннән соң 3-4 көн генә булды. Анда да суыклар -35 градуска җитмәде. Иң түбән температура -33 градус, югарысы 0 тирәсе. Айлык уртача температура көндез — 8 градус, төнлә -15 градус итеп күрсәтә Интернет мәгълүмат чаралары.

Фатирларда  температура 20 градустан югары менмәде, дип яза казанлылар социаль челтәрләрдә. Ә икенче берәүләр, киресенчә, фатирда торырлык түгел, батареяга тисәң, кул пешә, ди. 

Ә түләүләр барысы өчен дә бер төрле. Әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр белән килешмисез икән, бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә?  «Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитетына төрле темалар буенча мөрәҗәгатьләр килеп ирешә. Аларны гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлеге эшкәртә. Шуны аңларга кирәк: тарифларга кагылышлы; аларны куллануга кагылышлы; идарә оешмалары, бакчачылык ширкәтләре һәм башка оешмалар тарафыннан тарифлар ни дәрәҗәдә дөрес кулланылуга бәйле мәсьәләләр була.  Шулай ук еш кына торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләргә бәйле сораулар да килеп ирешә. 

Монда кайбер чикләр барлыгын онытмаска кирәк. Чөнки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бәйле сораулар республиканың Дәүләт торак инспекциясе белән бәйле.  Әмма югарыдагы оешмаларга мөрәҗәгать иткәнче, иң элек үзегезнең идарә оешмасыннан башларга кирәк. Идарә формасы нинди булуга карамастан, без башта түләүләрнең ни сәбәпле шундый булуын аңлау өчен аларга мөрәҗәгать итәбез. Сәбәпләре бик күп булырга мөмкин: исәпләү приборлары күрсәтмәләрен дөрес тапшырмаудан алып, дөрес исәпләмәүләргә кадәр. Шуңа да беренче идарә оешмасына барырга.  

Коммуналь хезмәтләргә тарифларга килсәк, бу очракта Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитетына мөрәҗәгать итәргә. Мисал өчен, бакчачылык ширкәтендә, идарә компанияләрендә комитет тарафыннан исәпләнелмәгән тарифлар куллану очраклары булды. Мөрәҗәгатьләрне төрле ысуллар белән, шул исәптән, төрле мәгълүмат чаралары аша юлларга була», — дип аңлатма бирде комитетның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов.  
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading