16+

Биисең килсә – күлгә бар: Казанда җәйге мәдәни программа башлана

Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Казан мэриясенең милли проектлары татарларны гына түгел, башка халыкларны да колачлый.

Биисең килсә – күлгә бар: Казанда җәйге мәдәни программа башлана

Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Казан мэриясенең милли проектлары татарларны гына түгел, башка халыкларны да колачлый.

“Казан – 115тән артык милләтнең уртак йорты”, – ди башкала мэры Илсур Метшин.

Дәвамлы башлангычлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә республикада 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы шигарендә узган иде. 

– Шул вакытта “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, “Тормыш агачы”, “Казан тавышлары”, “Алмаш”, “Апуш” һәм “Апуш. Нәниләр” милли проектлары старт алды. Алар бүген дә дәвам итәләр, 1 ел белән генә чикләнеп калмадылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов теләктәшлегендә, “Апуш” балалар татар театр студияләре Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт зоналарында да оештырылды. Татарча спектакльләр алар – тел сакчысы. Меңләп бала студияләргә йөри, Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүләр яулыйлар, – диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

“Хәрәкәттә –бәрәкәт” 
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” проекты 5 ел гамәлдә. Быелгы җәйге сезон 4 июньдә 18.00 сәгатьтә гадәттәгечә, Кабан күле буенда ачыла. Халык артистларга кушылып бии. Самара, Урал, Себер һәм Әстархан татарларының бию хәрәкәтләренә дәресләр дә бирелә. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”не һәр атнаның пәнҗешәмбе (четверг) көннәрендә үткәрү ниятләнелә. Әлеге мәдәни чараны казанлылар һәм туристлар ошатып кабул иткән.

“Байтирәк”
Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында 15 июльдә 18.00 сәгатьтә “Тормыш агачы” милли проекты кысаларындагы “Байтирәк” фестивале була.

– Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши. Халыклар бердәмлеге елы шигарендәге быелгы тәүге фестивальгә су темасын алдык. Мишә, Нократ, Чулман елгалары буйларындагы авылларда яшәүче халыкларда су белән бәйле төрле горыф-гадәтләр бар. Милләтләр елга-күл буйларында кичке уеннар оештырганнар. Горький паркында шул уеннар күрсәтелә, күргәзмәләр оештырыла, остаханәләр эшли, – диде филология фәннәре кандидаты, “Тормыш агачы” проектының фәнни җитәкчесе Фәнзилә Завгарова.

“Алмаш” гаилә бәйрәме
– Туган телгә һәм традицияләргә хөрмәт һәм мәхәббәт гаиләдән башлана. “Алмаш” гаилә бәйрәме татар гаиләләрен туплауны, аралаштыруны һәм дуслаштыруны күздә тота. Ата-аналар өчен лекцияләр укыла, балаларга осталык-сыйныфлары уздырыла, – диде шәһәр Башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлек җитәкчесе Айсылу Лерон.
“Алмаш” гаилә бәйрәме “Туган авылым” комплексында 2 июньдә 16.00 сәгатьтә үткәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading