16+

Kazan Digital Week кысаларында роботлар көрәше буенча ике зур ярыш узачак

30 октябрьдә «Казан Экспо»ның 3 нче павильонында Татарстан Республикасының мини-роботлар көрәше буенча III ачык турниры узачак.

30 октябрьдә «Казан Экспо»ның 3 нче павильонында Татарстан Республикасының мини-роботлар көрәше буенча III ачык турниры узачак.

Республикадан 31 команда Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы өчен көч сынашачак. Авырлыгы 1,5 кг га кадәр булган роботлар махсус рингта өч минутлык алышларда катнашачак.

Командаларда 8–17 яшьлек 2–5 бала чыгыш ясаячак. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: беренче урын өчен — 200 мең сум, икенче урын өчен — 150 мең сум, өченче урын өчен — 120 мең сум.

31 октябрьдә шул ук мәйданчыкта роботлар көрәше буенча 2026 елгы халыкара чемпионатның хәлиткеч алышлары узачак. Өч технологик шоуда биш илдән һәм Россиянең 10 төбәгеннән командалар катнашачак. Ярышлар ике категориядә: 1,5 кг га кадәр һәм 110 кг га кадәр авырлыктагы роботлар арасында узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading