Илнур Канәфиев Татарстан буйлап мавыктыргыч маршрутлар оештыра.
Илнур Канәфиев – бик кызыклы шәхес. Төп һөнәре – төзүче, шул ук вакытта тарихыбыз белән кызыксына. Буш көннәрендә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгып китә. Әңгәмәдәшем туган ягыбызның матур, кызыклы җирләре турында сөйләде, аларның тарихын аңлатты, кызыклы фактлар белән бүлеште.
Илнур Казанда туып үскән егет. Хәзерге вакытта йортлар төзү буенча үз компаниясе бар. Әлеге эше һәм сәяхәтләр турында шәхси блогын да алып бара.
– Яраткан шөгылемнең берсе – тарихны өйрәнү һәм кызыклы җирләргә барып, дөньяның матур урыннарын күрү. Сәяхәт иткәндә төшергән фотоларны телефонан гел күрсәтеп бара идем. Шул рәвешле кызыксынып карап баручылар җыелды һәм “бу кайда соң, безгә дә бу җирләрне күрсәт әле” дип яза башладылар. 2025 елның март аенда “ПутеШествия с историей” дигән канал барлыкка килде, – ди ул. Шуннан бирле героебыз кешеләрне җыеп, турлар ясый башлаган.
– Тугыз тур оештырдык инде. Тарихи урыннардан җиде үзенчәлекле маршрут кордым. Лаеш районында урнашкан бик борынгы, IV-VII гасырларга караган Имәнкискә дигән шәһәрчекне күрсәттек. Татарстанда 200гә якын урта гасыр шәһәрчеге бар, археологик һәйкәлләр – 6000гә якын. Археологлар казу-тикшеренү эшләре уздырып, Имәнкискә шәһәрчегенең тарихын тулысынча диярлек өйрәнделәр. Илнур Балык Бистәсендә урнашкан Борынгы Чаллы шәһәрлеге турында да кызыклы мәгълумат сөйләде: Иван Грозный Казанны алгач, Казан ханлыгының башкаласы әлеге шәһәргә күчкән. Бу шәһәр Казан ханлыгы чорында иң соңгысы булып җимерелгән.
– Мамадыш районының Кирмән шәһәрчегенә дә бардык. Бу тарихи урын, чөнки монда X-XIV йөзләрдә яшәгән Идел Болгары ныгытмасының калдыклары бар. Шулай ук ханнар зиратындагы кабер ташларын да күрергә була, – ди Илнур.
Кайбер якларга турларны оештырып булмый икән, чөнки автобус барырлык юллар юк. Ләкин әңгәмәдәшем тагын бер матур урын турында сөйләде. Әнисенең туган авылы – Әлки районында урнашкан Татар Төгәлбәе.
– Шул авыл тирәсендә 15-20 чакрым радиуста бик күп Болгар шәһәрлекләре урнашкан. Монда матур куе урманнар. Бизнә елгасы юл башын ала. Ерак түгел Калабаш дигән шәһәрлек бар. Имештер, ханнар моны чик буе үткәрү пункты буларак төзегән. Бу Болгар чорының Сувар ныгытмасы белән бәйле археологик объект.
Илнурның тагын бер яраткан урыны – Биләр. Аны ул уникаль җир дип саный. Турлар арасында да бу популяр маршрут. Археологик калдыклар Биләр шәһәрлеге, хәзерге Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан.
– Биләрдә Изге Чишмәне яратам. Һәр килгән саен, су алып кайтам. Шушы чишмәнең суы белән чәй дә ничектер тәмлерәк кебек. Биләрдәге музей да искиткеч, аның фонды зур, уникаль экспонатлар бар, кайберләре дөньяның иң зур танылган музейларыннан кимен куймый, – ди ул. Илнур туристларга әлегә билгеле булмаган урыннарны күрсәтергә ярата. Кешеләр тарихны аның белән бергә ачканнан ләззәт ала. Казан арты турында да сөйләштек. Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында “Сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров йорты” сакланган. Әлеге беренче гильдияле сәүдәгәр бик бай кеше булган. Өч катлы затлы йортта яшәгән. Баскычлар, колонналары әле дә саклана.
– Әтнәдә сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты бар. Анда хәзерге вакытта музей урнашкан. Бу йортларның бүрәнәләре зур диаметрлы. Ул вакытта төзү авыр булса да, шундый затлы искиткеч йортлар калкып чыкканнар бит. Бу сокландыра, – ди Илнур. Әңгәмәдәшем тагын бер истәлекле урын белән кызыктырды. Ул – Татарстанның иң борынгы Иске Бәрәскә мәчете. Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында урнашкан мәчет 1769 елда таштан салынган.
– Ибраһим Борнаев исемле сәүдәгәр патшабикә Екатерина II нең үзенә хат язып, авылда таш мәчет төзергә рөхсәт ала. Мәчетне үз акчасына төзи. Гыйбадәтханә 150 ел тирәсе халыкка хезмәт итә. Зур таш мәчет булу сәүдәгәрләрнең абруен күрсәтә. Ул заманда шундый затлы мәчет төзү зур игътибарга лаек.
Илнур Канәфиев үткәргән турларда традиция дә барлыкка килгән – һәрбер районда, авылда чишмәгә керәләр. Кайберләре – борынгы заманнан килгән чишмәләр. Күптән түгел Кушлавыч авылындагы Мулла чишмәсендә булганнар. Ул чишмәне Тукайның бабасы Мөхәммәтгалим караган, әнисе дә сулар алган, ди Илнур.
Героебызны тагын бер сокландырган урын – Иске Казан музей тыюлыгы. Ул Биектау районының Камай авылы территориясендә урнашкан. Музей составына Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры археологик һәйкәлләре керә. Шулай ук монда тарихи этнография музее бар. Анда тарихи китапларны, ул вакыттагы йорт җиһазларын, аяк киемнәрен күреп була. Якынча IV-V гасырларда ясалган зур бронза һун казаны кебек гаҗәеп экспонат та бар.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, районына карап, кешеләре дә төрле. Кайда барсаң да, анда яшәүчеләрнең ниндидер “изюминкасы” бар. Мисал өчен, Балык Бистәсендә булганда, әңгәмәдәшемне кешеләрнең йомшак, матур сөйләшүләре таң калдырган.
– Аларның телләре аерылып тора. Йомшак, сүзләре сузылып тора. “Курайда җырлаган сыман” сөйләшәләр. Ә Буада яшәүчеләр җитез, елгыр кебек тоелды, – ди ул.
Киләчәккә Илнурның планнары зурдан: иске йорт формасындагы өйләр төзеп сатарга яки арендага бирергә хыяллана. Ул борынгы йортларны кызыксынып карый, нинди йорт, кем төзегәнен белергә тырыша. Үзенә авылда да шул форматта кечкенә генә йорт төзегән. Өй түренә татар бизәкләре белән рәсемнәр ясаткан. Иске проектлар белән яңа йортлар төзисе килә аның.
– Хәзер “избинг” дигән тренд килеп чыкты. Күпләр иске форматларга тартыла. Эшмәкәрләр иске йортларны алып, төп кирәк-яракларны кертеп, ләкин “борынгы” атмосфераны саклап, йортлар салалар, – ди.
Илнурның Татарстан белән генә чикләнәсе килми. Күптән түгел Әстерханга барып, “Орда” фильмын төшерү урыннарын карап кайткан. Алтай якларына сәяхәткә барасы килә. Монголиягә дә сәяхәт кылам дип хыяллана. Үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар табасы килә аның.
Залинә Гыйлаҗиева
Комментарийлар