Балык Бистәсе районында яшәүче Илсөяр һәм Рәшит Мостафиннар җәй көне бакча үстерә, кышын кул эшләре белән шөгыльләнә.
Алар мактаулы һөнәр ияләре — укытучылар. Бик теләп яңа һөнәрләр үзләштерәләр.
Исемнәре дә бар
Илсөяр апа курчаклар тегә. «Бу эшкә тотынырга күптән кызыгып йөри идем. Казанга баргач, Бауман урамында сувенирлар сатыла торган кибетләрдә күзем гел шул курчакларга төшә иде. Пенсиягә чыгып, буш вакыт күбәйгәч, үзем тегеп карарга булдым. Интернетта да мәгълүмат бик күп, иренмәгән кеше үзенә шөгыль таба», — ди ул.
Курчакларның исемнәре дә бар. Кайнанасы биргән материалдан күлмәкле булган курчакны, аның хөрмәтенә, Бибинур дип атаган. Танышына охшаган курчакка Мәдинә исемен биргән. Тагын бер курчак оныгы исемен йөртә — Камилә.
Илсөяр апаның әнисе дә кулга бик оста булган. Яшь кызларга бирнәгә челтәрләр үреп саткан. Күлмәкләрне дә үзе тегеп кигән. «Калдык-постык материалларыннан мин дә курчакларга күлмәкләр тегә идем. Тегү эшен яратам, яңарак кына блуза, чалбарлар тегеп кидем. Килен булып килгәч, шәл бәйләргә дә өйрәндем. Тик тора белмим, миңа гел нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Күрше авыл кызы Рәмзия Фәттахова челтәр үрү һөнәренә өйрәтә дигәч, башта районга барып, аннары ул Олы Елга мәдәният йортында үз остаханәсен ачкач, атнага бер-ике тапкыр шунда барып, челтәр үрергә өйрәндем», — ди ул.

«Ничә кышым әрәмгә киткән»
Рәмзия Фәттахова күн эшләнмәләре остасы да. Илсөяр апа челтәр үрү серләренә төшенгәндә, аны көтеп торып вакытны бушка уздырмыйм дип, Рәшит абый Рәмзия ханымнан күн эшенә өйрәнгән.
— Ун ел алдан башлыйсы калган икән дим. «Казан җөе» технологиясе бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта үтә катлаулы һәм четерекле дә. Сабырлык та, пөхтәлек тә таләп итә. Билгеле булганча, «Казан җөе» татар халкының беркемне дә кабатламый торган борынгыдан килгән сәнгате. Аңа төшенү һәм кулны чыныктыру өчен шактый вакыт кирәк. Ничә кышым әрәмгә киткән. Югыйсә Илсөяр әйдә өйрән шуны дип күпме кыстады, — ди Рәшит абый.
Илсөяр апага сумка тегеп бирергә дә вәгъдә иткән. Мисырга ял итәргә баргач, сумка эзләп аптыраганнар. Бар ул, әмма әле бер җире килеп җитмәгән кебек, әле икенче җире ошамый, үзем тегеп бирермен дигәч, алмаска булды, ди Рәшит абый.

Бакчалары да чәчәккә күмелгән
Өйләрендә гөлләрнең күплегенә игътибар иткән идем. Әйтүләренчә, якынча өч йөз төп гөлләр бар. Мессенджерларда гөлләр үстерү буенча төркемнәр дә алып бара. «Гөлләр яратучылар анда үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша, үсентеләр белән бүлешә. Бу да үзенә күрә бер юаныч», — ди Илсөяр апа.
Бакчалары да чәчәккә күмелгән. Җәен Мостафиннар аннан керми дә диярлек. 27 сутый җирдә бик күп җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәләр. Куллары эшсез торганны яратмыйлар, тырыш, уңган гаилә һәрвакыт хәрәкәттә.

.jpg)


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар