16+

Бөек Ватаныбыз һаман “боек” хәлдә тора

Зур ялгышулар вак-төяк саналган хаталардан туплана.

Бөек Ватаныбыз һаман “боек” хәлдә тора

Зур ялгышулар вак-төяк саналган хаталардан туплана.

Казанның Җиңү паркында ТАССРның Югары Советы Президиумы исемендәге 86нчы Кызыл Байрак орденлы укчы дивизиясе хөрмәтенә гранит таш куелган. 

Кызганыч ки, язуларда хата җибәрелгән. Дивизиянең “Бугыш юлы” дип язылган, дөреслектә ул – “сугышчан юлы”. Бөек Ватан дигән сүзләрдә “Боек” дип күрсәтелгән. “Шәһри Казан” газетасында фотогаепләү басылып чыкканнан соң, “Бугыш” сүзендәге “Б” хәрефен бераз кырганнар. Ләкин, “Боек” сүзе һаман ялгыш хәлендә тора бирә. 

9 май – Җиңү көненә, бигрәк тә, Җиңүнең 80 еллыгына мондый битарафлыкта килү беркемне дә бизәми.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Бөек Җиңүнең 80 еллыгын оешкан төстә уздырырга боерган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading