16+

Буранга караш төрле: кемдер ярата, кемдер курка

Газета укучыларыбыздан табигатьнең кыш фасылындагы кар-бураннарга карата фикерләрен сораштык.

Буранга караш төрле: кемдер ярата, кемдер курка

Газета укучыларыбыздан табигатьнең кыш фасылындагы кар-бураннарга карата фикерләрен сораштык.

Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре:

– Буран – бала чактан ук күңелемне кузгата торган күренеш. Бер шигыремдә буранны Бөек Ватан сугышы белән чагыштырдым. Кар-буран дулавы гүя сугыш кыры, ә мин шул сугыш кырындагы яклаучысыз калган ятим бала. Икенче бер шигыремдә буранны “социалистик ярыш” сыйфатында күзалладым. Хезмәт җанлылыгы белән җәмгыятебез коммунизмга бара. Совет чоры тәэсирендә шулай язылган. Кар-буран табигатебездәге гадәти хәл инде ул, ләкин, көне-төне шаярса, олы мәшәкатьләр дә тудыра.

Диана Дасаева, тележурналист:

– Тын гына ябалак-ябалак кар яуган күренешне ошатам. Кар бөртекләренең һәркайсы гаҗәеп матур, рәссамнар да уйлап чыгарып, кар бөртеген ясый алмас, әй. Кар-буранлы көннәрне яратмыйм, андый вакытта автомобильне идарә итү кыенрак. Мин күңелем хисләре белән – җәй кешесе. Җәй айларында җылы, яктылык күбрәк, автомобиль йөртү дә җиңел. Кышын ерак юлларга чыккан кешеләр бураннарга калмыйча, исән-сау йөреп кайтсыннар. 

Әдилә Борһанова, журалист:

– Ходайның бер рәхмәте, дип кабул итәм буранны. Буран вакытында укылган намазлар, кылынган догалар кабул булыр, диелгән. Буран – уңыш билгесе, дип тә юрыйлар. Буранны яратам. Туган җирем – Теләчегә кайткан көнне буран дулады. Иптәш хатын-кызлар җыелыштык та, буран астында йөрер өчен урамга чыктык. Теләченең юл хуҗалыгы оешмасы эшчеләре юлларны һәм тротуарларны киң итеп ачып куйганнар, рәхмәт төшкерләре. Кечкенә балалар да буранны ярата, урамнан уеннан өйгә алып та кереп булмый үзләрен. 

Илдар Габидуллин, хезмәткәр:

– Урамга чыгып, капка баганасына сөялеп, буранны күзәтергә яратам. Буран син көрәгән сукмакны минутлар эчендә күмеп ташлый. Никадәр кодрәт буранда! Карап торырга гына күңелле, юлдагы кешеләр буранда туктап-батып кала күрмәсен. Үземнең дә машинада кыр юлында батып калган чаклар булды, бер дә рәхәт әйбер түгел. Казанның юл предприятиеләре эшчеләре тырышалар, кар-бураннар еш кабатланса да, шәһәр һәм бистәләр юлларын ачып торалар, хәрәкәт өзеклеге юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading