16+

Үз бакчасындагы уңышны сату да авырмы? Базардагы әбиләрнең хәле

Әлеге темага беренче генә язуым түгел. Проблемаларын эчтән беләм.

Үз бакчасындагы уңышны сату да авырмы? Базардагы әбиләрнең хәле

Әлеге темага беренче генә язуым түгел. Проблемаларын эчтән беләм.

  • Иртә яздан кара көзгәчә тозлы тир түгеп, хәләл хезмәтләре белән тырыша-тырмаша үз бакчаларында үстергән сыйфатлы яшелчә, җиләк-җимешнең гаилә ихтыяҗларыннан артканын урам чатындагы кыргый мәйданчыкларга күтәреп килеп, тартмалар өстенә матурлап тезеп куеп, иртәдән кичкәчә сатып утыручы карт-корыны, яннарыннан узганда, элек тә кызганып китә идем.

Берәүнең дә сандыгы буш түгел

Яңгыр яуса — бичаракайларның өсләренә коя, кояш кыздырса — эсселектән миләре кайнап чыгарлык була, кан басымнары күтәрелеп егылырлык хәлгә китерә.

Әбекәйләр белән якыннан аралаша торгач, берәүнең дә рәхәтлектән чыгып басмаганлыгы билгеле булды. Күбесенең пенсиясе чыпчык йомыркасы чаклы гына, аны әллә кыйбатлы даруларга тотасы, әллә яхшы чүпрә кебек кабарып, ярты ел саен артып торучы коммуналь хезмәтләр өчен түлисе? Сәмәнне ничаклы кысып тотсаң, тиеннәрне янга калдырырга тырышсаң да, ашарга такы-токы гына кала. Аптыраган үрдәк суга арты белән чума, диләр.

базаар. фото: https://zainsk-inform.ru/news/news/v-zainskom-raione-tatarstana-pensionery-torguiut-plodami-so-svoix-ucastkov-po-dogovornoi-cene
Фото: Заинск Информ

Үз бакчасы булган карчык-корчыклар ябык иңнәренә яшелчәле, җиләк-җимешле капчыклар, сумкалар асып, базар почмагына килеп утыра. Сәүдәләре әллә ни зур керем китермәсә дә, зарланмыйлар. Табышлары көндәлек чыгымнарны капларга ярап куя, ипи-сөт янына эремчеген, маен, тавык ботларын, чәен-шикәрен сатып алып, куанып кайтып китәләр иде. Кайсыларының оныгы яки кызы ипотека сазлыгына кереп баткан, шуларга хәлләреннән килгәнчә өлеш чыгаралар. Кемнеңдер газиз баласы яки оныгы ут эчендә. Шуның хакында сөйләшеп, бергәләп кайгырышалар, яугиргә озын гомер теләп, җыйнаулашып дога кылалар, бер-берсен юаталар.

  • Базар почмагында ялгыз әбиләр генә түгел, тормышын сыңар канат белән тартып баручы бичара яшь хатыннар да бар. Кайсының ире эчкече йә наркоман, яисә уен автоматлары капкынына килеп эләккән. Гаиләне туендыруны үзенең вазифасы икәнлеге турында уйлап та бирмичә интектерәләр. Икенчесенеке, газиз балаларын ятим калдырып, хәлле тормышлы мут хатынга чыгып киткән. Җыеп кына әйткәндә, берәүнең дә сандыгы буш түгел.
базар. фото https://zainsk-inform.ru/news/news/v-zainskom-raione-tatarstana-pensionery-torguiut-plodami-so-svoix-ucastkov-po-dogovornoi-cene
фото: Заинск Информ

Кем йөрәген тотып егыла, кайсы елап, хакимияттәгеләрне каргап, кайтып китә...

Әле дә исемдә: моннан берничә ел элек, шәһәр мэры Илсур Метшин бер эшлекле дүшәмбедә: «Урам сәүдәсен тәртипкә салырга кирәк. Тиешсез урыннарга куелган киоскларны алдырыгыз. Әмма тәртип урнаштырам дигән булып, үз бакчасында үстергән суган кыягын сатып утыручы әбиләргә тияргә дигән сүз түгел», — дип әйткән иде.

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, артыгын халыкка сатучы «сезонлы сәүдәгәрләрнең» эшчәнлеген хуплады. Аларга тиешле шартлар тудырырга кирәклеге турында искәртте. Быелгы сентябрь аенда Мәскәү районынының Шамил Усманов урамы буенча тезелешеп сатып утыручы карчык-корчыкларның башына чын мәгънәсендә бәла төште. Мәскәү-Киров районнары хакимиятеннән килеп, көн саен үзләрен куып таратучы «эшлекле егетләр» һөҗүменнән гарык булдылар. Язлыкта мондый хәл бер булып алган иде инде. Ул чакта имзалар җыеп, шәһәр мэриясенә хат юллап караганнар иде.

Быелгы көздә бу бичараларга Мәскәү базарының бер читеннән 30-35 адым чамасы озынлыкта, тар гына урын бүлеп бирелде. Һәр сатучыга ярты метр итеп бүлеп, әлеге урынга ленталар ябыштырып чыкканнар. Сатучы әбиләр саны кайвакытта илле-алтмышка тула, ә урыннар саны ташка үлчим генә. Урын алып калу өчен, берәүләр иртәнге дүрттә килеп утырырга мәҗбүр, икенчесе товары тар почмакка сыймаганга аптырап бетә. Урын өчен талаш, әрепләшү, берсенең товарын икенчесе алып бәрү кебек күңелсез хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Кем йөрәген тотып егыла, кайсы елап, хакимияттәгеләрне каргап, кайтып китә...

базар. фото https://zainsk-inform.ru/news/news/v-zainskom-raione-tatarstana-pensionery-torguiut-plodami-so-svoix-ucastkov-po-dogovornoi-cene
фото язмага иллюстрация буларак кулланыла

Базарда берсе — алдый, икенчесе — алдана

Һәркайсының диярлек үз сатып алучысы бар. Әнә, Хәмдия әби какны оста ясый. Арчадан килеп сату итүче Фәрзәнәнең бәрәңгесе ярмалы һәм бик тәмле диләр. Румиянең кыярлары кетердәп тора. Козловкадан иртүк килеп җиткән Людмила белән Любовь алып килгән йомыркалар эре, сөт-катыклары эсвежи һәм тәмле була, дип, чират торып алып бетерәләр.

Бу базар янындагы тротуарда берничә елгыр алыпсатар да сәүдә итә. Озын машиналарын тутырып, тавык ите, тау чаклы кыяр-помидор, гөмбә, эре кызыл алмалар, көньякта үскән җимешләр, балык төяп киләләр. Кара тутлы, алтын тешле, читтән килгәнлекләре маңгайларына язылган төрле милләт кешеләре алар. Биш-алты чуаш хатыны көн саен диярлек капчык-капчык сарымсак сата.

Бу чая эшкуарлар безнең шәһәр казнасына салым түләми, тауарларының кайдан юнәткәнлеге дә билгесез. Алар пенсионер карчыкларны куып таратучы хакимият вәкилләренең күзеннән бик оста яшеренәләр. Эләксәләр, ике-өч мең штраф түләп котылачаклары көн кебек ачык. Базарда берсе — алдый, икенчесе — алдана, дип язган иде сөекле Тукаебыз. Менә шундый хәлләр, җәмәгать... 

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading