16+

Быел «Печән базары» фестивале беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк

26-28 август көннәрендә Казанда “Милләт җыены” чарасы узачак.

Быел «Печән базары» фестивале беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк

26-28 август көннәрендә Казанда “Милләт җыены” чарасы узачак.

Чарага илнең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 1 меңнән артык делегат катнашу көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, “Милләт җыены” Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк агымдагы мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә.

– Быел “Милләт җыены” яңа форматта узачак. 26 августта Камал театрының элекке бинасында ачылыш чарасы оештырыла. 27 августтан, өч көн дәвамында, делегатлар дүрт төркемгә бүленеп эшләячәк. Чара кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены узачак, – дип белдерде Данис Шакиров матбугат очрашуында. 

Чара узган көннәрдә шулай ук «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале дә оештырыла. 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы башкаланың Б. Рәмиев исемендәге IT-паркында), Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы Тәтеш районында,  Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены Биектау районында үтәчәк. Аерым тагын бер төркем Арчага юл тотачак. 

28 августта үтәчәк “Милләт җыены”ның йомгаклау пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр иткәнчә, быел «Печән базары» фестивале беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк. “Төрле елларда төрле концепцияләр астында узды ул. Быел без “Татар йорты” дигән концепцияне сайладык. “Печән базары”на кергән җирдә үк бүлмә формасында фотозона куелачак. Аның эченә йорт интерьерлары куелачак. Барлык мәйданчыклар быел татар өе белән бәйле булачак”, – дип сөйләде ул. 

 «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова быелгы хатын-кызлар форумының җиденче тапкыр үтүен ассызыклады. “Быел аның “Милләт җыены” чарасы кысаларында узуы зур мәртәбә. Шуның белән аралашу мәйданы да киңәячәк. Чара алдыннан галимәләр белән элемтәгә кердек. Казахстанда дөньядагы бердәнбер “Ана музее” бар. Форумга аның җитәкчесен дә чакырдык”, – диде ул. 

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов форум кысаларында узучы конференциядә “Евразия киңлегендә: тарих һәм хәзерге заман татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре” каралачак, – диде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading