Илебездә ягулык өлкәсендә килеп чыккан ихтыяҗны кырыкалдарлар үз файдаларына куллану җаен тапкан.
Хәзер аферистлар автомобиль хуҗаларын "коткарырга", аларга "ярдәм итәргә" алынган. Ягулык станцияләрендә чиратта утырып, вакытыгызны әрәм итмәс өчен алар үз хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим итә.
Иң еш кулланыла торган очрак - ягулык алу өчен төгәл станциядә төгәл бер вакытны броньлау белән бәйле икән. Җиңел юл белән генә акча эшләргә теләүчеләр ялган сайтлар ясый. Ул сайтлар нефть продуктлары белән сату итә торган компания сайтларына бик охшаш. Машина йөртүчегә үзенә җайлы вакытта ягулык станцияләренә килеп, чиратларда тормый гына ягулык алырга тәкъдим итәләр. Броньны раслау өчен телефон номерын, телефонга килгән смс-кодны сорыйлар. Әмма бу кодның ягулыкка бернинди дә катнашы юк. Ул сезнең Телеграм-аккаунтка керү өчен җибәрелгән код. Аферистлар анда кереп, сезнең контактлар, алар белән нәрсәләр язышканыгызны күрә, укый. Шәхси мәгълүматларыгызны киләчәктә шантаж өчен яисә банк кушымталарыгызга керү өчен кулланырга мөмкин.
Икенче төр алдау ягулыкны реаль вакыт аралыгында эзләү белән бәйле.
Кырыкалдарлар моның өчен махсус кушымтаны телефонга йөкләргә тәкъдим итә. Янәсе, шул кушымта ярдәмендә кайсы ягулык станцияләрендә ягулык бар икәнен онлайн режимда күзәтергә була. Алар кушымтаны йөкләү өчен реклама сылтаманы социаль челтәрләр яисә мессенджер аша җибәрә. Чынлыкта исә, смартфонга ул файл эләгүгә, шпион-программа сезнең телефонда булган барлык мәгълүматны: логиннарны, парольләрне, контактларны, банклардан килгән смс-хәбәрләрне үзенә җыя башлый.
Өченче ысул - мошенниклар эре нефть оешмалары сайтының төгәл копиясен булдыра. Андый сайтта сезнең өчен кирәкле һәм файдалы тәкъдим баннеры барлыкка килә. Сезгә ташлама яисә акциядә катнашырга тәкъдим итәләр. Моның телефон номеры һәм номерга килгән смс-хәбәр генә таләп ителә. Шул рәвешле кырыкалдарлар "Дәүләт хезмәте порталы"ндагы шәхси мәгълүматларыгызга яисә банктагы шәхси кушымталарыгызга "юл ача".
Җәен машина йөртүчеләр юлларда ешрак була: ял вакыты, сәяхәтләр, дигәндәй. Әгәр дә трассада барганда тимер атыгызның бензины бетсә, берничә киңәшне истә тотыгыз.
Беренчедән, машинаны юлдан читтә туктатырга кирәк. Юл уртасында басып калу автомобиль хәрәкәте өчен куркыныч тудыра. Бигрәк тә караңгы булса. Тәүлекнең караңгы вакытында трассада машинадан, кирәкмәгән очракта, чыгарга да киңәш ителми.
Икенчедән, үзегезнең якынча кайда икәнегезне, нинди торак пункта якын булуыгызны ачыкларга кирәк. Бу, махсус хезмәтләргә шалтыраткач, кайда булуыгызны аңлату өчен кирәк.
Беренче эш итеп – 112 яисә турыдан 102 номерына ЮХИДИ хезмәтенә шалтырата аласыз.
Профильле ярдәм күрсәтә торган махсус хезмәтләр дә бар. "Автодор" трассаларында, мисал өчен, 2323 бердәм номерлы контакт үзәге булуы мәгълүм. Алар якындагы ярдәм үзәгенең кайда икәнен әйтә ала.
Рәсми хезмәтләр белән элемтәгә керә алмасагыз, волонтерлар, коммерция оешмалары ярдәмгә килергә мөмкин.
Башка машина йөртүчеләрнең дә ярдәме тими калмас. Гадәттә, андый очракларда машина йөртүчеләр аз гына күләмдә ягулык белән бүлешүдән баш тартмый.
Юлларыгыз һәрвакыт уң һәм уңышлы булсын!
Лилия Локманова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар