16+

Чыгыш ясаучылар да, телевизор караучылар да ихлас булган. Менә шул җитми хәзер

Бу видеоязманы кат-кат карадым. Башта мондый әкәмәтне күреп күзләрем биш тиен булды.

Бу видеоязманы кат-кат карадым. Башта мондый әкәмәтне күреп күзләрем биш тиен булды.

Без интернетны сүгәбез дә, сүгәбез. Ә мин: “Ярый әле интернет бар”, – дим. Сез, мин, халык онытса да, интернет онытмый. Дистәләгән еллар үткәч тә, гел көтмәгән җирдән шампан шәрабе бөкесе кебек тарихи вакыйгалар атылып чыга. Интернет челтәре буйлап гизгәндә, бер кызыклы видеоязмага тап булдым. 
2004 елгы “Голубой огонек” – Владимир Жириновский Бэтмэн костюмында “Отпетые мошенники” төркеме белән дуэт җырлый. Ул вакытта иптәш Жириновский, игътибар: ЛДПР партиясенең башлыгы, философия фәннәре докторы, Россия Дәүләт Думасының Федераль Җыены депутаты, Россиянең атказанган юристы.
“Жириновский бит инде ул, аннан мондый әйбер көтеп була”, – дип әйтерсез.

Әлбәттә, чыгышы игътибар җәлеп итү өчен булгандыр. Әмма аны бөтенләй мәгънәсез дип әйтеп булмый. Беренчедән, Жириновскийның Бэтмэн костюмыннан чыгуы очраклы түгел. Ул бит Супермен булып та киенә алгандыр, әмма монда да мәгънә бар. Комикслар дөньясыннан ерак кешеләр өчен аңлатып китәм: Бэтмен – үз гомерен гаделсезлек белән көрәшүгә багышларга сүз биргән гап-гади кеше. Ул җинаятьчелек, ришвәт алучылар, сатлыкҗан хакимият вәкилләренә каршы тора. Ә Супермен исә, башка планетадан килгән. Аның тумыштан гаҗәеп сәләтләре дә бар. Кыскасы, мәгънәсез дисәгез дә мәгънә бар. Ул чыгышының башында ук: “Я здесь не для себя – я здесь для народа”, – дип әйтеп тә куя бит әле.

Дөресен әйтәм, бу видеоязманы кат-кат карадым. Башта мондый әкәмәтне күреп күзләрем биш тиен булды. Шәп шоу! Көтелмәгән, ә иң мөһиме көн кадагында торган мәсьәләргә кагыла торган.

“Школа в упадке, взятки, порядки, нам такое образование не нужно”, – дип җырлый иптәш депутат. 2004 елда мәктәпләрдә укучылар саны кимү, реструктуризация уздыру, хәтерлисезме? Авылларда башлангыч һәм төп гомуми белем бирүче мәктәпләрне яптылар. Ә балаларны йөртергә автобуслар җитмәгән. Хәзер белем бирү оешмалары мәктәп автобуслары системасын җайлап бетерде кебек, әмма кадрлар мәсьәләсе һаман шул ук. Нәрсә дисәң дә, укытучылар җитми. Ә аеруча башлангыч сыйныф укучылары, математика, физика, химия-биология укытучылар... Берничә мәктәп арасында тыз-быз чабып йөрүче укытучыларга Аллаһ ярдәм бирсен. 

2004 елда: “Клизмы, пепетки, грелки, таблетки все остальное за отдельные деньги”, – дип җырлаган Жириновский. Вәт ахмак инде, кем алай туры бәреп әйтә соң. Беренче канал бит бу, яңа ел киче. 

“Нельзя без сожеления смотреть на положение Афганистана, Ирака, Ирана надеюсь Бушу этот куплет перевели”, – ди. Бер җыр эчендә хәтта чит илләргә кагылышлы сәясәткә дә кагылырга җитешә, депутат. Бу юллар юкка гына Джордж Буш исеме аталмый, аңлыйсыздыр. Әлбәттә, Буш  “Голубой огонек” карап утырмагандыр. Шулай да, халыкка дөнья хәлләрен аңлату өчен шәп алым. Кыю, оригиналь, шәп чыгыш! Мәрхүм Жириновский халык күңелендә менә шундый булып истә калгандыр, мөгаен. Хәер, сүзем сәясәт турында түгел, ә “Голубой огонек” турында. 

Беренче канал, 2004 ел. Кыюлык, креатив заманы булган икән, шуңа күрә һәр гаилә яңа ел төнен зарыгып көткән, “Голубой огонек” башланды дип бөтен эшен калдырып тизрәк телеэкраннар янына җыелган. Ә иң мөһиме – чыгыш ясаучылар да, телевизор караучылар да ихлас булганнар. Менә шул хисләр җитми хәзер. Нишләп, ретро җырлар, ретро чыгышлар хәзер янә популярлаша дисезме? Чөнки аларда чын хисләр, ихласлык, кайгы-хәсрәт, сөенеч-шатлыклар да булган.
Ә хәзер, нәрсә? Хәзер без бөтенебез “тәти” булырга телибез. Коры прәнник булганнарның да, кәнфит буласы килә. Кызык түгел алай. Сәер, әмма хәзер иң авыры һәм иң кыйммәткә төшә торган әйбер – үзең булып калу.

Бер-берсеннән бернәрсә белән дә аерылмаган җырчыларның чыгышлары, костюмнары, шул ук “Буратино” эчеп утыручы “огонек” катнашучылары. Елмаялар, әмма ышандырмыйлар. Тәнкыйть түгел, бары ихласрак, терерәк булырга чакыру гына. 

Ярый, 2000 елларда гына шундый кыюлык булган диярсез. Юк, җәмәгать. 1965 ел “Голубой огонек”та Лариса Мондрусның җырлаганын өч легендар космонавт Юрий Гагарин, Павел Беляев һәм Алексей Леонов камерага “төшереп йөри”. Ә Леонов, хәтта җырчы белән биергә дә чыккан. 2000 еллардагы кебек кыюлык булмаса, Совет чорындагы кебек бераз булса да, креатив булсын инде. Рәхмәт, интернет, без онытсак та, син онытмыйсың!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading