16+

Дөньяны шаулаткан файллар: бу мәгълүмат нигә хәзер ачылды?

Сәясәт темасын читләтеп узарга яратсам да, фикеремне белдерми булдыра алмадым

Дөньяны шаулаткан файллар: бу мәгълүмат нигә хәзер ачылды?

Сәясәт темасын читләтеп узарга яратсам да, фикеремне белдерми булдыра алмадым

Соңгы берничә атнада Америка белән бәйле шау-шу үтүктән генә яңгырамагандыр. Россиянең, хәтта Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында, пабликларында да әлеге тема бик еш телгә алынды. Океанның ар ягында булган бозыклыклар безгә ничек кагыла соң, дигән сорау туарга мөмкин хәзер. Кагыла икән шул, җәмәгать.

Мин, гомумән, сәясәт белән бәйле темаларга сүз куертырга яратмыйм, әмма бүген искәрмә ясарга һәм АКШта булган хәлләрне, Россия вә Татарстан моңа ничек бәйле булырга мөмкин икәнен өстән-өстән генә карап узарга тәкъдим итәм.

Кем ул Эпштейн?

Джеффри Эпштейн – 2008 елда күпләрне фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткәне һәм балигъ булмаганнарны көчләү өчен хөкем ителгән Америка финансисты. 2019 елда исә ул кешеләр белән сәүдә иткән һәм аларны фахишәлеккә җәлеп иткән өчен кабат кулга алына, суд карарын көтмичә үз-үзенә кул сала. Искәртеп узарга кирәк, 2019 елда Эпштейн төрмә камерасында булган вакытта аның счетында 578 миллион доллар исәпләнгән, ул шулай ук кыйммәтле күчемсез милеккә, Кариб диңгезендәге ике шәхси утрауга ия булган. Барлык бозыклыклар да нәкъ менә шушы шәхси утрауда гамәлгә ашырылган да инде.

Ни булган соң?

Америка Юстиция министрлыгы Джеффри Эпштейнның балигъ булмаганнарны аздыруда, фахишәлек оештыруда һәм башка җинаятьләрдә гаепләнгән эшенең 3 миллионнан артык файлын бастыра. Шул рәвешле, яңа документлар ярдәмендә гаугалы финансистның миллиардерлар, сәясәтчеләр, танылган шәхесләр белән элемтәләре турында тулырак мәгълүмат билгеле була.

Мисал өчен, бу файлларда күренүчеләр арасында – Дональд Трамп, Илон Маск, Билл Гейтс, Билл Клинтон, Ричард Брэнсон, Говард Лютник һәм башкалар бар. Юстиция министрлыгында исә материаллардагы мәгълүматның бер өлеше тикшерелмәгән, ялган яки сенсацион характерда булуын һәм дәлилләр белән расланмаганлыгын ассызыклыйлар.

Бу мәгълүмат киң җәмәгатьчелеккә ни өчен бүген генә таралган?

Вирджиния Джуффре – шушы коточкыч хәлләрнең бер корбаны. Аның Эпштейнның җинаятьтәше, ягъни Гислейн Максвеллга дәгъвасы аркасында документларның бер өлеше 2019-2024 еллар дәвамында өлешләп ачыла барган. Джуффре Королева Елизавета ІІнең икенче улы, ягъни Британия принцы Эндрю (герцог Йоркский) белән җенси якынлык өчен 15 мең доллар алганлыгын белдерә.

Эндрю исә моны берничә тапкыр кире каккан, әмма моңа карамастан, әле күптән түгел (февраль аенда) ул корольлек эшләреннән тулысынча читләштерелә, “Его Королевское Высочество” һәм “принц” титулларыннан мәхрүм ителә, шулай ук Royal Lodge резиденциясеннән куыла...

Россиянең моңа нинди катышы бар?

Аерым алганда, РБК ачыклаганча, Американың Юстиция министрлыгы бастырган файлларда дистәләгән Россия шәһәрләре телгә алына, бу исемлектә Казан да бар. Аларның кайберләренә Эпштейн шәхсән үзе барган яки ярдәмчеләре аша анда өченче затлар өчен сәфәрләр оештырган, авиабилетлар һәм кунакханәләрдә яшәү өчен түләгән, имеш.

Шулай ук Эпштейн Россиядә туган яки яшәгән кызлар белән аралашкан. Бу куркыныч зат белән арадашчы ролендә исә Казанның танылган балалар гинекологы да булган дигән сүзләр йөри. Дөресрәге, Татарстан белгече дә Эпштейн файлларындагы исемлектә телгә алына...

Минем фикер

Бу коточкыч җинаять эшләре, сексуаль коллык сәүдәсе һәм тагын бик күп башка сыймаслык мәгълүмат (балалар каны эчү кебек фактлар да раслану алдында...) болай гына киң җәмәгатьчелеккә тарала башлаган дип уйламыйм. Гадәттә, алдан планлаштырылып, нинди дә булса глобаль үзгәрешләрне, вакыйгаларны халык массасы сизмичә генә кабул итсен, шау-шу кубармыйча “кабып йотсын” өчен башка сыймаслык мәгълүмат белән “туендыралар”. Әлеге хәл дә нәкъ менә хәзер дөньякүләм рәвештә халыкның башын әйләндерер өчен эшләнелмәгәнме икән?! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading