16+

Россия пенсионерларын 2027 елда ике тапкыр сөендерергә җыеналар: пенсияләр күпмегә артачак?

Киләсе елда иминият пенсияләрен февральдә һәм апрельдә индексацияләү планлаштырыла. Ике этапта түләүләрне арттыру күздә тотыла.

Киләсе елда иминият пенсияләрен февральдә һәм апрельдә индексацияләү планлаштырыла. Ике этапта түләүләрне арттыру күздә тотыла.

2027 елда Россия пенсионерларын пенсияләрне ике тапкыр индексацияләү көтә. Мондый тәртипне 2015 елдан бирле беренче тапкыр кайтару планлаштырыла. Бу хакта 9 октябрьдә Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, иминият пенсияләрен арттыру ике этапта узачак. Беренче индексацияне 2027 елның 1 февралендә үткәрү күздә тотыла. Аның күләме инфляциянең факттагы дәрәҗәсенә бәйле булачак. Беренчел фаразлар буенча, ул 6,8 процент тәшкил итәргә мөмкин.

Икенче индексация 1 апрельгә планлаштырылган. Аның күләме 3,3 процент булыр дип көтелә.

«Озак вакытлы тәнәфестән соң, без 2027 елда Социаль фонд бюджетына пенсияләрне ике тапкыр индексацияләүне кайтардык», — дип белдергән Татьяна Голикова.

Пенсияләрне арттыру турындагы бу планнар пенсионерларның керемнәрен инфляциягә яраклаштыруга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта индексациянең төгәл күләме һәм аны үткәрү тәртибе расланган карарларга бәйле булачак.

Татьяна Голикова шулай ук Россия Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча совет үткәрә торган «Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия конкурсы-премиясе башлануга багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясады.

пенсия. фото татар информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading