16+

Кичә — «Пирамида» сәхнәсендә триумф, бүген — Сабада 50 үгез янында: Ленур Биктимеров концертыннан репортаж

Казан — Саба. Татар эстрадасында үз тавышы, матур лирик җырлары белән танылган Ленур Биктимеровны бүген күпләр сәхнә йолдызы гына түгел, ә чын каһарман итеп белә.

Кичә — «Пирамида» сәхнәсендә триумф, бүген — Сабада 50 үгез янында: Ленур Биктимеров концертыннан репортаж

Казан — Саба. Татар эстрадасында үз тавышы, матур лирик җырлары белән танылган Ленур Биктимеровны бүген күпләр сәхнә йолдызы гына түгел, ә чын каһарман итеп белә.

Саба районы Тимершык авылында туып-үскән, кечкенәдән татар милли көрәше белән шөгыльләнгән һәм җыр юлын сайлаган егетнең язмышы ике ел эчендә кискен борылыш ала. Ул — махсус хәрби операция зонасында авыр яралар алып, үлемне җиңеп кайткан һәм кабат сәхнәгә аяк баскан ир-егет.

Бер көндә үзгәргән тормыш

Мобилизация башлангач ук, Ленур икеләнмичә үз теләге белән контракт төзи. «Китәсемне кычкырып йөрмәдем, хәтта гаиләмә дә соңгы көнгә кадәр әйтмәдем», — дип искә ала ул. Күпләр өчен тамада, җырчы булып танылган егет кинәт окоп тормышына чума. Кулына корал алып, Херсон һәм Луганск юнәлешләрендә хезмәт итә. Окопта үткән көннәр, куркыныч кыйпылчыклар яңгыры аның тормышка карашын тулысынча үзгәртә.

Иң дәһшәтле вакыйга 2022 елның 11 ноябрендә була. Шул көнне Ленур хезмәт иткән рота артиллерия утында кала, Ленур бик авыр яралана. Ул могҗиза белән генә исән кала. 

Ленур. фото соцсети

Севастополь һәм Мәскәү госпитальләрендә узган айлар, 6 катлаулы операция Ленурга сул аягын саклап калырга ярдәм итә, ә менә уң аяк үкчәсен кисәргә туры килә. Бүген ул протез белән йөри. Бу батырлыгы өчен ул Батырлык ордены белән бүләкләнә. 

Шәхсән мин Ленурның үзе белән дә, аның иҗаты белән дә никтер бөтенләй таныш түгел идем. «Кем соң ул Ленур Биктимеров?» дигән кызыксыну һәм бер кочак сораулар белән, Интернеттан бер җырын да тыңлап «разведка» ясап тормыйча, ниндидер авантюра эзләгәндәй турыдан-туры «Пирамида» концертлар залына килеп утырдым.

Ленур «Гади генә концерт 2» дип аталган бу программасын «мәскәүский» тамашачыларга бер күрсәткән инде. Үзе дә: «Нормаль җырчылар башта авылларда концерт бирә, аннан соң гына зур шәһәрләрдә куя, ә мин узган ел сезондагы беренче концертымны Казанда куйган идем, быел тагы да нормальныйлар рәтенә кермичә, Мәскәүне сайладым», — дип залны көлдерде ул. Концертның сценарий өлешен дә Ленур үзе язган. Экранда күрсәтлегән бабай белән онык сөйләшүе дә кичәгә аерым бер җылылык өстәде.

Ленур. фото Айдарова

Ленурның концертны стенд-ап форматында алып баруы миңа ошады. Юмор хисле кешеләр гел җиңел кабул ителә инде алар. Әле өстәвенә концерт программасы язылган биткә: «Ахырда барыбыз да чыгабыз, йоклап киткән кешеләр булса, уятып алып чыгып бастырыгыз», — дип язган. Юмор белән яшәү дә җиңелрәк бит ул.

«Көйне тоемлавына, тембрына игътибар итеп, укырга чакырдым»

Кичә генә абзарда терлек карап, печән чабып йөргән Саба егетенең кинәт кенә Казандагы иң зур сәхнәләрнең берсенә чыгып, бер дә каушамыйча басып торуы үзе үк зур хөрмәткә лаек. Бу бит сиңа печән чапкыч кына түгел, «Пирамида» сәхнәсе! Юкса Ленур яшьрәк чагында музыка көллиятен тәмамлаган, һәм аның югары уку йортына керергә тулы хокукы булган.

Концертка килгән Татарстанның халык артисты, профессор Винера Ахатовна Ганеева аны үзенең канаты астына — укырга ничә тапкыр чакырган икән. Ленур исә, диплом алып профессор булудан куркыптыр инде, үзенең юморын кушып: «Мәктәптә укыганда да, уку дигәннәре әйбәт бармады шул...» — дип кенә куйды.

Үз концертына нәкъ менә Винера Ахатовнаны чакыруы өчен Ленурга тамашачының күбесе алкышлар аша рәхмәт әйтте — легенданы күрү һәрвакыт зур бәйрәм. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә багышлап язылган «Алга» җырын җырлаганда, бөтен зал бердәм рәвештә бу җырны аяк өсте басып тыңлады.

Тәнәфестә Винера ханым белән сәхнә артында да бераз «гапләшеп» алдык. Күрәсең, профессор үзе Саба егетенең телефон номерын эзләп табып, аны укырга чакырган икән. «Радиодан ишеткәч, нишләп шушы яшькә кадәр сәхнәдә күренмәде икән бу дип уйладым, соңрак махсус хәрби операциядән яраланып кайтканын белдем. Көйне тоемлавына, тембрына иғътибар итеп, укырга чакырдым. Ленур укыган булса, берәр театрның режиссеры була алыр иде. Вакыт үткәч, ул мине үз концертына чакырды. Мин, әлбәттә, мондый батыр егеткә каршы килә алмадым!» — дип елмайды профессор.

«Үткәнне сагынып ятсаң, алга таба барып булмыйдыр»

Концертта катнашучылар арасында, мин мәктәптә укыганда, популяр булган Рада Глазырина да бар иде. Аның «Кердең дә син төшләремә...» җырын бәлки хәтерлисездер дә әле. Соңгы 7-8 елда зур сәхнәдән бөтенләй югалган җырчы Теләчедә ире белән 7 һәм 5 яшьлек ике кыз үстереп ята икән.

Рада әйтүенчә, ул үзе Себердән Казанга килеп, зур җырчы булырга хыялланган.  - Башта киртәләр булмас шикелле иде. Акча кирәк икән шул..." — дип искә алды Рада.

Ленур. Фото Айдарова

Иҗатта бераз тынлык башлангач, укытучысы Салават Зәкиевич Фәтхетдинов: «Пәрәвәзләнеп ятмасын инде бу талант!» — дип, аны үз коллективына бер сезонга чакырып ала. Соңрак Рада бөтенләй Мәскәүне яуларга җыенганда, тормыш икенче якка борыла: егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясый да, кыз Мәскәү урынына, Теләчегә алъяпкыч бәйләп кайтып китә. Балалар белән мәш килеп йөргәндә, узган ел Ленур аны кабат үзе белән концертларга дәшеп, сәхнәгә кайтара.

Популяр чагында «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән яздырган хитларын Рада хәзер сәхнәдә башкара алмый икән — хокуклар анда түгел. Ул җырларны кабат сатып алу бәясе турында сорашкач, Рада чын авыл хатыны җылылыгы һәм тирән фикер белән нокта куйды:

«Танылып киткән чактарак бераз кырысрак яки хәйләкәррәк булырга кирәк булгандыр. Ә мин элек башкарган җырларны теләгән кеше интернеттан тыңлый ала. Үткәнне сагынып ятсаң, алга таба барып булмыйдыр. Мин ул җырларны өйдә, камыр басканда яисә идән юганда көйләп йөрим, шул да җитә!».

Акча түләп хит җырлар сатып алганчы, Теләчедә иреңә тәмле итеп аш пешерүең мең тапкыр файдалырак! Раданың бу эчкерсезлеге һәм Ленурның аны кабат халыкка кайтаруы — әлеге концертның матур бизәге булды.

Ленур. Фото Айдарова

50 баш үгез һәм 20 баш ат

Сәхнә артына узып, күзләрем белән Ленурның хатыны Илүзәне эзләдем — мондый зур җиңүнең төп герое кайда икән дип беләсем килде. Ләкин аны күзәтү уңышсыз тәмамланды: Илүзә концертта юк иде. Баксаң, ул Тимершык авылында 1 яшьлек кечкенә Булат белән калган икән. Барлыгы Биктимеровлар гаиләсендә ике бала үсә: 7 яшьлек Элиза һәм нәкъ менә шул кечкенә Булат. Кыскасы, Ленур Казанны яулаганда, гаилә тылын тугры хатыны ныклы кулларда тота. 

Ә икенче көнне бөтенләй кызык хәл булды. Иртән-иртүк Ленурга шалтыратып, кичәге триумф белән котлап, каурый-каләмнәрне тигезләп алырга уйлаган идем. Телефонын алды бу. Артында — «карт»-«корт» баян тавышлары да, Казанның тузанлы урамнары да түгел, ә чын авыл авазлары! Баксаң, кичә генә "Пирамида«да костюм-чалбардан ялтырап торган йолдызыбыз инде үзенең фермасында йөри!

Бүген Ленурның зур хуҗалыгы бар: анда 50 баш үгез һәм 20 баш ат аны «карарга» көтеп тора. Логикасы сокландыра: кичә Казан халкы алдында стенд-ап сөйләдең, ә бүген инде 50 үгезгә яңа иҗади планыңны аңлатасың. Махсус хәрби операцияне үткән, Батырлык орденлы җырчы-режиссерны Саба үгезләре дә бик яхшы аңлый, күрәсең! Менә бу чын татар ир-егете!

Ленур. Фото Айдарова

Талант нәселдән килә, яисә «Саба үгезләре» продюсерлык үзәге тәкъдим итә!

Сүз уңаеннан, бу кичәдә Элиза да әтисенең концертында сәхнәгә чыгып, татар һәм керәшен халык җыры булган "Ак куянның ак баласы"н башкарды. Тамашачы кечкенә артистканы шулкадәр җылы һәм дәррәү кабул итте — залның алкышларыннан «Пирамида»ның түбәсе селкенеп куйды сыман. Күрәсең, Саба егетенең нәселендә талант чишмәсе һич кенә дә корымый.

Бу чыгышны карап утырганда, ирексездән уйланып куясың: киләчәктә Элиза эстраданың иң популяр һәм зур җырчысы булмасмы әле?! Барыбызга да билгеле бит: бүгенге заманда татар эстрадасында танылып, зур афишаларга чыгу өчен бары тик моңлы тавыш кына җитми, әти кешенең кесә калынлыгы да бик кирәк. Аңлавымча, Ленур Биктимеров иҗат кешесе генә түгел, ә бик яхшы, шактый хәтәр бизнесмен да бит әле.

Кесәсеннән 1,5 миллион сум акча чыгарып Казан уртасында концерт оештыра алган, ә Сабадагы фермасында 50 үгезе белән 20 аты пошкырып торган әти кеше — кызы өчен теләсә кайсы продюсердан да куәтлерәк фигура. Киләчәктә Ленур кызын зур сәхнәгә чыгарырга уйласа, бер-ике үгезен генә бәяләп, зур шоу-проект ясап ташлаячак, монысына шик юк. Кыскасы, Элизаның шоу-бизнестагы киләчәге ышанычлы һәм тулы хуҗалыклы кулларда. Берничә елдан «Саба үгезләре продюсерлык үзәге тәкъдим итә!» дигән афишалар күрсәгез, гаҗәпләнмәгез инде.

Ленур Биктимеров "Пирамида«дан ник ваз кичкән?

Концерт шәп узды узуын, ләкин сәхнә артындагы аерым сөйләшүебездә Ленур «Пирамида» концертлар залына үзенең каты шелтәсен белдерде. Баксаң, бу затлы залда хезмәт күрсәтү артистның күңеленә бөтенләй ошамаган икән.
«Залларын арендага алганчы, бик матур сөйләштеләр. Әмма акчалар түләнгәч, барысы да үзгәрде: аларга шалтыратканда, башта һәрвакыт кем булуымны аңлатырга туры килә иде», — дип уртаклашты ул.

Ленур. Фото с архива

Асылда Ленур үзе саран кешеләрдән түгел, командасын да беркайчан да «обижать» итми. Мәскәүдәге концертта, мәсәлән, 100 мең сум минуска эшләсә дә, үз командасына тиешлесеннән артыграк түләгән. Аның тормыш философиясе гади: акча күбрәк чыккан саен, яхшырак керә бит ул.

Әмма «Пирамида»ның карашы Ленурны бу залдан бөтенләй ваз кичәргә мәҗбүр иткән. Казан концертын оештыруга барлыгы 1,5 миллион сум акча сарыф иткән артистка сәхнә артында хәтта чәй кайнатырга бер чәйник тә бирмәгәннәр! Уйлап баксаң, миллион ярымлык концерт куясың, ә тамагыңны чылатырга бер чәйник тә таба алмыйсың. Логика кайда? Күрәсең, Ленурга киләсе юлы концерт куярга Сабадан үз самоварын алып килергә туры килер. Ә «Пирамида» исә үзенең җитешсезлеге аркасында иҗади һәм юмарт артистны югалтты, дип нокта куярга була.

Ленурга бәлки югары уку йортында укырга да кирәк булмагандыр да — ул җырны бернинди нота кәгазьләренә карамыйча, турыдан-туры үз йөрәге аша үзенчә тоя. Тамашачылар арасында Ленурның игезәк сыңары Ленар да утыра иде. Җырчы аны сәхнәгә дәшеп алды да, Салаватның «Сөекле картларым» җырын башкаруын сорады. Бу җырын Биктимеровлар гаиләсендә бәйрәм табынында еш башкаралар икән. 

«Гади генә концерт» дигәч, күз алдына никтер авыл мәдәният йорты килеп баса. Әмма Ленурның концертында затлы экраннар да, пар чыгарып тора торган заманча пушкалар да, йолтыр-йолтыр килгән костюмнар да, берсеннән-берсе чибәр биючеләр дә булды. Командасы да тулы: музыкантлар да, бэк-вокалист та бар.

Бэк-вокалист кызга аерым тукталыйм әле, Лидия Михайлова исемле керәшен кызы ул. Аның җырлау стиле, тембры үзенчәлекле. Мин үзем Актаныштан булгач, йомшак, тыныч тембрларга күнеккәнмен шул. Лидия аерым ике җыр башкарганда, башта аңа әтисе чәчәк бирде, аннан соң чәчәк бәйләмен туганы алып менде. Шунда уйлап куйдым: артист өчен сәхнәдә үз туганнарыңның сиңа карап горурлануыннан да зуррак бәхет юк инде ул.

Бу күренешне карап торганда, бер ханымның сөйләгән тарихы искә төште. Аңа кечкенә чакта дәү әтисе: «Син ханбикә, кызым», — дигән булган. Хәзер күп еллар үтсә дә, бу ханымга кем һәм ни генә дисә дә, ул үзенең ханбикә булуын белә, чөнки дәү әтисе аңа һич кенә дә ялганлый алмаган. Лидиядә дә шул ук хәл: туганнары шат, ул чын артист.

Сүземне тәмамлап шуны әйтергә кирәк: "Пирамида"дан чыкканда, мин Ленурның иҗаты белән дә, аның үзе белән дә таныш идем инде. Һәм иң мөһиме: минем машинаның магнитоласында хәзер яңа җырлар исемлеге пәйда булды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading