16+

«Кесәгә арзан, сәламәтлеккә кыйммәткә төшмәсен! Тиз токмачның яшерен куркынычлары

Тиз әзерләнә торган токмач, бәясе арзан булганга һәм, исеменнән үк күренгәнчә, берничә минутта әзер булганга, Россия халкы арасында популяр ризык булып тора.

«Кесәгә арзан, сәламәтлеккә кыйммәткә төшмәсен! Тиз токмачның яшерен куркынычлары

Тиз әзерләнә торган токмач, бәясе арзан булганга һәм, исеменнән үк күренгәнчә, берничә минутта әзер булганга, Россия халкы арасында популяр ризык булып тора.

Мондый продуктларны кулланырга мөмкин, әмма..

Шул ук вакытта зыянлы булуын да беләбез. «Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» белгечләре дә шул хакта кисәтеп тора. 

«Югары сортлы бодай оныннан ясалган продуктларга килгәндә, рамен булсынмы, удонмы яисә башка шундый продукцияме, шулай ук дөге оны эшләнмәләреме, алар гади шикәргә чаклы бик тиз тарала һәм артык авырлыкны җыярга ярдәм итә.

Моннан тыш, чистартылган кыяклы культуралар эшкәртү процессында туклыклы кыйммәтләренең күп өлешен югалта — витаминнар һәм микроэлементлар аларның составыннан юкка чыга», — дип аңлата үзәкнең сыйфат буенча менеджеры Наталия Морсакова.

еда. фото ТИ

Белгеч фикеренчә, мондый продуктларны кулланырга мөмкин, әмма диабет белән авыручыларга яки артык авырлыктан зарланучыларга сак булырга кирәк.

«Иң яхшысы — карабодай яки бодайның каты сортларыннан ясалган, яисә тулы бөртекле токмачка өстенлек бирү. Аннан артык килограммнар җыеп булмый һәм шул ук вакытта В төркеме витаминнарына, шулай ук магний, калий, фосфор һәм бакыр кебек минералларга бай», — ди филиалның сыйфат буенча менеджеры.

Токмач составында чын итнең булуы бәя сегментына турыдан-туры бәйле: кыйбатлырак вариантларда киптерелгән сыер ите яки тавык фаршы очратырга була, ә бюджет аналогларында ит шулпасының порошок сыман концентратлары гына була: күбесенчә дуңгыз мае, ә кайчак дуңгыз салосы. Боларның барысы да төргәктәге мәгълүматның реаль составын һәрвакытта да тулысынча чагылдырмавы турында сөйли.

— Төргәктәге «ит тәме белән» дигән язу аның составына чыннан да әлеге продукт керүне гарантияләми. Аннан тыш, токмачта еш кына яшелчә кисәкләре яки коры порошок очрый, — дип сөйли Наталия Морсакова.

еда. фото ТИ

Витаминнар һәм минераль матдәләргә бик ярлы

Белгечләр сүзләренә караганда, күп кенә җитештерүчеләр үзләренең техник шартлары буенча эшлиләр, бу аларга азык-төлекнең составын да, формасын да иркен үзгәртергә мөмкинлек бирә.

— Ачы корея яки кытай токмачына килгәндә, аның рецептурасы шактый баерак, анда тәмләткечләрнең тулы бер арсеналын: имбирь, төелгән чили борычы, чили экстракты һәм кызыл борыч орлыкларыннан ясалган майны күрергә була. Моннан тыш, составта кайвакыт токоферол, рибофлавин һәм лактобактерияләрнең ферментланган порошогы да бар. Әмма җитештерүчеләр конкрет дозировкалар турында әйтмиләр, димәк, мондый өстәмәләрнең реаль файдасы зур сорау астында кала, — дип кисәтә үзәкнең сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов.

— Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тиз әзерләнә торган токмач клетчатка, витаминнар һәм минераль матдәләргә бик ярлы. Югары калорияле булуга карамастан, мондый ризыкның реаль туклыклы кыйммәте минималь булып кала. Продукт составындагы соя оныннан әзерләнә торган соя итенә килгәндә, ул кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый, өстәвенә стандарт төргәктә аз санлы күләмдә.

Агулану куркынычы тудырмый

Тиз әзерләнә торган токмачның файдасы һәм зарары турында сөйләгәндә, составындагы консервантларның күплеге аркасында ул организмга зыян китерә торган «химик» продукт буларак күзаллана. Кулланучыларның төп куркулары, кагыйдә буларак, аның составына керүче билгеле бер компонентлар белән бәйле.

Глутамат натрий глутамин кислотасы тозыннан гыйбарәт, ул табигый хәлдә күп кенә гадәти продуктларда: томатларда, иттә һәм сырларда була. Азык-төлек сәнәгатендә бу кушылма ашамлыкларның тәм сыйфатларын көчәйтү өчен кулланыла һәм куркынычсыз дип санала, әмма сизгерлеге югары булган кешеләрдә ул дискомфорт тудырырга сәләтле.

Пальма маена килгәндә, аны табиблар йөрәк-кан тамырлары системасының сәламәтлеге өчен куллануны чикләргә киңәш итә. Файдалы эшкәртелмәгән майлар анда бик аз, гомуми күләмнең унынчы өлеше чамасы. Шуны аңлау мөһим: пальма маен тиз пешерелә торган токмачка гына түгел, камыр ризыгына, кондитер эшләнмәләренә, крекер, маргарин, арахис маена һәм башка бик күп көндәлек продуктларга да кушалар.

еда. фото ТИ

«Тиз бозылучы продуктлардан аермалы буларак, мондый токмач агулану куркынычы тудырмый. Шул ук вакытта шактый югары калорияле буулы белән аерылып тора, ә аны даими куллану организмда тискәре чагылыш табарга мөмкин. Артык күләмдәге тозлар һәм махсус тәмләткечләр матдәләр алмашына тискәре йогынты ясый», — дип ассызыклый Илсур Якупов.

Аны даими куллану ашкайнату системасына сизелерлек зыян китерә. Нәкъ менә шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше принципларын саклаучыларга мондый продукттан тулысынча баш тартырга киңәш ителә.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading