Россия юстиция министры сүзләренчә, бүген Россия Бердәм дәүләт гражданлык хәле актлары реестрында 560 миллионнан артык язма саклана. Алар арасында 1926 елдан башлап, архив документлары нигезендә формалаштырылган мәгълүматлар да бар. Бу мәгълүматлар ЗАГС системасында гына кулланылмый. Алар социаль ярдәм чараларын билгеләүдә, салым өлкәсендә, пенсия белән тәэмин итүдә, сәламәтлек саклау системасында һәм башка дәүләт хезмәтләрен күрсәткәндә кирәк, дип искәртте Константин Чуйченко.
Аның сүзләренчә, алга таба дәүләт органнарында инде булган мәгълүматны кәгазь документ белән кабат раслау ихтыяҗы кимиячәк. Уңышлы мисал итеп ул «Бала туу» суперсервисын атады. Аның аша бала тууын теркәгәннән соң, бу мәгълүматлар башка дәүләт хезмәтләрен алу өчен дә кулланыла. Хәзерге вакытта тууларны теркәүнең өчтән береннән артыгы әлеге электрон сервис аша башкарыла. Шул ук вакытта традицион кәгазь документлар да юкка чыкмаячак. 14 яшькә җитмәгән балаларга туу турында кәгазь таныклык мәҗбүри рәвештә биреләчәк.
Тиз, уңайлы һәм ачык
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ЗАГС органнарының бурычы документлар рәсмиләштерү белән генә чикләнмәвен билгеләп үтте.
— Бүген ЗАГСлар — күп тармаклы учреждениеләр. Алар халык белән турыдан-туры эшли, тормышыбызның иң мөһим вакыйгалары белән бәйле мәгълүматны саклый. Шуңа күрә хезмәтләрне системалы, планлы һәм заман таләпләрен исәпкә алып күрсәтү мөһим, — диде ул.
Бу чара төбәкләр өчен бер-берсенең уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнү, яңа технологияләрне куллану юлларын эзләүдә мөһим адым булуын ассызыклады ул. Максат — халыкка хезмәтләрне тиз, уңайлы, ачык һәм сыйфатлы итеп күрсәтү.
Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру
Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова үз чыгышында «Гаилә — гомер чишмәсе» дигән татар мәкален телгә алды.
Комментарийлар