16+

Татарстан хастаханәләрендә битлек режимы кертелә

Татарстанның медицина учреждениеләрендә кабат битлек режимы гамәлгә керә.

Татарстанның медицина учреждениеләрендә кабат битлек режимы гамәлгә керә.

Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте. Әлеге чара төбәктә кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арту сәбәпле кабул ителгән.

Министр МАКС каналы аша республика халкына мөрәҗәгать итеп, яңа таләпкә аңлап карауларын сорады:

«Бу чара, беренче чиратта, пациентларыбызны йогышлы авырулардан саклау һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк. Шулай ук Татарстанда гриппка каршы вакцинация дәвам итүен исегезгә төшерәбез. Эпидемия бусагасына җиткәнче, үзегезне һәм якыннарыгызны саклап калу мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте Альмир Абашев. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading