16+

Ятимлек ачысы, космонавт булу хыялы һәм үкенечләр: Ләбиб Лерон белән ихлас әңгәмә

Танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ятимлек ачысы, космонавт булу хыялы һәм үкенечләр: Ләбиб Лерон белән ихлас әңгәмә

Танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Каләмдәше Йолдыз Шәрапова белән әңгәмәдә ул балачактагы рух ятимлеге, ике тапкыр Хаҗга баруы, гаиләсендәге сынаулар, оныклары һәм бүгенге «уңыш җыю мәле» турында сөйләде.

«Алтмыш яшь — йокыны качыра торган чор»

— Бик ышанасым килмәсә дә, шушы араларда Сезгә 65 яшь тула диләр. Хатын-кызның гына яшен сорамыйлар бит инде, ир-атныкын — киресенчә. Үзегезнең гомер юлын нинди һәм ничә кисәккә бүләр идегез?

— Бер артист дустым кеше гомере 12 еллык цикллардан тора, ди. Мин моның белән тулысынча килешәм. Чынлап та шулай бит: 12 яшенә — балигъ булганчыга кадәр кеше бала өммәтендә. Аннары 24 яшькә кадәр җүләр яшьлек чоры. Тагын 12не кушсак, 36 була — гаилә корып, балалар үстерер вакыт.

Ә бит күп кенә талантлар — әйтик, Алиш, Пушкин шул яшьләрендә үк исемнәрен данга күмеп, мәңгеләштереп китеп барганнар. Алай дисәң, Тукай белән Лермонтов — 26да ук... Әйе, кемгә кайчан. Аннары 48 яшь — гомер уртасы, азрак артка борылып карый, нәтиҗәләр ясый башлаган чор. Ә инде алтмыш — алты дистә, монысы: «Дөрес яшәдемме? Хаталар ясамыйча гына тагын ничек яшәргә?» — дигән сораулар йокыны качырган вакыт.

— Ул йокысыз төннәр аннары әдәби әсәрләргә оеткы була бит инде. Димәк, ялкынланып иҗат итәр вакыт дип тә өстәргә кирәктер.

— Әйе. Мин гомерем буе диярлек проза язучыларга сокланып, бераз гына көнләшеп тә яшәдем. Әдәбиятның бөтен жанрларында да иҗат итеп караганым булса да, прозадан никтер ераграк йөрдем. Югыйсә әйтер сүзем дә, темаларым да бар иде. Менә быелгы юбилеема Татарстан китап нәшриятында автобиографик эссе, бәян һәм хикәяләрдән торган «Ир хакы» дигән китабым дөнья күрде.

— Котлыйм! Үзегезгә матур бүләк ясагансыз, өстенә өстәүле булсын. «Калган гомерне хаталар эшләмичә яшәргә иде», — дидегез. Хаталарыгыз күп булды дип уйлыйсызмы?

— Мин балачактан ук кыюсыз идем. Әтисез үскән бала бит, башымнан әти сыйпап үсендереп тормады. Дөрес, әнием мин ятимлекне белмәсен, сизмәсен дип бик тырышты. Һәм бу аның килеп тә чыкты. Ләкин рух ятимлеген берни белән дә тутырып, алмаштырып булмый. Әтиле малайлардан гел көнләшә идем: аларның атлары бар, алар атта йөри, ә мине беркем дә утыртмый.

Егылып төшәр дә кеше баласы өчен җавап бирәсе булыр, дигәннәрдер инде. Шулай да авылым агайларына, күрше абзыйларга рәхмәтлемен. Алар миңа беренче тапкыр балта, пычкы тоттырдылар. Хәтта 1972 елда бергәләп безгә яңа өй салдык.

Хәтерлим әле: бишенче сыйныфтан соң Азнакайга баргач, әни биреп җибәргән акчага... кул пычкысы алып кайттым. Өйгә иң кирәк әйбер, гел кешедән сорап булмый бит. Гаиләдә үземне бердәнбер ир заты итеп тоя башлау инде бу. Ә ир-атның кулы эш белергә тиеш.

Ләбиб Лерон фото татар информ

«Талантмы, тырышлыкмы?» һәм космонавт булу хыялы

— Сез «мин оялчан» дидегез, ләкин алай ук димәс идем. Шактый зур дәрәҗәләргә, исемнәргә ирешкән кеше бит, хәтта иң зур бүләк — Тукай премиясен дә алдыгыз. Бу талант нәтиҗәсеме, әллә тырышлыкмы?

— Талант ике төрле була, диләр. Аның беренчесе табигатьтән: ул чишмә төсле агып тора, таш бастырсаң да чыга. Мисалы — Мөдәррис Әгъләмов әкә. Икенче төр талант зур тырышлык, максатчанлык нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мин менә шул икенче төркемнеке. Университетка укырга кергәч тә әдәбият, бигрәк тә чит ил әдәбияты белән кызыксынып киттем.

Көннәр буе китапханәләрдә шуларны укып утыра идем. Беренче әкиятләремне дә шул чит ил язучылары тәэсирендә иҗат иттем — әкият яңача булырга тиеш дигән фикердә идем. Ә студент елларында тәҗрибәле остазлар мине максат куеп яшәргә өйрәттеләр. Гомумән, минем дусларымның күбесе — өлкәннәр. Әти тәрбиясе, аның сүзе җитмәгәнгә, шуны тулыландыру өчен булгандыр инде.

— Балачагыгызга кабат кайтып, еракта калган хыялыгызны да әйтегез инде. Үскәч кем булырга җыенган идегез?

— Очучы. Хәтта космонавт! Юрий Гагарин артыннан Саратовка хәрби училищега да барырга уйлаган идем. Җитмәсә, ул елларда «Офицерлар» дигән кино бик популяр иде. Мин аны күп тапкырлар карадым, караган саен хәрби булам дигән фикерем ныгый барды. Тик чеп-чи татар авылында үскән малай булганга, урысчам бик әллә кем түгел иде — шул гына туктатты.

Ә болай мин Җир дигән планетабызга читтән карарга җыенган идем. Күңелем гел күккә, биеклеккә ашкынды. Сарай түбәләреннән, биек таулардан аз егылмадым, чак кына үлми калган чакларым да булды. Ләкин хыялым чынга ашкандыр дип уйлыйм: иҗат та шул очу бит инде ул. Ул очышым бүген дә дәвам итә. Яши-яши кыйблам гына үзгәрде, хакыйкатькә якынайдым төсле. Ул — Аллаһ юлы.

Ләбиб Лерон фото татар информ

Дингә килү, гаиләдәге сынау һәм оныклар тәрбиясе

— Сез бит ике тапкыр Хаҗи булган кеше. Дингә килүегез ничегрәк булды?

— Әби белән әни янында үскән малай бит мин. Алар мине гел тәртипкә, әдәпкә өйрәттеләр, халык педагогикасы буенча тәрбияләделәр. «Аягыңны селкетмә. Авызыңны зур ачып ашама. Эшеңне бисмилла әйтеп башла!» — дип икәүләшеп колагыма тукып килделәр. Бу сүзләр тамчылап тамып, иманымны да ныгыткандыр. Аннары әни мәдрәсәдә укый башлады, Коръән укырга өйрәнде.

Аның моңлы тавышын тыңлап, минем дә бу серле дөньяга якынаясым килде. Ә инде ныклап өйрәнә башлагач, тагын бер хыялым туды — ерак Гарәбстандагы изге җирләрне барып күрү, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) эзләренә басып йөрү. Шөкер, насыйп та булды, хәтта ике тапкыр — 2022 һәм 2023 елларда. Соңгысында хатыным Фирданияне дә алып бара алдым. Хәзер икебез дә мәдрәсәдә белем алабыз.

— Фирдания дә бу исемне йөртергә бик лаек. Гомер буе мәктәптә балаларга Тукай телен өйрәтте, һәм авыру бала тәрбияләде…

— Бәхтияр — безнең гаилә өчен бәхет тә, зур сынау да. Кайчакта ул безгә үзе үрнәк күрсәтә, бездән акыллырак та әле ул. Аның янында тавышыңны бер генә тонга да күтәрергә ярамый — хәзер сизә, хәзер кәефе төшә. Кайчак ул безнең гаиләнең иминлеген саклап торучы, игелеккә өндәүче бер фәрештә төслерәк тә тоела миңа. Исән генә була күрсен. Барыбыз да исән-сау булыйк.

Ләбиб Лерон фото татар информ

— Сез гаиләдә бәхетлеме?

— Моңа кистереп кенә җавап та бирә алмыйм: бәхетсез булсаң, яшәүнең ни мәгънәсе? Күзләр тидерүдән дә куркам. Бүгенге көндә бәхетем — өч оныгым. Алар барысы да туган телләрен беләләр, аралашалар дип сөенәм. Димәк, әби-бабаларын яраталар, хөрмәтлиләр. Ә бит күп кенә каләмдәшләрнең оныклары гына түгел, балалары да туган телләрен белми.

Тагын: «Миңа түгел, Аңа» дип уйлап яшәгез», — дип өйрәттем. Монысын да исләрендә тоталар. Бервакыт олы онык Фәридә Мәскәүдә телефонын алып булмый торган җиргә төшереп җибәргән, елап кайткан. Моны белгәч, Нурихан үзенең җыйган акчасын апасына китереп биргәндә күзләремә яшьләр килде.

Ә икенче юлы Фәридә үзенең кулчатырын иптәш кызына биреп, өйгә яңгыр астында кайткан. «Ул бит еракта яши, аңа кирәгрәк!» — дигән. Кече онык Сәйдәгә дә кемнән үрнәк алыйм дип аптырыйсы түгел. Әгәр барыбыз да шулай уйлаучы балалар үстерсәк, киләчәгебез якты булыр.

«Төп дошманым — телем»

— Каләм иясенең көнләшүчеләре дә, дошманнары да шактый була бит. Сезнең ничегрәк?

— Төп дошманым — телем, дияр идем. Аның юкка гына 32 теш артына урнашмаганын соңрак аңладым. Шагыйрь әйтмешли, шул юньсез аркасында күпме кыен, күпме «тал чыбыгы ашадым».

Ләбиб Лерон фото татар информ

— Үкенечләрегез дә бардыр инде алайса?

— Аларсыз гына булмый. Хәзер чал башымны учыма салып уйлап утырам да: «Эх, күп заман шәләй-вәләй узган», — дип көрсенеп куям. Мөдәррис Әгъләмов та үзенең миңа биргән соңгы әңгәмәсендә шулай дигән иде.

Алтын кебек вакытны бушка уздырган чаклар да бар иде шул. Ә бит тирә-юнебездә никадәр мәшһүр шәхесләр — Илһам Шакиров, Хәсән Туфан... Хәзерге акылым булса, алар белән күбрәк аралашыр, тормыш тәҗрибәләрен күбрәк өйрәнеп калыр идем. Дөрес, белгәннәре дә күп. Татарстан Язучылар берлегендә эшләгәндә «Тынгысыз каләм» дигән стена газетасы чыгара идек.

Алар шактый, барысы да минем балконда. Мин алардагы акыллы сүзләрнең кайберләрен бүген «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы аша укучыларга да җиткерәм. Мөдәррис Әгъләм турында китабым да әзер, бастыруны көтеп ята. Алла кушып, берәр игелекле җан табылса, дөнья да күрер, иншаллаһ.

Ләбиб Лерон фото татар информ

— Сез соңгы вакытта «мәлем» дигән сүзне бик ярата башладыгыз. Бүген нинди мәлегез?

— Уңыш җыю мәлем дияр идем. Гомер буе чәчкәнемнең, эшләгәнемнең уңышы начар түгел, шөкер. Иң сөендергәне — халкым, укучым мәхәббәте.

— Юбилейдан соңгы гомерне ничек яшәргә исәп?

— Тагын да күбрәк игелек кылып, милләтемә хезмәт итеп. Мин ничә яшьтә булса да, үз аягында, үз акылында булып канатланып иҗат иткән кешеләргә сокланам. Әйтик, Батулла агай заманадан һич артта калмый — әле менә ясалма фәһем турында әсәр язып китергән, сокланып укыдым.

Минем дә шулай кешеләрне сөендереп яшисем килә. Эшлисе эшләр эшләнгәннәренә караганда да күбрәк бит әле. «Безнең мирас» журналы тырышлыгы белән Муса Җәлилнең улы Альберт әфәнденең каберен төзекләндердек. Атаклы мәгърифәтче-сәясәтчеләребез Максудиларга да ташыбыз әзер, куясы гына бар.

Узган сугышта безнең нәселдән ике бабам һәлак булган: берсе — Ленинград янында, икенчесе — Харьковта. Аларның рухларын шатландырырга тырышып яшим, оныкларга да шуны аңлатып калдырырга исәп. Бу дөньяга минем килүемнең төп максаты да шулдыр әле.

Ләбиб Лерон фото татар информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading