16+

Эремчек һәм каймакта “ит җилеме” табылган: Татарстанда узган дегустация нәтиҗәләре

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә эремчек һәм каймак дегустациясе узды.

Эремчек һәм каймакта “ит җилеме” табылган: Татарстанда узган дегустация нәтиҗәләре

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә эремчек һәм каймак дегустациясе узды.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге продуктлар халык теләге буенча сайлап алынган һәм алар социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары исемлегенә керә. Һәм, кызганычка, элекке елларда фальсификация буенча да лидерлар булып торганнар.
Дегустация алдыннан эре сәүдә челтәрләреннән Татарстан һәм илнең башка төбәкләре, шул исәптән Беларусь җитештерүчеләренең 50 төрдәге эремчек һәм 20 төрле каймак алынган.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан базарында продукциянең күп өлеше – яхшы сыйфатлы һәм куркынычсыз. Әмма, Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова сүзләренчә, араларында таләпләргә туры килми торганнары да булган. Аерым алганда, сөт мае урынына үсемлек мае кулланылган, бу исә фальсификация санала, маркировкасы дөрес түгел, продуктның майлылыгы киметелгән. Барысы өч төрле эремчек һәм өч төрле каймак фальсификат дип бәяләнде, ди белгеч.

Шулай ук алынган үрнәкләрдә халык телендә "ит җилеме" буларак билгеле тыелган фермент – трансглютаминаза микробы барлыгы ачыкланган. 

– Намуссыз җитештерүчеләр әлеге ферментны эремчек кисәкләрен бер-берсенә ябыштырып торыр һәм табигый оеткыларны янга калдыру мөмкинлеге биреп, массасын арттыру өчен куллана. Массасы шунда ук 25 процентка арта. Димәк, үзбәясе дә кими дигән сүз. Моңа өстәп, “ит җилеме” эремчекнең өлгерү процессын тизләтә. Технологик цикл якынча 7-8 сәгатьтән 2 сәгатькә кадәр кыскара, – дип аңлатты Розалия Арсланова. 

Сүз уңаеннан: трансглютаминаза микробы Таможня берлегенең техник регламенты белән рөхсәт ителгән азык өстәмәләре исемлегенә кертелмәгән. Аны куллану законнарны тупас бозу булып санала. 

Элек тикшерүгә алынган үрнәкләрдә “ит җилеме” күбесендә очраса, быел ул өч төрле җитештерүченең эремчекләрендә генә табылган. Халык ул антигеройларны белергә тиеш: алар – Пермьнең “Ильинская коровка”, Саратовның “Комбинат детского питания” һәм Самараның “Молочный край”.  

Розалия Арсланова әйтүенчә, дегустациядән соң сәүдә челтәрләре аның нәтиҗәләре белән кызыксына һәм таләпләр үтәлмәгән намуссыз җитештерүчеләр белән килешүләрне өзәләр. 

– Алдагы елларда фальсификат очраклары ачыкланган җитештерүчеләрнең продуктларын кибет киштәләреннән тапмавыбыз шуны сөйли, – ди ул. – Монда эш һәрьяклап һәм максатчан рәвештә бара. Роспотребнадзор, Россельхознадзор штрафлар салалар. Кибетләр үзләре дә китерелгән продукцияне махсус люминоскоп приборы белән тикшерә башлады. 

Шул рәвешле, белгечләр тикшерүгә алган бөтен үрнәкләр дә сынауны лаеклы үтә алмаган. Илле төр эремчектән унысы гына калган. Дегустациягә дә нормативларга туры килгән продуктлар гына: 5 процент майлылыктагы шул ун төрле эремчек һәм 20 процентлы сигез төрдәге каймак алынды. Аларны профессиональ экспертлар тәме, исе, төсе һәм консистенциясе буенча бәяләде.

Гомуми тавыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы эремчек дип “Простоквашино” (“Ядринмолоко”, Чувашия) табылды. Шулай ук бишлеккә “Вкусняев” (“Алабуга сөте”, Татарстан) һәм “Село зеленое”сы (“Милком”,  Удмуртия), «Хорошее дело» («Мечта», Мордовия) һәм «Молочная речка» («Казанский молочный комбинат»). Каймаклар арасында беренче бишлектә: “Пестравка” (“Маслозавод Пестравский”, Самара), “Вкусняев” (“Алабуга сөте”, Татарстан), “Каждый день” (“Ува-молоко”, Удмуртия), «Экомилк» («Озерецкий молочный комбинат», Мәскәү өлкәсе) һәм «Васькино счастье» («Яшел Үзән сөт комбинаты»). 

Ялган продуктка юлыкмас өчен:
- үзләрен таныткан җитештерүчеләрнең продуктларын гына алырга 
- җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә өстенлек бирегез, ул, кагыйдә буларак, заводтан алып киштәгә кадәр азрак юл уза, шуңа да анда консервантлар азрак һәм термик эшкәртү дәрәҗәсе түбәнрәк.
- составы гади булган саен, ул файдалырак. Консервантлар, тиз өлгертә торган компонентлар булмасын. 
- җитештерелгән көнен карагыз. Ике көннән соң аның файдасы әзәя. Шуңа да ташлама ясалган продуктка тап булдым, акча янга кала дип алданмагыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading