Барлык күп фатирлы йортлар һәм бюджет оешмалары җылылык белән тәэмин ителгән.
Казандагы идарәче компанияләрнең чираттагы бурычы хәзер – ишегалларын кышкы чорда карап тотуга әзерләнү.
Каравыл! Кар ява
– Эре идарәче компанияләр штатында 1 397 ишегалды җыештыручы исәпләнә, алар 4 200 йортка хезмәт күрсәтә. Җыештыру территориясе 15,3 миллион квадрат метр. Моның кадәрле территорияне җыештыру өчен нормативлар буенча 2 200 кеше тиеш, әле махсус техниканы исәпләп. Казан өчен ишегалларын җыештырырга тагын 800 кеше җитми. Кар яварга керешкәч, эш күләме кискен арткач, ишегалды җыештыручылар саны янә 20-25 процентка кими, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. Кар яңгыр кебек агып китми шул.
Чананы җәйдән...
Идарәче компанияләр кыш киләсен алдан уйлап, ишегалларын җыештыру өчен 144 берәмлек эре техника һәм 86 берәмлек кече техника булдырган. Бозлавыкларга каршы 6 мең тоннадан артык тоз-ком катнашмасы һәм 350 тонна химик реагент хәстәрләнгән.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, кар күп яуган көннәрдә ишегалдын җыештыручылар беренче чиратта ишегалдына керү-чыгу юлларын чистартырга, контейнер мәйданчыгына керү мөмкинлеге тудырырга, йорт буенча җәяүлеләр юлын чистартырга тиешлеләр.
– Идарәче компанияләрнең, көчле кар явулар вакытында өстәмә махсус техника җәлеп итү өчен, предприятиеләр белән килешүләр төзүне тиз арада тәмамлавы сорала. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкатьләре (ТСЖ) кар көрәргә эш кораллары резервын булдырырга, мөрәҗәгатьләр буенча йортта яшәүчеләрне эш кораллары белән тәэмин итәргә тиешләр, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Торак милекчеләре җаваплы
Идарәче компанияләрнең төп булышчылары– йортта яшәүчеләр. Россия Федерациясе Торак кодексында әйтелгәнчә, йортны хәстәрләү буенча барлык мәсьәләләр йортта яшәүчеләргә карый.
– Торак фонд һәм йортлар территорияләре, дөрестән дә, идарәче компанияләр белән торак милекчеләре җаваплылыгында. Ишегалды җыештыручылар җитмәве инде беркемгә дә сер түгел. Шунлыктан, идарәче компанияләр кече механизация булдыра, ул гадәти шартларда җитә. Ләкин, кар күп яуган очракларда ишегалларын җыештырырга өстәмә чыганаклар җәлеп итү өчен ашыгыч карарлар кабул итәргә туры килүен торак милекчеләре аңларга тиеш, – дип фикерләре белән уртаклашты Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Кар чыгарырга тариф
Идарәче компанияләрнең һәм районнар хакимиятләренең узган елдагы кебек, быел да ишегалларын җыештыру мәсьәләсендә торак милекчеләре белән җыелышлар үткәрү, шулай ук кар чыгарган өчен тарифлар билгеләү зарурлыгын искәртте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.
Рөстәм Гафаров машина урынын кардан чистарту өчен йорт подъездларында көрәкләр куеп калдыруны гамәлгә керткән идарәче компанияләрне мактап телгә алды.
Эш сәгате ничәдә?
Рөстәм Гафаров районнар хакимиятләре башлыкларына ишегалды җыештыручыларның эш режимын көйләргә кушты: ишегалды җыештыручыларның эш көне иртәнге 8.00 сәгатьтән алданрак башланырга тиеш.
Карның кара гомере
Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, нормативлар буенча кар яуганнан соң 6 сәгать эчендә җыештырылырга тиешле. Тротуарлардагы һәм йортка керү өлешендәге кар тулысынча чистартыла. Түбәдәге кар катламы 30 сантиметр калынлыктан арта башлагач, төшерелә. Җепшек көннәрдә түбәдәге кар катламы 30 сантиметрдан азрак булганда да төшерелергә тиешле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар