Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Парламент җитәкчесе Джейсундхар әфәндене Һиндстанның Казандагы яңа Генераль консуллыгы башында дипломатик миссия башлавы белән котлады һәм бу җаваплы вазыйфасында уңышлар теләде.
Джейсундхар әфәнде – Һиндстан Республикасының Казандагы беренче Генераль консулы. Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы – бу дәүләтнең 2025 елда Россиядә ачылган ике генконсуллыгының берсе (икенчесе – Екатеринбургта). Моңа кадәр Россиядә бары тик ике генконсуллык кына эшли иде: Санкт-Петербургта һәм Владивостокта. Казанда яңа дипмиссия Россия Федерациясенең Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары субъектларын колачлый.
Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу турында килешүләр 2024 елның июлендә, Һиндстан Премьер-министры Моди әфәнде Мәскәүдә Һиндстанның Казанда Генераль консуллыгын ачу планнары турында игълан иткәннән соң ирешелде. 2025 елда Генераль консуллык ачылды, ә 2026 елның гыйнварында Джейсундхар әфәнде үз вазыйфаларын үтәүгә кереште.
«Без һәрвакыт сезнең илгә, бай һәм үзенчәлекле Һиндстан мәдәниятенә зур хөрмәт белән карадык, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Сигез дистә ел эчендә дипломатик мөнәсәбәтләрдә Россия –Һиндстан һәм Татарстан – Һиндстан арасында тыгыз элемтәләр урнашты. Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын булдыру Татарстан һәм Һиндстан халыкларының сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлеген һәрьяклап үстерүгә үз өлешен кертәчәк, республикаларның бизнес-бергәлекләре өчен конкрет уңай нәтиҗәләргә ирешәчәк».
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Һиндстан арасында тыгыз гуманитар хезмәттәшлек урнашкан. «Хәзерге вакытта Татарстанда 300дән артык һинд кешесе яши, республика югары уку йортларында меңгә якын Һинд белем ала, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Һиндстанлылар Татарстанның күпмилләтле гаиләсенә актив кушылалар, бездә 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һиндстанның Генераль консуллыгы Татарстан халыклары Ассамблеясе йөзендә дә республикага килүче Һиндстан гражданнары белән эшләүдә ышанычлы партнер табар дип ышанам».
«Минем өчен Һиндстан Республикасын Казанда тәкъдим итү һәм Татарстанда эшләү зур мәртәбә, – дип басым ясады Джейсундхар әфәнде. – Казан – үз гомеремдә Россиядә Мәскәүдән соң булган беренче шәһәр. Киләсе елда без Россия һәм Һиндстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу безнең дәүләтләр тарихында әһәмиятле вакыйга».
Джейсундхар әфәнде парламент дипломатиясенең Һиндстан –Татарстан багланышларын үстерүдәге ролен югары бәяләде. «Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Һиндстан Республикасына визиты үз өлешен кертә алыр иде, – дип ассызыклады ул, – хезмәттәшлек итәчәкбез».
Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Һиндстанның Генераль Консуллыгы консулы Гитика ханым һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар