Гала-концерт башланыр алдыннан Мәскәү җитәкчелеге һәм башкаланың депутатлар корпусы исеменнән чарада катнашучыларны Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников сәламләде. "Россия - дөньядагы иң күпмилләтле һәм күп конфессияле ил, һәм без бер-беребезгә мәдәни традицияләребезне һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтәбез, алар турында сөйлибез, бу безнең тугандаш халыклар арасындагы берләмлекне ныгыта".
Алексей Шапошников, ел саен Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен түземсезлек белән көтүен әйтте. "Сезнеңчә, ел дәвамында иң авыр көннәр нинди? - дип мөрәҗәгать итте ул залга. - Бу - Сабантуй һәм Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре арасындагы көннәр. Без ел саен Татарстанның иң яхшы осталары чыгыш ясаучы бу искиткеч концертны көтәбез".
Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе республика Рәисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, ул, Алексей Шапошников белдергәнчә, мондый мөһим чараларга һәрвакыт зур игътибар бирә. "Мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә кагылырга мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт. Бу безне тагын да якынайта ", - дип нәтиҗә ясады ул.
"14 ел элек башланып киткән Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрен үткәрү традициясе дәвам итәр дип ышанам, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Аңа ихтыяҗ зур, моны шыгрым тулы зал күрсәтеп тора. Халык бу очрашуларны көтеп ала".
Бүген шулай ук иң күренекле җәмәгать эшлеклеләренә, төрле һөнәр ияләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. "Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел" медаленә Россия Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара энергетика сәясәте һәм дипломатия институтының баш киңәшчесе, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең эксперт-консультат советының баш белгече Энварбик Фазелянов һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Әмир Юнисов лаек булды. "Фидакарь хезмәт өчен" медале РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Руслан Хаҗиевка тапшырылды. "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә музыкаль программалар алып баручысы Самира Латып лаек булды.
Татарстан Республикасының Мәскәүдә мәдәният көннәре 2011 елдан башлап, ел саен август ахырында, Татарстан көне алдыннан үткәрелә һәм традиция буенча башкаланың иң яхшы залларының берсе - Мәскәү халыкара музыка йортында зур гала-концерт белән тәмамлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар