Чабаксар шәһәрендә Чувашия һәм Марий Эл республикалары парламентларының профильле комитетларының уртак күчмә утырышы булды, анда төбәкләрдә туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу өлкәдә Татарстанның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Күрше республикаларның закон чыгаручыларын сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл парламентларының хезмәттәшлеге узара хезмәттәшлек турында имзаланган килешүләргә генә түгел, бәлки безнең халыкларның тарихи язмышларының уртаклыгына, охшаш мәдәнияткә, республикаларның нәтиҗәле сәүдә-икътисадый партнерлыгына таянуына басым ясады.
“Һичшиксез, безнең республикалар – полиэтниклыкның ачык мисаллары, күпмәдәни, күптелле, күп конфессияле республикалар. Бу безнең конкурент өстенлегебез”, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүген карала торган мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия. Узган елның июлендә Россия Федерациясенең Дәүләт тел сәясәте нигезләрен раслау турындагы указга кул куелды. 2026 ел безнең илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. “Күпмилләтле Россия өчен бик актуаль тема", – диде Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.
Хәзерге вәзгыятьтә телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре аеруча актуаль. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда 7 мең телнең 3 меңнән артыгына юкка чыгу куркынычы яный. Россия Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, илебездә кулланыла торган 152 телнең 138е юкка чыгу алдында тора. Бу безне уйланырга һәм әлеге процессларга адекват булган яңа эш формаларын эзләргә мәҗбүр итәргә тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
“Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү эше системалы рәвештә алып барыла, – дип сөйләде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. – Хәзерге Татарстан – бер үк вакытта, бер яктан, икътисадый үсеш алган һәм үсеш динамикасын, инновацион производстволар булдыруда амбициозлыкны үзендә берләштергән республика, ә икенче яктан – төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләре гасырлар буена дус һәм тату яши торган традицияләргә ия республика, анда 175 милләт вәкиле тату. Безнең өчен зур һәм кече халыклар юк, тел, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм йолалар бай булган халыклар гына бар”.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада дәүләт һәм иҗтимагый дәрәҗәдә гореф-гадәтләрне, мәдәниятләрне саклау, туган телләрне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бирелә. Тиешле дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. ТР Рәисе каршындагы Рус теле буенча комиссия һәм Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия актив эшли.
Татарстанда рус телендә белем бирүче 880 мәктәп эшли, татар телендә – 578, чуаш телендә – 81, удмурт телендә – 20, мари телендә – 16, өчесендә мордва теле, берсендә иврит теле өйрәнелә. 2019 елдан республикада «Адымнар» полилингваль белем бирү проекты уңышлы гамәлгә ашырыла, анда балалар өч телдә белем ала: рус, татар һәм инглиз телләрендә.
Өч дистә елдан артык Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни, телләр күптөрлелегенә ярдәм итү, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча комплекслы эш алып бара. Ассамблея катнашында йөзләгән мәдәни-массакүләм чаралар уздырыла.
Бүгенге көндә Ассамблея составында 39 милләт мәнфәгатьләрен яклаучы 269 төбәк һәм җирле милли иҗтимагый берләшмә эшли. 14 шәһәрдә һәм районда Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре ачылган. Татарстан Халыклары ассамблеясе химаясендә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли, анда балалар һәм өлкәннәр үз халкының туган телен, тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә ала. 23 милли бүлек ачылган.
Ел саен республикада зур милли-мәдәни чаралар уза: “Масленица”, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Республика көне”, “Каравон” рус фольклор фестивале, Татарстанның төп халыклары милли мәдәниятләре бәйрәмнәре – “Семык”, “Гырон быдтон”, “Уяв” һәм башкалар.
“Күп кенә проектларның идея авторллары милли-мәдәни автономияләр үзләре булуы сөендерә. Дәүләттән көтмиләр, грантларга үзләре гариза бирәләр, аларны оталар һәм гамәлгә ашыралар. Мондый проектлар традицияләрне һәм үзенчәлекле мәдәниятне саклап кына калмыйча, үзара баетуга да хезмәт итә, төрле милләт кешеләрендә бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияли”, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламентның Мактаулы Рәисе сүзләренә караганда, тулаем алганда, милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендәге өч дистә еллык эшчәнлек дәверендә Татарстанда уртак тырышлык белән җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара татулыкны ныгытуның катлаулы һәм мөһим мәсьәләләренә җәлеп итү, бөтен республиканың этномәдәни тормышын «җанландыру», кешеләрне уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр, шул исәптән халыкларның теле, мәдәнияте, тарихи хәтер тирәсенә туплау мөмкин булган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар