16+

Бала аны күрүгә үк: “Син кайда булдың, әни?” — дип кочаклап ала

Сәкинә апа бу йортка 45 яшендә килде.

Бала аны күрүгә үк: “Син кайда булдың, әни?” — дип кочаклап ала

Сәкинә апа бу йортка 45 яшендә килде.

Үзе өчен түгел — язмыш аны башкалар өчен йөрткән кебек иде.

Язмыш Сәкинә апаны моңарчы каты сынаган була инде. Бер ел эчендә әнисен дә, 20 яшьлек улын да югалткан ул. Йорты тулы тынлык, күңелендә — бушлык. Шул чакта аның ялгыз яшәвен белеп, бер ир кеше димләп килә башлый. Башта хатын ризалашмый. Күңел яралары әле төзәлмәгән, кабат ышанырга курка. Җитмәсә, өч бала да бар. Кечесенә 12 яшь. 

Тик ир кеше кире чигенми. Кайта, сөйләшә, сабыр гына көтә. Ахыр чиктә Сәкинә апаның энесе дә: “Начар кешегә охшамаган, тәвәккәллә инде, гомер буе ялгыз яшәп булмый”, — дип үгетли. Шулай итеп, ул яңа тормышка адым ясый.

Бу йортка килгәндә, балалар өйдә булмый. Иң беренче булып кечкенә кыз белән таныша. Бала аны күрүгә үк: “Син кайда булдың, әни?” — дип кочаклап ала.

Бу сүзләр аның йөрәген телеп үтә. Күптән беркем дә аңа “әни” дип дәшкәне булмаган бит. Күзләре яшьләнә, күңеле тулып китә. Шул көннән башлап, бала аннан аерылмый. Иртән торуга өй җыештыра, мичкә утын кертә, гел ярдәм итәргә тырыша.

Балалар аны кабул итә. Әмма хатынның үзенә җиңел булмый. Яңа йорт, ят кешеләр, башка тормыш… Күп тапкырлар “кайтып китәм” дип уйлый ул. Көн саен диярлек: “Аш пешерәм дә чыгып китәм”, — дип үз-үзенә сүз бирә.

Тик һәрвакыт нидер тоткарлый. Берсе кайтып керә, икенчесе. Балаларны ашатканчы, ир кеше дә кайтып җитә. Көн шулай уза да китә.

Бер вакытта, чынлап та китәргә җыенгач, кечкенә кыз мунчага кереп бикләнә дә үкереп елый башлый. “Китмә, әни!” — дип ялвара. Ул чакта хатын түзә алмый: “Китмим, кызым, китмим…” — дип, аны кочаклап юата.

Шул мизгелдә ул аңлый: аның урыны нәкъ менә монда.

Өч ел буе эчке көрәш белән яши ул. Аннары әкренләп күнегә, тамыр җибәрә. Хуҗалык тота башлый: чебиләр үстерә, сыер ала. Өйгә җан керә, тормыш җайга салына.

Хәзер Сәкинә апага 68 яшь. Әмма һаман җитез, хәрәкәтчән. Өйдә тәртип, табында җылы ризык. Ире турында кайгырта, балаларын мактый.

“Балалар безне хөрмәт итә, хәлебезне белеп торалар. Рәхмәттән башка сүз юк”, — ди ул.

Балалар да аны үз итә. Үз әниләре кебек күрә. Оныклар үсә, йортта көлү авазы тынмый.

Кайчак ул уйланып куя: тормыш аны нигә шулай озак сынаган икән? Бәлки, нәкъ менә шушы бәхеткә китерер өчендер. Чөнки кайчак иң кадерле сүз — “әни” — сине бөтенләй көтмәгән җирдә таба…

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading