16+

Чулпан Закирова: «Балачактан: “Әти-әнинең йөзенә кызыллык китермим”, – дигән уй белән яшәдем»

Татарстанның халык артисты, “Казан” бию ансамбле һәм “Чулпан” мәдәният үзәге җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәменнән башка республикада бер генә зур чара да узмыйдыр.

Чулпан Закирова: «Балачактан: “Әти-әнинең йөзенә кызыллык китермим”, – дигән уй белән яшәдем»

Татарстанның халык артисты, “Казан” бию ансамбле һәм “Чулпан” мәдәният үзәге җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәменнән башка республикада бер генә зур чара да узмыйдыр.

Аның эшчәнлеге шуның кадәр күпкырлы ки, карап өлгер генә. Казан шәһәр филармониясендә премьера артыннан премьера чыга, бию коллективы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Гадәти тормышта Чулпан Закирова нинди? Бу сорауга җавапны бергә эзләдек. 

– Әтиегез – Ринат Закиров Дәүләт советы депутаты, дистә еллар Бөтендөнья татар конгрессын җитәкләгән кеше. Әниегез – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина. Мондый гаиләдә үсү ничегрәк икән ул?
– Минем әти-әни кебек күпкырлы, бай тормыш тәҗрибәсе ата-аналар һәркемгә дә бирелмидер. Әлбәттә, бу – нигез. Алар сәнгать юлыма, иҗади шәхес булып формалашуыма зур йогынты ясады. Әти-әни бу өлкәдә тәҗрибәле шәхесләр булгач, киңәшләре, кайвакыт тәнкыйть сүзләре белән дә мине юнәлдереп, ярдәм итеп тордылар. Мондый байлыкны укып та, сатып алып та булмый. Һичшиксез, бүгенге уңышларымның яртысы әти-әни биргән тәрбиянең нәтиҗәсе. Элек әти-әни максатчан рәвештә бала карап утырмаганнардыр. Барыбер һәркем үз эше белән мәшгуль. Ләкин: “Миңа игътибар җитмәде”, – дип әйтә алмыйм. Чөнки алар үсеш өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырдылар. Мәсәлән, мин әнигә ияреп эшкә йөри идем. Әлбәттә, бу да үзенчәлекле мохит. Анда булган зыялы шәхесләр белән һәрдаим аралашу да үсешкә йогынты ясый. Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов кебек олуг шәхесләр безнең гаилә дусларыбыз иде. Моңа өстәп, әти-әниләрем кечкенәдән гыйлемгә, белемгә тартылганнар. Мин моны бабай сүзләренә нигезләнеп тә әйтә алам. Әле дә хәтерлим, авылга кайткач ул: “Башта көндәлегеңне күрсәт, аннан сөйләшербез”, – дия иде. Белем алу гаилә шигаре дәрәҗәсендә булды. Бу үзе дә зур мөмкинлек бит. Дөрес, мөмкинлек булып та, аны кулланмаучылар бар. Тырышлык, яңалыкка омтылу, кызыксыну кебек сыйфатларым булганга гына алдырып алганмындыр. Мин беренче белемем буенча юрист. Анда да безнең арада “гади” генә балалар булмаганнар бар иде. Бик танылган кешеләрнең балалары арасында әти-әниләренең юлын матур гына дәвам итә алмаганнарын күрдем. Барысы күз алдында иде. Шунысын да ассызыклап үтәр идем, әти-әни беркайчан миңа зур өметләр багламады, миннән нәрсәдер көтмәде. “Син шундый булырга тиеш”, – дип беркайчан әйтмәде. Алар бары үсеш алырга мөмкинлек һәм башлангычларыма теләктәшлек белдереп торды.

– Сез – әти кызымы?
– Мактанып әйтмим, әмма дус кызларым минем әтигә сокланып, хәтта көнләшеп тә карый иде. Бер-бер хәл була калса, кырык эшен кырык якка ташлады. Һәрвакыт нәрсә белән шөгыльләнгәнемне белеп торды, ярдәм итте. Ул әле ярдәмен сиздермәде дә. Миңа рәхәт, күңелле булсын өчен, дус кызым минем белән бергә лагерьгә барсын өчен, хәтта аның юлламасын да түләгән иде. Менә шундый ул. Шул ук вакытта бала кубызына биеп тә тормады. Бервакыт әтидән акча сорадым, күрәсең зур сумма булгандыр. “Кызым, ышанам, начар әйбер өчен түгелдер. Бирәм, әмма башыңны югалтмыйча куллан”, – дигән иде. Ул минем өчен ышанычлы дус та. Әти хәзер дә: “Ашадыңмы? Өстеңдәге киемең җылымы?” – дип кайгыртып тора. Мин дә эшем никадәр тыгыз булса да, балаларымның һәр шалтыратуына җавап бирәм. 

– Ә әниегез?
– Бәлки, әти мине бозып та бетерер иде. Әни ирек бирмәде, шөкер. Әни бик таләпчән иде. Аның сүзен тыңламау мөмкин түгел. Мин хәзер дә әни белән еш киңәшләшәм. Бәлки, холкым буенча күбрәк аңа охшаганмындыр. “Кешегә вәгъдә иткәнсең икән, сүзеңдә тор”, – дия әни, шуңа күрә булдыра алмасам, вәгъдә бирмим. Әгәр әйткәнем икән, йөзгә ярылам, әмма сүземдә торам. Сүземдә тора алмасам бик борчылам.

– Әти-әнинең өметләрен акламаудан курыкмадыгызмы?
– Кечкенә вакытта ул хакта уйланмыйсың, әмма вакыт барган саен, әлбәттә, төшенәсең. Икеләнгән мизгелләрем дә булгандыр. Ныклы, төпле тәрбия алып үскәч, мин балачактан: “Әти-әнинең йөзенә кызыллык китермим”, – дигән уй белән яшәдем. Аллаһка шөкер, туры юлдан тайпылмадым. 

– “Казан” бию ансамблен 20 елдан артык җитәклисез. Коллектив үз-үзен туендырамы?
– Коллективыбыз зур. Бүгенге көндә шәһәрдә, республикада узган чараларның берсен дә калдырмыйбыз, катнашабыз. Татарстаннан читтә узучы Сабантуй һәм башка милли бәйрәмнәрдә дә эшлибез. Моңа өстәп, коллектив үзе дә концертлар куя. Билгеле, мондый зур сәнгать белән шөгыльләнү өчен дәүләт ярдәме кирәк. Аллаһка шөкер, җитәкчеләргә, безгә һәрьяклап ярдәм итеп торалар. 

– Сезнең эшчәнлекне күзәтеп барам. Барысы энәсенә җебенә кадәр төгәл. Бу авырлыклар тудырмыймы?
– Дөрес әйтәсез, минем өчен вак-төяк мәсьәлә юк. Һәрнәрсәне җиренә җиткергәнче тырышабыз. Әни: “Сәхнәгә чыккач, аяклардан очкыннар атылып торсын, булдыра алмыйсың икән, урын алып йөрмә”, – ди. Бу сүзләр миңа сеңде. Эшләгән кыяфәт ясап йөрүчеләрне сөймим. Үземне камил кеше димим, ләкин җитәкче – эшчеләренә үрнәк булырга тиеш. Мин эшемне яратам, хәтта үземне фанат дип тә әйтер идем. Кешеләрне эшкә алганда да шуңа игътибар итәм. 

– Сез тәмле телле җитәкчеме? Комплиментлар еш әйтәсезме?
– Гел мактап торуны өнәп бетермим. Бөтен кеше эшли, бәяне тамашачы бирә инде. Әгәр кеше тырышкан, эшләгән икән, әлбәттә, аны күрә дә белергә кирәк. Күреп бетерәмме? Белмим, ләкин тырышам. Күрми калсам да, моны махсус үпкәләтер өчен эшләмим.

– Ни өчен юридик белем алдыгыз? Сезнең язмыш алдан хәл ителгән төсле бит..
– Язмыштыр инде бу. Мин берьюлы ике уку йортында укыдым: юридик һәм театраль факультетларда. Ул вакытта мин Камал театрында эшли идем, артист буларак эшкә алырга да әзер иделәр. Фәрит абый Бикчәнтәев: “Ике арада йөреп булмас, сайларга кирәк”, – дигәч, әти-әниләр белән киңәшләшеп, юридик факультетны тәмамларга булдым. Ул вакытта “Казан” ансамблен оештыра башлаган идек. Гомумән, тыңгысыз җан инде мин. Яңалыкка омтылам, булган әйбергә генә канәгать түгел. Җитәкче өчен бу иң мөһим сыйфаттыр. Әгәр син булган әйбергә канәгать буласың, бер урында тапталып торасың икән, иртәме-соңмы аска тәгәриячәксең. Юридик белем алуыма үкенмим, чөнки бу хәзерге эшемдә нык ярдәм итә. Моннан тыш, мин Мәскәүдә сәнгать буенча да белем алдым. 

– Чулпан, сез бер дә үзгәрмисез кебек. Диета тотасызмы?
– Бер тапкыр да диета тотканым булмады. Мин һәрвакыт хәрәкәттә. Озак еллар бию белән шөгыльләнү дә, әлбәттә, йогынты ясый. Әти-әни дә таза кешеләр түгел, бәхет елмайган инде, димәк.  

– Бию укытучылары бик таләпчән, хәтта кырыс та. Сез дә андый хәл белән очраштыгызмы?
– Бию коллективларында тәртип армиядәге кебек. Уйлап карагыз, бер сүздән сине 40 кеше аңларга, тыңларга тиеш. Ә мондый нәтиҗәгә бары таләпчән булсаң гына ирешә аласың. Коллективка йөргән балалар тормышка яраклашкан була. Биючеләр чүп үләне кебек, аларны йолкыйлар, таптыйлар, ә алар тагын калкып чыга. 
Профессиональ бию сәнгатен сәхнәдән карарга матур. Әмма чынбарлыкта исә, бу бик кырыс дөнья. Беренчедән, авыр, физик хезмәт. Икенчедән, таләпләргә туры килмәсәң, сине алыштыралар. 

– Сезгә игътибар итүче ир-атлар да күптер?
– Хатын-кыз һәм ир-ат бер-берсе өчен яратылган. Иҗат кешесенә һәрвакыт игътибар бар инде ул, зарланмыйм. Әйе, чәчәк бирүчеләр дә бар. Мин тормышны чәчәк, бүләк, фанатлар саны белән бәяләмим. Шөкер, йолдызлык чире белән дә авырмадым. Әмма андый кешеләрне еш күрәм һәм бу – бәхетсезлек. Мин кешенең яхшы эшенә  генә көнләшә алам. Анысы да ачу саклап түгел, киресенчә, сөенеп. “Миңа да берәр нәрсә уйлап табарга кирәк”, – дип куям. 

– Ирегез Илнар Әхмәтҗанов танылган көрәшче. Сез ничек таныштыгыз?
– Икебез дә Сабантуйга эшләргә килгән идек. Мин – концерт программасына биюләр куярга, ә Илнар – көрәшергә. Очраклы гына әзерлек өчен чатырларыбыз янәшә туры килде. Шулай таныштык, аралашып киттек.  Моңа кадәр дә Илнарны күргән бар иде. Без әти белән көрәш ярышларына йөрдек, шуңа ул вакытта көрәшчеләрне әз-мәз белә идем. 

– Бер караштан гашыйк булдымы?
– Мин, гомумән, романтик рухлы кеше түгел. “Җир кешесе” диләр бит, бу – минем хакта. Шашып, дөньяны онытып ярату – авыруга тиңдер. Мин аны беркемгә дә теләмәс тә идем. Тулаем, мәхәббәткә дә күбрәк практик яктан карыйм. Эшем төгәллек таләп итә, шуңа шәхси тормышка килгәндә дә сүзләргә түгел, гамәлләргә игътибар итәм. Моңа өстәп, сәнгать кешесенең тормышында матурлык күп, аңа ияләнәсең. Шуңа күрә миңа – чынбарлык, ихласлык мөһим. Миңа гадилек ошый. Эштән чыккач, мин хәтта машинада җырлар да тыңламыйм. Тынычлыкта колакларымны ял иттереп кайтам. 

– Көрәшчеләр һәрвакыт травма алып тора. Моннан курыкмадыгызмы?
– Җәрәхәтләр алды, әйе. 100 килограммда көрәшкәч, аңлыйсыз, моннан сакланып бетеп булмый. Көрәштән, зур спорттан китүенең сәбәбе дә каты имгәнү булды. Бик авыр операция кичерде. Барысын бергә үттек. Ул вакытта икенче кызыбыз туган гына иде әле. Ирем ике таякка таянып, кызыбызны карап калды. Мин эшкә чыктым. Шөкер, Илнар да әти кебек бала җанлы әти. Кызларыбыз өчен янып тора. Илнарга көрәштән китү кыен бирелде, әлбәттә. Иң яраткан һөнәреңнән, күңел биреп эшләгән әйбердән ваз кичү авыр. Зур спортка юл ябылды, ләкин ул барыбер көрәш ярышларын күзәтеп тора.

– Кыен булгандыр?
– Мин еларга, зарланырга яратмыйм, андый кешеләрне җенем сөйми. Күптән түгел генә Казан шәһәр филармониясендә “Алые паруса” әсәрен сәхнәгә куйдык. Анда: “Могҗизаны үз кулларың белән тудырырга кирәк”, – дигән сүзләр бар. Мин моның белән тулысынча килешәм. Беркемгә синең проблемалар кирәкми. Зарланырга теләсәң, һәркемнең әйтер сүзе бар.

– Ирегез нинди өлкәдә эшли?
– Үз эшен башлап, эшмәкәрлеккә китте. Аллаһка шөкер, гастрольләргә киткәндә балаларым өчен борчыласым юк. Әтиләре кирәк җиргә алып бара, пешереп тә ашата. Шунысы кызык: без минем әти-әнигә бик охшаган икән. Илнар – йомшак холыклы әти, мин – таләпчән, кырыс әни. “Бозып бетерәсең”, – инде дим. “Ничек инде кызларга тавыш күтәрим”, – ди. 

– Сез икегез ике дөнья кешесе кебек. Илнарны нәрсә өчен яраттыгыз?
– Мин язмышка ышанам. Безнең барысы да шундый тиз булды. Мин үз тырышлыгы белән уңышка ирешкән кешеләрне бик хөрмәт итәм. Илнар гап-гади авыл егете, этүче, төртүчесе булмаган. Үз исемен тырышлыгы белән таныткан кеше ул. Бик әдәпле, тәрбияле кеше ул. Сәнгать кешесе һәрвакыт күз алдында, аның белән кызыксынучылар да төрле максатларны күздә тота. Ә Илнарга миннән башка бернәрсә кирәкмәде. Әти-әни, иҗат кешесе булуым аның өчен мөһим түгел иде. Әле үзе дә шаяртып: “Сиңа өйләнгәч, эшем рәтләп бармады. Закировның кияве дип төрттереп тордылар. Ачу килә иде, авыр булды”, – ди. (көлә)  Дөрестән дә, без ике дөнья кешесе. Мин, мәсәлән, гел яңа илләргә барырга, андагы мәдәният белән танышырга яратам. Ә Илнар өчен күл буенда учак янында утыру, балыкка бару рәхәтлек бирә. 18 ел бергә гомер итәбез, һаман көрәшәбез дип көлешәбез. Илнар – көрәшче, мин дә үз өлкәмдә көрәшче. 

– Кызларыгыз нәрсә белән кызыксына?
– Мин театрда үскән кебек, алар да минем янда үсә, гел күз алдымда Биюгә йөриләр. Иҗат юлыннан китсеннәр өчен түгел, бу – чыныгып үссеннәр өчен кирәк. Без, гомумән, балаларга сайлау мөмкинлеге бирәбез, шуңа күрә нинди өлкәдә үсеш алырлар алдан әйтеп булмый. Иң мөһим шарт – белем алу, телләрне өйрәнү.

– Сезнең өчен мәхәббәт нәрсә ул?
– Кәеф. Әгәр тормышыңда мәхәббәт бар икән, дөнья яктырак тоела. 



 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading