Татарстанда яшьләргә үзләрен таныту өчен мөмкинлекләр зур
Республикада студент-яшьләр һәм мәктәп укучылары белән эшчәнлек “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
– Яшьләр сәясәтенә нык игътибар бирелә, үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре зур. Федераль һәм республика грант конкурсларында катнашу кирәк. “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләр фестивале оештырыла, быелның финалы 16 ноябрьдә Казанда була. КВН турнирын да яңадан башлап җибәрәбез. “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә 11-16 апрельләрдә Казанда (УНИКС) йомгак ясала. “Молот” спорт проектын башлыйбыз. “ТАТМЕДИА” республика агентлыгы белән берлектә мәктәп медиа төркемнәре өчен “Ялкын” фестивале игълан ителде. Аңа заявканы 15 мартка кадәр бирү зарур. Җиңүчеләр “Алтын каләм – Золотое перо” республика фестивалендә катнашачак, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
“Җиңү поезды” 8-10 мартларда Казан тимер юл вокзалында, ә 11-14 мартларда Чаллыда тукталыш ясый.
– Бу музей-поезд Бөек Ватан сугышы темасына җиһазландырылган. Татарстанда 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Ел шигаре астында тематик чаралар планлаштырылды. Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Татарстанда милләтара дуслыкны алга сөрәбез, – диде Азат Кадыйров.
Татарстанда “Студентлар лигасы” оештырылуга 30 ел тулды. Укуда һәм җәмәгать эшләрендә актив студентлар “Транспорт гранты” конкурсында катнаша ала. Әлеге конкурста инде 75 мең студент җиңгән һәм акчалата ярдәмгә ирешкән. “Студентлар язы” республика конкурсы бик популяр. Анда быел 4 мең егет һәм кыз катнаша. Казанда гала-концертлар 18 май һәм 21 май көннәренә билгеләнгән.
– Республикада чит илләрдән 22 мең студент укый. Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә чит илләр студентларының ассоциацияләре эшли. Чит илләр студентлары катнашында рус һәм татар теле олимпиадалары оештырабыз. “Студентлар язы” рәвешендә алар белән май аенда “Глобаль” иҗат фестивале үткәрәчәкбез. “Студентлар лигасы” белән “Яшь гвардия” махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйды. Йөк машиналары 16 мартта юлга кузгала, – диде Татарстанның “Студентлар лигасы” җәмәмгать оешмасы әйдаманы Шамил Якупов.
Татарстан Рәисе грантына Беренчеләр хәрәкәтенең башлангыч бүлекчәләре арасында конкурслар бара.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! 138 бүлекчә грант отты инде. “Зарница 2.0” уеннарына 31 мартка кадәр заявка бирергә кирәк. Анда 7-23 яшьләрдәге 10 кешелек командалар катнаша. “Ура, авылга!” проекты кызыксыну тудырды. Узган ел җәйге каникулга авылларга кайткан 2 мең баланы колачлаган бәйрәмнәр оештырылды, – диде Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте рәисе урынбасары Ләйсән Засыпкина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар