16+

«Үзе узар» дип көтмәгез: онколог күкрәк яман шешенең беренче билгеләрен атады

Күкрәктә төер, тире үзгәреше, имчәк очының эчкә батуы яки башка шикле билге сизелсә, вакытны сузарга ярамый. Моның күкрәк яман шеше булуы бик ихтимал.

«Үзе узар» дип көтмәгез: онколог күкрәк яман шешенең беренче билгеләрен атады

Күкрәктә төер, тире үзгәреше, имчәк очының эчкә батуы яки башка шикле билге сизелсә, вакытны сузарга ярамый. Моның күкрәк яман шеше булуы бик ихтимал.

Кызганычка, бу хакта күп сөйләсәк тә, Республика онкология диспансерына авыру инде соңгы стадияләргә җиткәч килүчеләр күп.

Ни өчен күкрәк яман шеше яшьләрдә дә очрый башлады? Нәселдән килгән факторның әһәмияте нинди? Үз-үзеңне тикшерү ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Бу һәм башка сорауларга Казан шәһәренең Республика онкология диспансеры табибы, медицина фәннәре кандидаты Эльдар Тикаев җавап бирде.

врач. фото автора

— Эльдар Рамазанович, соңгы елларда яман шеш белән авыручылар саны артуы турында еш ишетәбез. Күкрәк яман шешендә дә шушы тенденцияләр күзәтеләме?

— Әйе, күкрәк яман шеше очраклары арта бара. Әмма иң зур проблема — күп кенә пациентларның табибка соң мөрәҗәгать итүе. Хатын-кыз күкрәгендә каты төер сизә, ләкин моңа игътибар итми. Кайберәүләр үзеннән-үзе узар дип көтә, икенчеләре халык медицинасы ысулларына мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, авыруны вакытында ачыклау мөмкинлеге югала. Безгә өченче, хәтта дүртенче стадиядә килүчеләр күп. Бу вакытта яман шеш инде үпкәгә, бавырга яки башка органнарга метастазлар биргән була. Андый пациентларны дәвалау күпкә катлаулырак, ә тормыш өчен фаразлар начаррак.

— Хәзер яман шеш яшьләрдә дә ешрак очрый дигән фикер бар. Күкрәк яман шешенә дә кагыламы бу?

— Әйе, безнең тәҗрибәдә 20 яшьлек пациентлар да булды. Йөкле хатын-кызларда да күкрәк яман шеше ачыкланган очраклар бар. Мондый пациентлар күп түгел, әлбәттә. Авыру күбрәк 40-50 яшьтән узган хатын-кызларда очрый. Әмма яшьләргә дә уяулыкны югалтмаска кирәк.

— Күкрәк яман шешен вакытында ачыклау өчен хатын-кызларга нинди тикшерүләр узарга кирәк?

— Зарлар булмаса да, күкрәк яман шешенә даими тикшеренеп торырга кирәк. Бу авыруны ачыклауның төп ысуллары — ультратавыш тикшерүе (УЗИ) һәм маммография. Кайсы тикшерүне, нинди ешлыкта узарга кирәклеге яшькә, шәхси куркыныч факторларына бәйле. Гадәттә, 40 яшькә кадәрге хатын-кызларга УЗИ, ә 40 яшьтән соң маммография кулланыла. Әгәр хатын-кыз куркыныч төркеменә керә икән, аңа табиб күзәтүендә ешрак булырга кирәк. Мәсәлән, якын туганнарында — әнисе, апасы яки сеңлесендә күкрәк яман шеше булган очракта, алты айга бер тапкыр күзәтү кирәк булырга мөмкин.

— Нәселдән килгән фактор никадәр зур роль уйный? Әгәр әнисе күкрәк яман шеше белән авырган икән, кызы да бу авыруга дучар булачакмы?

— Нәселдән килгән үзенчәлекләрнең әһәмияте зур. Ләкин бу һич тә авыруның һичшиксез килеп чыгачагын аңлатмый. Якын туганнарында шундый диагноз булган хатын-кызларда куркыныч югарырак. Шуңа күрә аларга табибка ешрак күренеп, биргән киңәшләрен үтәргә кирәк. Шул ук вакытта яман шешнең барлыкка килүенә бер генә сәбәп тәэсир итми. Бу катлаулы авыру, һәм аның килеп чыгуына күп факторлар сәбәпче булырга мөмкин.

— Яман шеш ачыкланса, дәвалау ничек алып барыла?

— Бу авыруның стадиясенә, шешнең зурлыгына, урнашу урынына һәм төренә бәйле. Дәвалау тактикасын белгечләр консилиумы билгели. Анда онкологлар, химиотерапевтлар һәм башка белгечләр катнаша.

Кайбер очракларда дәвалау химиотерапиядән башлана, аннары операция ясала. Кайбер чакта беренче чиратта операция үткәрелә. Соңыннан химиотерапия яки нурланыш терапиясе кирәкме-юкмы икәнен хәл итәләр.

Операциянең күләме дә төрле булырга мөмкин. Кайвакыт күкрәк бизенең бер өлешен генә алалар, кайбер очракларда бөтен күкрәкне кисәргә туры килә. Сөенечкә, хәзерге вакытта күкрәкне реконструкцияләү, ягъни операциядән соң аның формасын торгызу мөмкинлекләре дә бар. Мондый операцияләрне медицина күрсәткечләренә карап, мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) кысаларында да ясарга мөмкин.

ркб. фото автора
Сәүдә үзәкләренең берсендә күкрәк сәламәтлеге атналыгы узды

Хатын-кызлар, уяу булыгыз!

Күкрәк бизе яман шеше — дөньяда иң киң таралган онкологик авыруларның берсе һәм Россиядә хатын-кызлар арасында иң еш очрый торган яман шеш төре.

2025 елда Россиядә 86 705 кешегә әлеге диагноз куелган. 2024 елда бу күрсәткеч 83 768дән артык булган. Онкология учреждениеләрендә күкрәк бизе яман шеше диагнозы белән исәптә 820 меңнән артык пациент тора.

Авыруны башлангыч стадиядә ачыклау уңышлы дәвалану мөмкинлеген 97,7 процентка кадәр арттыра.

рак. фото ти

Кайсы дөрес, кайсы миф?

Күкрәк яман шеше барлыкка килү сәбәпләре турында төрле фикерләр яши. Аларның кайсы дөреслеккә туры килә, шуны ачыклыйк әле.

Тар бюстгальтер кию күкрәк яман шешенә китерә аламы?

— Тар бюстгальтер киюнең күкрәк яман шешен китереп чыгаруына ышанычлы дәлилләр юк.

Салкын тию һәм стресс күкрәк яман шеше үсешенә йогынты ясавы дөресме?

— Стресс һәм салкын тиюне дә күкрәк яман шешенең турыдан-туры сәбәбе дип күрсәтергә нигез юк.

— Күкрәк белән бәрелү яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкинме?

— Күкрәк белән бәрелү яман шеш барлыкка килүнең турыдан-туры сәбәбе дип саналмый. Әмма җәрәхәттән соң барлыкка килгән гематоманы игътибарсыз калдырырга ярамый. Күкрәк җәрәхәтеннән соң ярты ел узгач, яман шеш барлыкка килгән очраклар, чыннан да, бар.

— Ә солярий күкрәк яман шеше куркынычын арттырамы?

— Ультрашәмәхә нурланышның күкрәк яман шешенә катнашы юк. Ләкин солярий, кояшта кара янганчы кызыну тире яман шеше үсешенә китерүе бик ихтимал.

— Күкрәкне пластик операция ярдәмендә зурайту зыянлымы?

— Күкрәкне зурайту күкрәк яман шешен китереп чыгаруы уйдырма. Имплантлар хәзер бик заманча, алар йомшак силиконнан эшләнгән. Шуңа күрә алар зыян салмый. Әмма күкрәкне зурайтканчы барлык тикшеренүләрне узу һәм маммолог белән киңәшләнү зарур.

Үз-үзеңне тикшер

Табибка даими күренеп торудан тыш, авыруны вакытында ачыкларга үзтикшерүләр дә ярдәм итә ала. Аларны ай саен менструация башланган вакыттан 5-7нче көнне үткәрергә киңәш ителә.

Үзтикшерүне ничек үткәрергә?

Тикшерү көзге каршына басып уздырыла.

1. Башта кулларны салындырып, аннары күтәреп күкрәкне карыйбыз. Бу очракта күкрәкләрнең симметриялелеге, тире торышы, кан тамырларының формасы. Аннары кулларны билгә куеп, бераз алга иелеп, күкрәкне шул ук билгеләргә тикшерәбез.

2. Икенче этап — пальпация. Басып торганда яисә яткан килеш капма-каршы як күкрәкне 3 бармак белән бер өлкәне дә калдырмыйча, капшап карарга кирәк. Шул исәптән, култык асты өлкәсен дә игътибарсыз калдырмагыз.

ркб. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading