16+

Гади идеядан зур бизнеска: Татарстан яшьләре өчен яңа юллар ачыла

Сәүдә — сәнәгать палатасы «100 Лидер — киләчәк Татарстан» конкурсы оештыра. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны югары бәяләде.

Гади идеядан зур бизнеска: Татарстан яшьләре өчен яңа юллар ачыла

Сәүдә — сәнәгать палатасы «100 Лидер — киләчәк Татарстан» конкурсы оештыра. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны югары бәяләде.

— Бу конкурс 2020 елда ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә башлады. Аның максаты — Татарстандагы талантлы яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү, яшьләрнең идеяләренә һәм проектларына ярдәм күрсәтү. Конкурста 18-35 яшьлекләр катнаша ала. Чара үзенең эчтәлеге белән «Кадрлар» илкүләм проектына аваздаш, — диде Татарстанның Сәүдә — сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары Елена Фәйзрахманова.

100 лидер. фото автора

Быелгы конкурста 264 кеше катнашкан. 

— Медицина, спорт, предприятиеләрне цифрлаштыру темаларына эшләр тапшырыла. Халыкара кулланышка ирешкән проектлар да бар инде, — диде конкурсның әйдәүче бизнес-тренеры Галина Маштакова.

Татарстанның Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков яшьләрнең идеяләрен гамәлгә ашыруда хакимият тарафыннан ярдәм күрсәтелүен әйттеләр. 

— Конкурста призлы урыннарны яулаган проектлар Россия венчур форумындагы күргәзмәдә бушлай күрсәтелә. Бу да инвесторлар табарга, проектны киңәйтергә шартлар тудыра, — диде Дамир Галиев.

«100 Лидер — киләчәк Татарстан» конкурсында җиңү яулаган Марат Закировның кадрлар белән эшләү программасы республикадагы эре предприятиеләрдә дә кулланыш тапкан.

Яшьләр үзләренең проектларын 2027 ел конкурсына тапшыра ала. Аңлатмалар «100 Лидеров Татарстан Будущего» сайтына куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading