16+

«Чын пәһлеван иде!» Ильяс Галимов истәлегенә Әлмәттә зур көрәш бәйгесе узды

Легендар көрәшче, танылган тренер Ильяс ГАЛИМОВны татар дөньясында белмәүчеләр сирәктер.

«Чын пәһлеван иде!» Ильяс Галимов истәлегенә Әлмәттә зур көрәш бәйгесе узды

Легендар көрәшче, танылган тренер Ильяс ГАЛИМОВны татар дөньясында белмәүчеләр сирәктер.

Көрәштән ераграк торучыларга да аның исеме яхшы таныш. Ильяс Галимов — Россиянең спорт остасы, дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы. Хөкемдарлык эшчәнлеге турында да: «Гадел хөкемдар иде», — дип искә ала аны көрәшчеләр һәм тренерлар. 2017 елда Ильяс Галимов «Татарстанның иң яхшы спортчысы» исеменә лаек булды. Яшь көрәшчеләр генә түгел, бик күпләр аны кумир итеп саный, аның көрәш алымнарыннан үрнәк алалар.

«Чемпионнарыбызны исән чакларында хөрмәтләргә!»

  • Ильяс Самат улы Галимовка, исән булса, 2 ноябрьдә 50 яшь тулыр иде. Ул Лениногорск районында туа. Аннары Чирмешән районының Туймәт авылына күченеп кайталар. Көрәш дөньясына ныклап Чистайда техникумда укыган чорда кереп китә.
  • Гаилә хәленә килгәндә, хатыны Алсу белән ике кыз — Иллария һәм Илзирәне тәрбияләп үстерделәр. Алар Әлмәттә яши. Кызганыч, 2020 елның 3 июнендә данлыклы көрәшчебез коронавирус белән авырып, арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аңа нибары 43 яшь иде.

Әлмәт көрәш федерациясе ел саен Ильяс Галимов истәлегенә республикакүләм ачык турнир үткәрә. Бирегә иң көчле көрәшчеләр килә. Быел да 20–21 ноябрь көннәрендә Әлмәткә шушы истәлекле чарага җыелдык. «Татнефть» оешмасының спорт комплексында бик матур көрәш ярышы булды. Турнир 2006–2009 һәм 2010–2013 елларда туган көрәшчеләр өчен оештырылган иде.

  • Казанның Яңа Савин, «Зилант» командалары, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Актаныш, Арча, Лаеш, Чаллы, Питрәч, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары, Карабаш һәм Урыссу шәһәр тибындагы бистәләре, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән барлыгы 16 команда килгән. Барлыгы 113 көрәшче көч сынашты.

— Ильяс Галимов исемендәге турнир — бик матур бәйге. Аның, бер яктан, сагышы да бар... Шуны әйтеп үтәсем килә: без бит инде, гадәттә, кеше якты дөньядан киткәч кенә аны искә алабыз, бөтен яхшылыкларын искә төшерәбез, уңышларын күрсәтәбез. Андый чемпионнарыбызны исән чакларында балаларга, яшьләргә гел үрнәк итеп күрсәтеп, дәрәҗәләре турында сөйләп торырга, хөрмәтләргә кирәк.

Менә монда да залда янәшәдәбездә Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Динар Кәримуллин, Рафаэль Кәлимуллиннар басып тора. Яшьләр, балалар бу абыйларыннан үрнәк алсын иде. Алар — Россия, дөнья чемпионнары, халкыбызның күрке! Шушы абыйлары кебек дәрәҗәле булырга язсын! Шундый көрәшчеләребез белән горурланырга тиешбез.

көрәш. фото автора

Тагын шуны да әйтәсем килә: су сипмәсәң, агач та корый. Нинди генә эшкә алынсаң да, бөтен нәрсәдә ярдәм кирәк. «Татнефть» оешмасы шәһәрләребезгә, авылларыбызга, көрәшебез, сәнгатебез үсеше өчен зур матди ярдәм күрсәтә, кыскасы, республикабызга шактый өлеш кертә. Чын күңелдән әлеге оешмага, егетләребезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Бергә булганда гына алга бара алабыз. Барыбыз да сәламәт булыйк! Һәр көрәшчегә имгәнүләрсез көрәшергә насыйп булсын! — дип теләкләр җиткерде Татарстан көрәш федерациясенең милли көрәш буенча көньяк-көнчыгыш территориаль кураторы Марсель Сафиулла улы Шәрифуллин.

  • Марсель Сафиулла улы Ильяс Галимов исемен мәңгеләштерү өстендә зур эш алып бара, әлеге чараны башлап йөрүчеләрнең берсе, милләтпәрвәр шәхес. Команданың матди ягын хәл итү эшләрендә дә нәкъ менә ул йөри. Әлмәт командасы Марсель Сафиулла улына бик рәхмәтле!

Ачылыш тантанасында җитәкчеләр, килгән кунаклар бер-бер артлы теләкләр җиткерде. Әлмәт командасы вәкилләре кунакларга да шактый сюрпризлар әзерләгән иде. Әлмәт көрәш федерациясенең беренче рәисе Рифкать Әнвәрбәк улы Купкеновка һәм Татарстан көрәш федерациясе рәисе Марсель Шәрипҗан улы Таһировка алтын медаль, «Татнефть» профсоюзы рәисе Фәнис Фәрит улы Октябревка көмеш медаль тапшырдылар.

көрәш. фото автора
Ильяс Галимовның тормыш иптәше Алсу ханым кызы Иллария

Команданың быел дөнья чемпионы исеменә лаек булган көрәшчесе Булат Москов алтын медаль иясе булды. Әле шушы араларда гына «Россиянең халыкара класслы спорт остасы» исеменә лаек булган Рафаэль Кәлимуллинны бүләкләделәр, ТР һәм РФ беренчелекләрендәге уңышлары өчен Әмир Ханбиковка да көмеш медаль бирделәр. Ачылыш тантанасы төгәлләнгәч, Сәгадәт улы Сирин хәзрәт Ильяс Самат улы рухына дога укыды.

Чарага Ильяс абыйның гаиләсе — тормыш иптәше Алсу һәм олы кызы Иллария килгән иде. Алар да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Ел саен чакыруны түземсезлек белән көтәм. «Үткәрә алырлармы икән, юкмы...» — дип уйлыйм. Чөнки нинди чыгымлы чара икәнен, күп вакыт таләп иткәнен, мәшәкатьле эш булуын бик яхшы аңлыйм, әле бит дөньяның да нинди чагы... — дип сүз башлады Алсу. — Бәйгене оештыруда көче кергән һәркемгә гаиләбез исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәм. Аеруча Марсель Сафиулла улы Шәрифуллинга, Әлмәт көрәш федерациясе рәисе Ильяс Рәшит улы Билаловка рәхмәт әйтәсебез килә. Көрәшебез булсын өчен бик тырышалар.

Татарстаныбыз милли көрәшне күтәрә. Япониядә сумоистларга булган мөнәсәбәт кебек, бездә дә халык көрәшчеләр белән шулай горурлансын иде, дип телим. Читтән, бәлки, ул җиңел спорт төре кебек күренәдер. Үзем дә Ильяс белән тормыш коргач кына көрәшнең нинди зур тырышлык, ихтыяр көче, дисциплина, контроль, түземлек сорый торган спорт төре икәнен аңладым. Ильясның арабыздан киткәненә 6 ел булды. Бик юксынабыз.

Әмма нишләп тә булмый... Тормыш дәвам итә, балаларыбыз өчен тырышам. Хәзер кызларыбыз Илзирәгә — 15, Иллариягә 24 яшь. Ильяска быел 50 яшь туласы иде. Туган көне ноябрь аенда бит аның. Шуңа турнирның нәкъ менә ноябрьдә уздырылуы да безнең өчен бик кадерле!

көрәш. фото автора

«Миңа әзер көрәшче, чемпион булып килде!»

Әлмәт көрәш федерациясе рәисе Ильяс Рәшит улы Билалов белән Ильяс Галимовның командага кайчан кушылуы, тренерлык эшчәнлеге турында сөйләштек, истәлекләр барладык.

— Ильясның Чистайда техникумда укып йөргән чаклары иде. Муса Җәлил турниры Зәй шәһәрендә оештырылган елны ул Чистай командасы составында килде. 90 кг үлчәү авырлыгында III урында калды, — дип сүз башлады Ильяс Билалов. — Без, Әлмәт командасы егетләре, аны беренче тапкыр шунда күрдек. Авылдашы Рамил Вагыйзов бездә шөгыльләнә иде. Ильяс белән Рамил — якын дуслар. Чистайда укуын төгәлләгәч, Рамил аны Әлмәткә чакырды.

Шулай итеп, Ильяс безгә килеп, өлкән тренер Салават Ибраһим улы Йосыповта шөгыльләнә башлады. Легендар көрәшче Айрат Гыйлаев белән дә көрәшеп йөрде. Баштагы мәлләрдә Айрат аңа беренчелеккә чыгарга ирек бирмәде. Безгә килеп, шактый көрәшкәч, 90 кг үлчәү авырлыгында Татарстан чемпионатында Айратка җиңелде, ә Самарада үткән Россия чемпионатында беренче тапкыр чемпион булды.

көрәш. фото автора

Шуннан Ильяс 100 кг авырлык категориясенә күчте. Айрат Гыйлаев 90 кг да калды. Ильяс исә 100 кг үлчәү авырлыгында ота башлады. Аннары күбесенчә 130 кг да көрәште. Әлеге авырлык категориясендә җиңдерми торган көрәшче булды инде ул. Салават Йосыпов тренерлыктан киткәннән соң, Ильяс миндә шөгыльләнде. Бергә Россия чемпионатларын оттык. Миңа инде ул әзер спортчы, Татарстан һәм Россия чемпионы булып килде. 2014 ел аеруча истә. Без, Әлмәт командасы, Татарстан чемпионатыннан — 6, Россия чемпионатыннан 5 чемпион белән кайттык!

  • Тренерлык эшчәнлегенә килгәндә, тренер булып бик озак эшләмәде Ильяс. Көрәшчеләрне Кәләй авылында шөгыльләндерде. Елховойда да балалар төркемендә тренер булып эшләп алды. Төп укучысы — авылдашы Марат Кәримов. Ильяс исән чакта ничә еллар «Татнефть» кубогын үткәрдек.

Аннары бергә «Алтын сөлге» дигән бәйге дә уздырдык. Ул чакта мин — өлкән тренер, Ильяс Әлмәт көрәш федерациясенең башкарма директоры иде. Шактый еллар шушы вазыйфада эшләде. Ә эшмәкәрлеккә керешкәч, вакыты җитми башлады. Башкарма директор вазыйфасына Рузил Ганиев билгеләнде. Ильяс һәрвакыт олылар белән «абзый» дип кенә сөйләште, якын итеп, һәркайсыбызның аркасыннан сөеп, кагып ала иде. Гел уңай якка гына сөйләде, кешене тыңлый белде. Афәрин кеше иде. Урыны җәннәттә булсын! — дип белдерде Ильяс Билалов.

Турнир бик матур узды. Призлары да мулдан иде. I урын алучыларга — 20, II урын алучыларга — 15, III урынны яулаучыларга — 8әр мең сум акчалата бүләк бирделәр. Моннан тыш, өстәмә буларак, иганәчеләрдән әйбәт кенә сертификатлар да бар иде. Ахырдан лотерея уены да оештырдылар. Күпләребез бүләк отты. Ким дигәндә, 40лап кешегә приз чыккандыр. Әле үзем дә «Ак Бүре» дип язылган кепка һәм футболка отып кайттым. Аларны Әлмәт командасының бүләге, Ильяс Галимов турниры истәлеге итеп саклармын.

көрәш. фото автора

Бүләкләнүчеләр арасында 4–5 яшьлек балалар да, үсмерләр, урта яшьтәгеләр, олылар да — төрле яшь категориясендәгеләр бар иде. «Ууу, бүләкне питрәчләр отты», «Ууу, Чаллыга чыкты», «Азнакайлар!», «Әлмәткә эләкте» дип, һәр район өчен чын күңелдән шатланып, кул чабып тордык. Бик матур мизгелләр булды ул.

— Лотерея уйнатуны Марсель Сафиулла улы Шәрифуллин тәкъдим итте. Җиңүче көрәшчеләрне бүләкләр алдыннан нәтиҗәләр чыгарганчы вакыт сузыла. Көтеп торучыларга күңелсез булмасын, аннары залда тамашачы таралышмасын дигән максат белән дә эшләнде ул. Көрәштә Марсель Сафиулла улы зур терәгебез булып тора, күп мәсьәләләрне ул хәл итә, — дип дәвам итте Ильяс Билалов. — Турнир бик матур узды. Үзебезнең дә көрәш караганда залдан бер минутка да чыгасыбыз килмәде.

көрәш. фото автора

Ярышка яшь көрәшчеләрне чакырдык. Элек олылар өчен дә үткәргәнебез булды. Әмма ни дисәк тә, балалар, яшьләр күпкә ихлас: алар бөтен көчен биреп көрәшә, чын күңелдән сөенә беләләр, үзара сөйләшү юк. Төрле район көрәшчеләренең чемпион калуы да ошады безгә, үзебезнекеләр генә җиңсен дигән сүз юк. Максималь гадел булсын өчен, бөтен техник мөмкинлекләрне эшкә җиктек. Күбрәк әлмәтләрне генә җиңдерергә дигән ният белән эш итсәк, чыгымланып, видеокамералар, экран да куйдыртмый идек. Хөкемдарлар да матур эшләде. Барысыннан да канәгать калдык.

«Шулхәтле кеше җыелган!» — дип сокландылар

Рузил ГАНИЕВ, Әлмәт көрәш федерациясенең башкарма директоры, тренер:

— Ярыш яхшы узды. Иң мөһиме — көрәш булды! Финалга таба тагын да кыздылар, көрәшчеләребез матур мизгелләрне җитәрлек бүләк итте. «Татнефть» оешмасыннан да кунаклар килгән иде. «Шулхәтле кеше җыелган!» — дип соклану белдерделәр. Дөрес, залыбыз бәләкәй инде. Үзебезгә, Әлмәт командасына, ярышлар уздыра торган зур зал кирәк. Марсель Сафиулла улының да җир табып, шушы хыялыбызны чынга ашыру теләге бар. Безнең дә Муса Җәлил турнирларын, Татарстан чемпионатын Әлмәттә үткәрәсебез килә. Кунар өчен кунакханәләр, шартларыбыз да бар.

Әзерлеккә килгәндә... Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, мәш килдек. Состав белән бергә башкарып чыктык. Ильяс Галимов исемендәге турнир булгач, ел саен югары дәрәҗәдә оештырасыбыз килә. Чөнки ул матур көрәш күрсәткән, зур уңышларга ирешкән чын пәһлеван иде! Гадел булды. Андый көрәшчеләребезне яшь буын да белсен, ул һәрчак хәтердә булсын өчен менә шундый көрәш бәйгеләре оештыру — бик яхшы чара.

Көрәшчеләрнең осталыгын арттыру, аралашу өчен дә ярышлар кирәк. Килә алмаган тамашачылар өчен туры эфир оештырылуы да бик яхшы булды. Барысы да матди якка бәйле. Читтән карасаң, болай гына кебек, әмма турнирны оештырып чыгарга 1 миллион сумнан артык акча китте. Яхшы итеп ясыйм дисәң, акча кирәк. Ансыз берничек тә булмый. «Татнефть» оешмасына рәхмәт!

көрәш. фото автора
Көрәш тәмамлангач, лоторея уйнатуны көтеп ятыш

— Рузил, 2 минут чиста көрәштерү буенча сүз булмадымы соң?

— Көрәш күрәсе килгән тамашачы өчен турнир бик яхшы булды, шул исәптән 2 минут чиста көрәшү дә. Аны үзебезнең Татарстан беренчелеге, чемпионатларына да кертер идем. Россия беренчелеге һәм Россия чемпионатларына сайлап алу турларына, диюем. Дөрес, республика җитәкчелеге ягыннан бераз шелтә дә булды. «Нишләп бәйләмичә көрәшәләр? Ник кочаклап тоталар?» — диебрәк фикер белдерделәр. «Кочаклап тоткач, касыкка тыкмыйлар. Әнә, мисал өчен, экранда исәп 8:6. Көрәш бик актив бара. Сузылып, сузып йөрүнең нинди матурлыгы бар?» — дип, мин инде үзебезнең яктан фикерне җиткердем, — дип белдерде Рузил Ганиев.

көрәш. фото автора

«1996 елдан бергә булдык»

Турнирның баш хөкемдары итеп Әлмәт командасының көрәш буенча тренеры, Татарстанның спорт остасы Фәнил Тәлгать улы Минһаҗев билгеләнгән иде. Узган ел да әлеге вазыйфаны ул башкарды.

— Ильяс белән без 1996 елдан бер келәмдә көрәшә башладык, ярышларга бергә йөрдек. Шул чордан гел Әлмәт командасы составында булдык, — дип сүз башлады Фәнил Минһаҗев. — Ильяс күңелемдә тәрбияле, тыныч, эчкерсез, гади, шул ук вакытта позитив кеше булып калды. Күңел төшенкелегенә бирелгәнен күргәнем булмады аның. Кушаматы да әкияттәге персонаж — йомшак, тугры, күңелле, әйбәт аю — Балу иде.

Шундый көчле булуына карамастан, үзен беркайчан да өстен, дорфа тотмас иде ул. Көрәшү генә түгел, электән командалар арасында футбол да уйный идек. Оттырырга яратмыйбыз бит инде. Без — кызу канлылар. Кайчак хәтта сугышыр дәрәҗәгә җитәбез. Ә Ильясны бер дә кыздырып булмый иде.

көрәш. фото автора

Берсендә тренировкада ялгыш кына аны төртеп җибәрдем. Өстәл чатында тимер тора, шуңа бәрелеп, тездән өстәге мускулын бер 5 см чамасы ертып керде. «Бәрә» инде бу хәзер мине, дим эчтән генә. Бер сүз дә әйтмәде шунда, хәтта ярасы төзәлгәч тә. Кунакханәләрдә гел бер бүлмәдә куна идек. Бик сагындыра ул чаклар. Тренировкада гел бергә булдык. Югары үлчәү авырлыгында булуына карамастан, гел шөгыльләнә, тауларда йөгерә иде. Хәзер үзем шактый еллар тренер булып эшлим, аның кебек шөгыльләнгән авыр үлчәүдәге көрәшчеләрне белмим. Ильяс белән бер тренировкада гына да иллешәр «бросок» ясый идек.

Бик тырыш, көчле рухлы кеше булып калды. Җитештерү өлкәсендә дә бергә хезмәт куйдык. Токарь булып та эшләде. Көрәштәге кебек, эштә дә бик нык булды. Берсендә тренерыбыз Салават абый Йосыпов безне өенә утын ярырга җибәрде. Юан бүкәннәрне Ильяс, кечерәкләрен мин яра идем (көлешәбез). Кызык моментлар булып истә калган.

Ильяс Кәләйдә тренерлык эшен алып барды. Аннары аның урынына мин килдем. Егетләр Татарстан беренчелекләрендә, чемпионатларда ота башлагач: «Ильяс, әйдә, боларны сыйлап, бәйрәм ясап алыйк инде», — дим. Бер автобус белән көрәшчеләрне җыеп, Казанга "Ривьера«га алып бардык. Шунда бөтен чыгымнарны ул күтәрде. Юмарт булды. Сабантуйларда ничә ел машина отты. Бәйрәм узгач, командадагы бөтен егетләргә өлеш чыгара, бүләк ясый иде. Яхшы кеше, көчле көрәшче булды. Татар көрәшендә андыйлар меңгә бер туа!

көрәш. фото автора

— Бу турнирда хөкемдарлык ягыннан фикерләрне дә җиткерсәгез иде, Фәнил.

— Туры эфирлар кызык булды. Видеокамералар куелу да бик әйбәт, ул булыша. Кабатлауларны тамашачыларның да күрә алуы яхшы. Бер ягы гына бар: камералар азрак булды. Бер-ике моментта, бәлки, үзем дә ялгышканмындыр. Чөнки видеокамерадан караганда, берничә мизгелне күрмәдем, бер яктан гына төшерә иде, шуңа бәяне хөкемдарлар фикеренә карап бирдем. Азнакайлар белән бераз гына бәхәс булып алды.

Ул очракта да бер яктан караганда «отрыв» бар кебек, ә икенче яктан көрәшченең янга килеп төшкәне күренми. Гадел булырга тырыштык. Әгәр безнең яктан ялгышлык киткән икән, Аллаһы Тәгалә кичерсен, ул максатчан рәвештә эшләнгән адым түгел. Шәхсән үзебезгә килеп сүз әйтүчеләр булмады. Башка команда тренерлары да: «Гадел булды», — дип киттеләр. Келәмдә яшь хөкемдарлар, әйтик, Дмитрий Гайниев, Искәндәр Гарифьянов, Нияз Сәрвәров, Тимур Милютин, Илнур Ягъфәров, Рәшит Хаҗиевлар бик матур эшләде.

Әлбәттә, ниндидер ялгышлыкларсыз гына узмый инде. Рәсми ярышларда да хаталар булмый калмый. Әмма вакытында кабатлауларны карап, ачыклап бардык. Җитәкчеләребез дә хөкемдарларга: «Гадел булырга!» — дип кат-кат әйтте. Ул хөкемдарларыбыз үзләре дә көрәшеп йөри. Бил алышканда баллның нинди тырышлык белән эшләп алынганын беләләр, гадел эш итәләр. Бәйге матур үтте, дип саныйм.

  • Әлмәтлеләр берничә ел рәттән фотограф Нияз Галиевны чакыра. Ул — Кукмара егете. Фотограф кына түгел, видеога төшерү хезмәте дә күрсәтәләр, туры трансляция тәкъдим итәләр, хөкемдарлар келәмдә эшләргә уңайлы булсын өчен колакчыннар да бар... Тулы пакет белән йөриләр.

— Көрәш ярышларында безнең хезмәтләрдән файдаланучылар әлегә күп түгел, әмма шулай да районнар саны әкренләп өстәлә бара, — ди Нияз. — Әлмәттә финал ярышларында хөкемдарга GoPro да куйдык. Бу — көрәшне үстерү өчен кертәсе килгән нинди дә булса яңалык, дияр идем. Минемчә, көрәштә бу ысулны без беренчеләрдән булып эшкә җиктек. Узган ел да аны көрәшче, хөкемдар Дмитрий Гайниев белән башлаган идек.

  • Көрәш — үземә дә чит спорт төре түгел. Безнең Олыяз — көрәшчеләр авылы, республика ярышларында җиңүләр яулап, зур чемпионатларны откан, горурланып йөрерлек көрәшчеләребез бар. Хоккейда бу GoPro белән күптән эшләгән идек. Бүтән спорт төрләре янында көрәшебезне кимсетеп калдырасым килми. 2024 елда булган «Игры будущего» һәм БРИКС уеннарында да эшләдек, анда шактый тәҗрибә тупладык. Әлмәт командасы чакыргач та, халык хезмәтебезне ошатты. Команда белән һәм шәхсән үзем хөкемдарлар эшен күпкә җиңеләйтәбез.

көрәш. фото автора

«Кызганыч, бик иртә китте...»

Алда әйтелгәнчә, турнирда 16 команда катнашты. Әлмәт районы — I, Чаллы — II, Казанның «Зилант» командасы III урынны яулады. Татарстанныкылар арасында иң ерактан килүчеләр Арча вәкилләре иде кебек. Алар бер автобус белән төялешеп, өч тренер белән килгәннәр. Арчалар ярышлардан калмый, үзләре дә бәйгеләрне бик еш оештырып торалар. Чит төбәкләрдән Оренбург өлкәсе Богырыслан командасы бар иде. Алар, 15 еллап бардыр, Әлмәт командасы белән хезмәттәшлек итә, бергә матур эшләп киләләр.

— Әлмәтлеләрнең ярышлардан бер дә калдырганы юк. Алар безне күтәрә. Гел ашкынып киләбез. Малайларга тәҗрибә тупларга менә дигән турнир, бик көчле көрәшчеләр җыела торган, иң титуллы ярыш бу. Россия күләмендә оештырсаң да бик әйбәт булыр иде. Чөнки бөтен шартлар тудырылган. Бу юлы 10 көрәшчемне алып килдем. Фикерләрнең төрлесе була инде. Нәтиҗәләребез начар түгел. Әле лотереяга бүләк тә оттым.

Барыбызның да күңеле булды, балалар кебек шатландык. Ильяс Галимовка килгәндә, аны бик яхшы белә идем. Гел аралашып яшәдек. Гади, эчкерсез, бик әйбәт кеше иде. Урыны җәннәттә булсын! — диде безгә Богырысланның көрәш буенча тренеры Идуарт абый Халәфетдинов.

көрәш. фото автора

Ильяс Галимовның шәкерте, авылдашы, көрәшче Марат Кәримов та фикерләрен белдерде.

— Көрәшкә алты яшьтә килдем. Башта авылда шөгыльләндем. Аннары районга йөрдем. Беренче тренерым — Ильяс Самат улы Галимов. Кызганыч, арабыздан бик иртә китте... — дип сүз башлады Марат. — Тренер буларак, Ильяс абый бик таләпчән иде. Ә ярышлар алдыннан безне тынычландыра, үзебезгә ышаныч өстәргә ярдәм итә, андый чакларда кирәкле сүзләрен тиз таба белә иде.

Яхшы яктан гына һәм сагынып искә алам. Ильяс абыйның кабере авылда — Туймәттә. Үзем дә шушы авыл егете буларак, кайткан саен зиратка кереп чыгарга тырышам. Кабере гел чиста, әнисе Зөһрә апа карап, чәчәкләр утыртып тора. Ильяс абый күңелебездә мәңгелеккә легендар көрәшче, алыштыргысыз остаз булып калачак!

  • Ильяс Галимовны искә алуларыбыз дога булып ирешсен иде! Әлмәтлеләргә, аның исемен мәңгеләштерү өстендә эш алып барулары, дәрәҗәле турнирлар оештырулары өчен, барыбыз исеменнән рәхмәт! Сүз уңаеннан, көрәш буенча күптән түгел еллык рейтинг исемлеге дә чыгарылды. Чөнки октябрьдә рәсми ярышлар тәмамланды. Республика буенча Әлмәт районы командасы соңгы өч ел рәттән II урынны алды. Ә аңа хәтле биш ел рәттән I урында булдылар. Әлеге уңышлары белән дә чын күңелдән котлыйбыз!

Ильяс Галимов истәлегенә республикакүләм ачык турнирдан фоторепортаж 

Шул ук темага: «Тәкәне күтәрү авырракмы, әллә яшьлеккә «кайту»мы?»

Динар Кәримуллин: «Бу адымым күпләргә көтелмәгән яңалык булды»

“Бергә тотынганда, һәр районда чемпионнар ясап була”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading