16+

Татар атлары миллионнар китерә, хәләл бизнес берләшә: татар эшмәкәрләре яңа планнар кора

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенында илнең 55 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 400гә якын татар эшмәкәре катнашты.

Татар атлары миллионнар китерә, хәләл бизнес берләшә: татар эшмәкәрләре яңа планнар кора

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенында илнең 55 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 400гә якын татар эшмәкәре катнашты.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында татар атларын үрчетү, милли көрәшне халыкара дәрәҗәгә чыгару һәм хәләл җитештерүчеләр берлеге оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

«Эшмәкәр булу җиңел түгел»: берләшеп эшлик

Соңгы елларда Татарстанда хәләл индустрияне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Быел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Росаккредитация федераль хезмәтендә аккредитация узып, «Хәләл» стандарты буенча таныклык алды. Тиздән «Хәләл индустриясе эшкуарлары берлеге» дә барлыкка килергә мөмкин.

«Эмиз» җитештерү ширкәте җитәкчесе Раил Фазылҗанов, пленар утырышта ясаган чыгышында, хәләл юнәлештә эшләүче бизнес вәкилләрен берләштерү максатыннан, шундый берлек төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

— Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: эшмәкәр булу җиңел түгел. Яңа бизнес башлау, аны үстерү өчен күп көч, вакыт һәм акча таләп ителә, — дип сөйләде 2018 елдан бирле уңышлы эшләп килүче һәм дөньяның 12 иле белән сәүдә алып баручы эшмәкәр.

эмиз. фото ти

Аныңча, яңа берлек, социаль проект буларак, җитештерүчеләргә ышанычлы партнерлар табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм кооперация аша бизнесны тизрәк үстерергә ярдәм итәчәк.

Атчылык белән шөгыльләнү табышлы һәм заманча бизнес

Татарстанның Теләче районыннан татар атлары үрчетүче Фирзәр Гыйниятуллин сүзләренчә, моның өчен беренче чиратта теләк кенә кирәк. «Теләгәндә, хезмәтне тиешенчә оештырганда, җитәкчелегебезнең даими ярдәме булганда, атчылык белән яхшы гына акча эшләргә мөмкин», — дип белдерде ул үзенең чыгышында.

фирзшр. фото ти

Аның әтисе Сәгыйть Гыйниятуллин районда сөтчелек юнәлешендә эш башлаган беренче фермер санала. Ә инде 1996 елда ул атчылык тармагына күчә. 2016 елда предприятиегә нәсел хуҗалыгы статусы бирелә һәм ул «Сәгыйть Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторы» җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Бүген хуҗалык чиста токымлы татар, гарәп һәм инглиз атлары үрчетү белән шөгыльләнә. Барысы 501 баш нәселле ат исәпләнә. Хуҗалыкның финанс хәле тотрыклы: 2025 елда акчалата керем 8 млн сум тәшкил иткән, ә чиста табыш 4 млн сумга җиткән. 

— Ел саен 60 башка якын чиста токымлы атлар сатабыз. Атларны, нигездә, Свердловск һәм Киров өлкәләре, Марий Эл Республикасы һәм чит илләрдән: Монголия һәм Казахстан Республикаларына озатабыз, — дип сөйләде яшь фермер. 

  • 2021 елда хуҗалык татар токымлы атлар үрчетүгә рәсми лицензия алган. «Бу безнең хуҗалыкка яңа мөмкинлекләр ачты», — ди Фирзәр Гыйниятуллин. 

Пленар утырышта катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка атчылыкны үстерүгә юнәлтелгән программа булдырырга кушуы өчен рәхмәт белдерде. «Әлеге дәүләт ярдәме белән республикада атларның баш саны артыр, һәм читтә яшәүче татар эшмәкәрләре дә татар токымлы атларны үрчетү белән кызыксынырлар дип ышанам», — дип тәмамлады Фирзәр Гыйниятуллин чыгышын. 

Россиянең 65 төбәгендә көрәш федерацияләре эшләп килә

Россия һәм Халыкара көрәш федерацияләре вице-президенты Равил Ногуманов 2028 елда Казанда узачак Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының татар көрәшен дөньяга танытуда мөһим мәйданчык булачагын ассызыклады. Аның фикеренчә, бу чара Татарстан һәм спортчылар өчен зур вакыйгага әвереләчәк.

— Бүген Россиянең 65 төбәгендә көрәш федерацияләре эшләп килә. Аларның уңышлы үсешендә урыннардагы татар эшмәкәрләренең дә өлеше бәяләп бетергесез, — дип, ул залда утыручыларга рәхмәтен җиткерде. — Башкортстан, Мәскәү, Төмән, Томск һәм Краснодар төбәкләрендәге федерацияләр аеруча активлык күрсәтә. Алар үз хисапларына төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар оештыра.

көрәш. фото ти

Рөстәм Миңнеханов: «Сез безнең өчен үрнәк!»

Пленар утырышны йомгаклап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга шулай дип белдерде. 

— Һәр очрашуыбызда сезнең чыгышларны игътибар белән тыңлап, үзебез өчен тәҗрибә алабыз. Кайдан гына булсагыз да, чит илдәнме, Россия төбәгеннәнме, сезнең белән элемтәдә булырга һәм сезгә таянырга тырышабыз. Сезнең барыгызга да рәхмәт, — диде ул.

пленарка. фото ти

Шул ук темага: Ярымфабрикат: вакытны янга калдырабызмы, әллә сәламәтлекне югалтабызмы?

«Мөселман кешесенә ат ите ашарга ярыймы?»

«Хәләл» тамгасы артында ни бар? Татарстанда ризыкны тикшерәчәкләр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading