16+

“Гаилә” ипотекасына икенчел торак сатып алырга мөмкин булачак

24 марта 2025, 11:28
477
0
0
Уку өчен 3 минут

“Дом.РФ” “Гаилә” ипотекасы программасы нигезендә икенчел торак алырга мөмкин булган шәһәрләр исемлеген бастырды.

“Гаилә” ипотекасына икенчел торак сатып алырга мөмкин булачак

“Дом.РФ” “Гаилә” ипотекасы программасы нигезендә икенчел торак алырга мөмкин булган шәһәрләр исемлеген бастырды.

Исемлеккә барысы 670 шәһәр кергән. Алар 2025 ел башына икедән дә артык күпфатирлы йорт салынмаган яки бөтенләй төзелеш бармаган шәһәрләр. 

Программа камилләшә
Россия Финанс министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гаилә ипотекасы программасы киңәйтелә. Ул 2025 елның 1 апреленнән икедән дә күбрәк йорт төзелми торган шәһәрләрдә гамәлдә булачак һәм үз эченә икенчел базарны алачак. "Бу мөһим карар яңа торак төзелмәгән шәһәрләрдә яшәүче Россия гаиләләренең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Шулай итеп, без «Гаилә» ипотекасын камилләштерүне дәвам итәбез, бу чараны адреслы ярдәм итү чарасы итеп эшлибез», – дип билгеләп үтә Россия финанс министры урынбасары Иван Чебесков.

Шартларына килгәндә, 6 процентлы ташламалы ставка буенча икенчел базарда фатирны 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр алачак һәм бары бер генә тапкыр. Фатир 20 елдан да өлкәнрәк булмаган күпфатирлы йорттан сатып алырга мөмкин. Аның авария хәлендә дип танылмавы мөһим. Моннан тыш, үзара бәйле затлардан фатир сатып алу тыела. 

Элегрәк "Гаилә" ипотекасы ярдәмендә икенчел торак сатып алу мөмкинлеге инвалид бала тәрбияләгән гаилә генә бирелә иде. Һәм бу кагыйдә сатып алына торган торак күпфатирлы йортлар бөтенләй булмаган төбәктә урнашкан булса гына гамәлдә булды (хәзер дә гамәлдә).
Программа буенча кредитның максималь суммасы шулай ук үзгәрми. Яңа торакка да, әзер торакка да 6 миллион сумга кадәр ипотека алырга мөмкин булачак.

Торак базарына берничек тә тәэсир итмәячәк 
Исемлеккә Татарстанның 18 шәһәре дә кергән: Әгерҗе, Азнакай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Зәй, Болгар, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм Чистай.

Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, торак базарына әлеге программа берничек тә тәэсир итмәячәк. 
– Ә менә исемлеккә кергән шәһәрләрдә ул торак базарын бераз гына булса да үстереп җибәрер дип уйлыйм, – ди ул. – Гомуми республика статистикасында исә нәтиҗәлелеге бик аз сизеләчәк. 

Бүгенге торак базарындагы вазгыятьне дә уңай бәяләми. 
– Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда бераз җанлылык күзәтелә, икътисади авырлыкларга карамастан, яңа йортларда фатирлар сатыла. Икенчел торакта бәяләр үсми дә, кимеми дә, чөнки алучы юк. Ә менә шәхси торак төзелешенә ихтыяҗ бар. Өстәвенә сезоны якынлашты. Моңа карап бәяләре дә үсә бара, – ди Андрей Савельев. 

“Российская газета” язганча, икенчел торакка ипотека буенча уртача чек соңгы елларда, хәтта бу сегменттагы югары ставкаларга да карамастан, артык төшмәгән. Киресенчә, 2025 елның февралендә һәм март башында ул киресенчә үскән дә, дип хәбәр иткән "Берләштерелгән кредит бюросы” матбугат чарасына. Экспертлар заемщикларның ставкаларның кимүенә һәм кредитны алга таба рефинанслауга өметләнүен кире какмыйлар. Әмма төп сәбәп –күчемсез милеккә бәяләр арту.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading