16+

Газ хезмәткәрләрен торакка кертмәүнең азагы аянычлы тәмамлана

Татарстанда газ кертелгән торак пунктлардагы йортларны өстәмә газлаштыру программасы дәвам итә.

Газ хезмәткәрләрен торакка кертмәүнең азагы аянычлы тәмамлана

Татарстанда газ кертелгән торак пунктлардагы йортларны өстәмә газлаштыру программасы дәвам итә.

Республикабызда зәңгәр ягулык белән тәэмин итү дәрәҗәсе – элеккечә ил күләмендә иң югарыларның берсе. Барлыгы республикада 3040 торак пунктының 2827енә газ кергән. Газлаштыру  күрсәткече 97,8 процентны тәшкил итә.

Россия Президенты Владимир Путинның йорт урнашкан җир кишәрлегенә кадәр газ торбасын бушлай сузу күрсәтмәсе бик күпләргә файдага булды. Яңа төзелгән һәм элек газ кертелми калган өйләрне газга тоташтыру буенча зур мөмкинлекләр туды. Быелдан зәңгәр ягулыкны бакчачылык ширкәтләренә кадәр дә китерә башладылар. Әмма моның бер мөһим шарты бар – алар торак пункт чикләрендә урнашкан булырга тиеш.

2025 елда үткәрелгән инвентаризация күрсәткәнчә, республикада 53 меңнән артык йорт хуҗалыгы газны бушлай үткәрүгә исәп тота ала. Программада җир кишәрлеге һәм йорты тиешлечә рәсмиләштерелгән милек ияләре катнаша ала. Моның өчен милек хокукларын раслаган документларны һәм җир кишәрлегенең планын беркетеп, гариза гына бирергә кирәк. Бүген республика халкыннан газга тоташтыру буенча 39 меңнән артык гариза алынган, 37 меңнән артык килешү төзелгән.

Шул ук вакытта йортка газ кертелү күп уңайлыклар алып килсә дә, моның белән бергә бик зур җаваплылык та өстәлә. Чөнки газ җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсе бик нык аянычлы булырга мөмкин. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 7 аенда гына да тиешле кагыйдәләрне бозу буенча 325 гариза алынган, алар нигезендә административ хокук бозу турында эшләр ачылган. Төп хокук бозу – газ хезмәткәрләрен торакка кертмәү, шулай ук техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән читләшүчеләр бар, газ җиһазларын үз белдеклеге белән алмаштырып яки күчереп үзенең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куючылар да очрый. Ваемсыз гражданнарга каршы кесәләренә чиертеп көрәшәләр. Барлыгы 1,25 млн сумлык 201 штраф билгеләнгән, 69 материал буенча эшләр дәвам итә. Әмма кайчак газчылар хокук бозуларны вакытында ачыклап өлгермиләр. Моның нәтиҗәсе аяныч: быелның 7 аенда төтен газы белән агулануның 28 очрагы теркәлгән, 8 кеше гомере өзелгән. Җылыту сезоны башлану белән, гадәттә, мондый бәхетсезлекләр саны тагын да арта. Кешеләр газ плитәләрен кабызып, өйләрен җылытырга омтыла, ә болай эшләргә һич кенә дә ярамый.

Гражданнар гына түгел, газ өләшү өчен җаваплы оешма вәкилләре дә ваемсызлык күрсәтә, ди Татарстан дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин. Әйтик, быел 4 рәсми затка карата административ корал кулланылган.  Алар үзләренә йөкләнгән бурычларны тиешенчә үтәмәгән: вентиляция каналларын тикшердек дип актлар төзелгән, ә гамәлдә бу эшләр башкарылмаган. Фатир хуҗалары һава юлларын поролон, обой, йорт җиһазлары белән томалаган булган.  

 Фатир һәм йорт хуҗаларының бурычлары гына түгел, сыйфатлы хезмәт алуга хокуклары да бар, билгеле. Шуңа күрә газ өчен хезмәт күрсәтүне кулланучылар өчен уңайлырак итү юнәлешендә эшләр туктамый. “Газпром трансгаз Казан” оешмасының икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары Руслан Фәтхлисламов сүзләренчә, хәзерге вакытта яңа биллинг системасы кулланыла башлаган, бу исәп-хисапларны автоматлаштыруны һәм газдан кулланучылар белән элемтәләрне яңа дәрәҗәгә күтәргән. Бүген абунәченең шәхси кабинетлары булдырылган һәм “Газ өчен түләү” мобиль кушымтасы эшләнгән. 183 меңнән артык кеше кәгазь квитанцияләрдән баш тартып, электрон сервислардан файдалана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading