16+

“Гыйшык уты” – пиар өчен: 90нчы елларда тамашачыны ничек җәлеп иткәннәр?

Үзгәртеп кору еллары матбугат өлкәсенә зур үзгәрешләр алып килә.

“Гыйшык уты” – пиар өчен: 90нчы елларда тамашачыны ничек җәлеп иткәннәр?

Үзгәртеп кору еллары матбугат өлкәсенә зур үзгәрешләр алып килә.

Бер кысада гына язарга гадәтләнгән газета-журналларга сүз иреге бирелә, тыелган темалар юкка чыга. Тиражлар саны коточкыч зур тизлектә арта. “Московский комсомолец” газетасы, мәсәлән, 1986 елда фахишәләр турында язып, укучылар арасында зур кызыксыну уята. Шуннан соң илдә “төнге күбәләкләр” термины барлыкка килә. 1989 елда бар халыкны аптырашта калдырып, “Спид-инфо” газетасы басыла башлый. Беренче саны 500 мең тираж белән Минскта басыла. Ләкин аның гомере озын булмый, 2021 елда ябыла.

Татар матбугатында да үткен мәкаләләр күренә башлый. Шәхси газета-журналлар барлыкка килә. Мисалга, 1989 елдан гамәлгә куелган “Идел” журналы да чыга башлаганда мөстәкыйль була, дәүләттән оештыру эшләре өчен берникадәр акча бирелсә дә, соңыннан үз көнен үзе күрергә керешә. Зур тиражлар җыеп, саллы язмалар белән укучыны үзенә җәлеп итә. Татар матбугатында беренче шәхси газетаны 1992 елда Газизовлар чыгара башлый. “Юлдаш” һәм башка басмалар оештырып, бүгенгәчә эшләп киләләр. “Шәһри Казан” газетасы да нәкъ менә илдә үзгәрешләр башлангач, 1990 елда барлыкка килә һәм иң кызыгы, татар матбугатына саллы язмалардан тыш, чит илләрнең эшләү алымнарын кулланып,  “сары пресса” элементлары алып килә.  

Газетада язма чыккан икән, димәк, бу дөрес, ташка уелган һәр сүз чын. Үзләре турында беренче гайбәтне таратучы татар артистлары – Рөстәм Закиров белән Эльвира Хәйруллина була. Ләкин моның өчен “Шәһри Казан” журналисты Чулпан Әхмәтовага аларны шактый үгетләргә туры килә.

– 1990 елларда Ганс Сайфуллин, Марс Ивановлар “Татар яшьләре җыены” оештырды, – ди Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.  – Ул чорда шактый яшь җырчылар сәхнәгә чыктык. Заманалар авыр, тамашачыны җәлеп итәргә кирәк. Концертларда чыгыш ясар өчен безнең төркемгә үзенчәлекле тавышлы кыз кирәк иде. Мин үзем халыкчан җырчы, ә Эльвира Хәйруллина татар эстрадасына бөтенләй башка алым белән килеп кушылды. Аның белән сөйләштек тә, бергәләп концертлар куярга булдык. Халык җылы кабул итте. Республика районнарында шактый чыгыш ясаганнан соң, Пермь өлкәсенә чыгып киттек. Поезда кайтып барабыз, сүз ара сүз чыгып, концертыбызны алып баручы Чулпан Әхмәтова, халыкны үзебезнең тамашаларга җәлеп итү өчен газета битләрендә безнең турында нинди дә булса сүз куертырга кирәген әйтте. Менә шулай юлда кайтканда планнар корып кайттык. Концертларның исемнәрен дә үзгәрттек, “Рөстәм Эльвира” дип куйдык. Чулпан “Шәһри Казан” газетасында Эльвира белән безнең арада “гыйшык уты януын” бастырып чыгарды. Имеш, Эльвира безнең авылга кайтып сыерлар да савып йөргән, килен булырга әзерләнә. Кешене ничек ышандырырга була, бар ялган сүзләрне кулланырга рөхсәт иттек. Язма чыкты. Халык ышанды. Еллар узгач, бу хакта тамашачыларга үземнең концертларымда да сөйләдем. Әйе, татар матбугатында җырчылар арасындагы “сары матбугат” гайбәтен без барлыкка китердек. Газетага язылгач, халык дөрес дип уйлады, сүз ара сүз китте. Соңыннан тамашачыларга мунчаларга кадәр керттегез безне, дип әйткәнем дә булды.

Бүгенге көндә Дәүләт Советының матбугат үзәгендә эшләүче Чулпан Әхмәтова Рөстәм белән Эльвираны бу “этлеккә” күндерү җиңел булмавын әйтә. “Икесенең дә шәхси тормышы, дуслашып йөргән кешеләре бар иде. Әмма халык белсен өчен нидер эшләргә кирәк иде. “Рөстәм Эльвира” язмасы газетада басылып чыккач, аны башка газеталар да яза башлады. Хәтерлим, бер газета “Бер ояда ике кош” дигән исем белән чыгарды. Безнең газетада чыккач, Казанда узган концертларда аншлаг иде, тамашачыда кызыксыну шул кадәр көчле булды. Сүз дә юк, Рөстәм Закиров белән Эльвира Хәйруллина сәхнәдә шундый матур пар иде, икесе дә көчле җырчылар. Безнең бу шаяру – мунча ташына эссе салу кебегрәк булгандыр инде. Соңрак “Фәлән Төгән” дигән афишалар да булды. Әмма халык өчен алар кызык булмады. Шушы язма басылып чыккач “Шәһри Казан”да җыючы-оператор булып эшләгән Флера апа белән “ташка басылган сүз” турында сөйләштек. Ул, гомумән, газетада язылган һәр сүзнең дөреслегенә инанган кеше. “Рөстәм Эльвира”ның шаяртулы язма икәнен белгәч сүзсез калды”.

Ул вакытта Рөстәм Закировның Люция Мусина белән очрашып йөргән вакытлары. Тамашачыны үзенең концертларына җәлеп итәр өчен сәхнәдә теләсә ни сөйләмәгән, сикермәгән, биемәгән, гомумән үзен сәхнәдә тыйнак тоткан Рөстәмнең мондый адымга баруына аптырап: “Люция ничек кабул итте бу хәлләрне?” – дип сорамый булдыра алмадык. “Аннан бу хакта сораучылар күп булды. Тыныч кабул итте. Чәчләрне йолкып, ике арада мөнәсәбәтләрне ачыклау дәрәҗәсенә барып җитмәдек, тыныч кына үтте дә китте, кушылдык, ике бала үстердек, кешеләр генә сөйләде”, – дип көлә Рөстәм Закиров.

Рөстәм Закировның әле дә шундый шаян әйберләр эшләргә теләге уянып китә икән. Тик хатыны, Татарстанның атказанган артисты Люция Мусина гына аның фикерләре бик килешеп бетми, итәгеннән тартып тора. “Хәзер “сары матбугат” белән генә тамашачыны үзеңә җәлеп итеп булмый. Кешеләр дә элеккеге кебек бар әйткән сүзгә ышанмый. Нинди генә сүзләр чыгарсаң да, тамашачыны җәлеп итәрлек җырың булырга кирәк. Без бүген гаилә белән концертлар куябыз. Рөстәм, сине түгел, улың Айратны карарга килдек, дип әйтүче тамашачылар да бар”.  

 

Фото ШК архивыннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading