16+

Һәр икенче заемщикның өч кредиты бар: куркыныч статистика

Белгеч кредит алганчы үзеңә шул сорауны бирергә киңәш итә.

Һәр икенче заемщикның өч кредиты бар: куркыныч статистика

Белгеч кредит алганчы үзеңә шул сорауны бирергә киңәш итә.

Банк заемщикларының яртысында диярлек өч һәм аннан да күбрәк түләнмәгән кредиты бар.

Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, 2025 ел ахырына ким дигәндә бер ябылмаган кредит булган россиялеләр саны 46,9 миллионга җиткән. Бу ил халкының өчтән беренең банкка бурычы бар дигән сүз. Моның өстенә бурычлыларның яртысының өстендә өч һәм аннан да күбрәк кредит. Шул рәвешле гражданнарның гомуми бурычы 2,4 трлн сум тәшкил иткән. 

Кешеләрнең өсте-өстенә кредит алуының сәбәбе нидә? Финанс һәм хокук белгече Ләйсән Халикова сүзләренчә, моның төп сәбәбе – керемнәре аз булу. 

– Хезмәт хакы арта артуын, әмма кибет киштәләрендәге товарларга, төрле хезмәтләргә бәяләр тизрәк үсә. Акча җиткерә алмаган кеше банктан кредит алырга мәҗбүр, – ди ул.  

Икенче сәбәбе – менталитетыбыз белән бәйле дигән фикердә. “Кредит алу бер гадәткә керде. Бүгенге көн белән яшәүчеләр аңа ничектер җиңел карый башлады. Алар өчен кредит, тупас кына әйткәндә, бер наркотик кебек. Гел ымсындырып тора. Айфон аласы килгән икән, бара да кредитка ала. Чыгымнарын, күпме түләп барырга кирәк булачагын уйламый да. Моңа өстәп гаиләнең финанс мендәре дә булмаска мөмкин. Һәм шуның белән бурычка батуларын сизми дә калалар”, – ди белгеч.

Кредит алыр алдыннан ул гаиләнең керемнәрен һәм чыгымнарын ныклап исәпләп карарга киңәш итә. “Шулай ук үзегезгә, кредитны түли алмасам, дигән сорау биреп карагыз. Бурычка ала торган әйбер сезгә чынлап та кирәкме? Ул бик мөһиммме? Тагын бер кат уйлагыз. Ул чираттагы бер телефон яки гаилә белән ял булырга мөмкин. Аларны башка вакытка, финанс хәле яхшырган вакытка да калдырып була. Әгәр дә инде сатып алган әйбер сезнең керемегезне арттыра икән, ул әле үзен аклый. Һәм әлбәттә инде финанс мендәре булдырырга кирәк. Бу сезнең өч яки алты айлык чыгымнар суммасы күләмендә булырга тиеш”, – ди Ләйсән Халикова.  

Россиялеләрнең 25,6 проценты 1 млн сумга кадәр кредитлар рәсмиләштерә. Нигездә алар көнкүреш техникасы (38 процент) һәм автомобиль сатып алуга акча сарыф итә (25,1). СберСтрахование тарафыннан декабрьдә үткәрелгән тикшеренү барышында билгеле булганча, өченче урында ипотека буенча кредит (сораштырылучыларның 16,5 проценты), аннары ремонтка (7), дәвалануга (2,4), сәяхәт һәм ялга (2), белем алуга (1,5), туй уздыруга (0,2). Шул ук вакытта 7,3 проценты җавапларның башка вариантларын сайлаган.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, россиялеләр рәсмиләштерә торган кредитларның (кулланучылар кредитлары һәм ипотека) уртача суммасы 9,8 млн сум тәшкил итә, ә аны түләүнең уртача срогы – 7 ел.

Һәр бишенче (19,8 процент) россияле 2 млн сумнан 3 млн сумга кадәр кредит рәсмиләштерә, һәр алтынчы (16,9) – 11 млн сумнан 20 млн сумга, һәр җиденче (15,2) – 4 млн сумнан 5 млн сумга кадәр, һәр сигезенче (12,4) – 21 млн сумнан югарырак, ә һәр унынчы (10,1) – 6 млн сумнан 10 млн сумга кадәр. Респондентларның якынча чиреге (24,3 процент) елына берничә тапкыр кредит ала. 

Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading