Канун бер әйберне тәкърарлый — Тынлык турындагы закон һәм төбәк кодекслары гражданнарның тынычлыгын яклауга баса.
Һәм алар ремонт турында менә нәрсә сөйлиләр.
Ял һәм бәйрәмнәрдә мондый эшләр катгый тыелган. Шимбә, якшәмбе һәм рәсми эш көне булмаган көннәр – тынлык вакыты (гәрчә күп төбәкләрдә шимбә эш көненә тиңләштерелгән булса да). Бу көннәрдә шау-шулы ремонт эшләре барлык төбәкләрдә дә диярлек тулысынча тыелган.
Эш көннәрендәге мөмкинлек «иртәдән кичкә кадәр ярый» дигәнне аңлатмый. Закон катгый вакыт кысаларын билгели. Мәсәлән, Мәскәүдә 9:00дән 19:00гә кадәр генә тавыш чыгарырга рөхсәт ителә.
«Тихий час» бар. Мәҗбүри көндәлек тәнәфес, 13:00дән 15:00гә кадәр. Бу вакыт балалар һәм башка йортта яшәүчеләрнең ялын күзалланып сайланган.
«Шау-шу» булып нәрсә санала? Бу көчле музыка гына түгел. Тыюга перфоратор, дрель, болгарка белән эшләү, шулай ук стеналарны штроблау, бүлмә диварларын җимерү һәм башка төрле демонтаж керә. Мөһим нюанс: сезнең ремонт үткәрүгә күршеләрнең ризалыгы законны гамәлдән чыгармый. Хәтта бөтен подъезд сезгә якшәмбе көнне эшләргә рөхсәт итсә дә, формаль яктан бу хокук бозу булып калачак.
Тынычлык турындагы законны бозу – ачуланышу өчен сәбәп кенә түгел. Бу конкрет нәтиҗәләре булган административ хокук бозу. Штраф күләме төбәккә бәйле һәм гадәттә физик затлар өчен 1000-5000 сумны тәшкил итә. Кабат хокук бозулар өчен сумма сизелерлек арта.
Интернетта үз төбәгегезнең административ хокук бозулар турындагы кодексын табу өчен унбиш минут сарыф итегез. Анда кайчан тавыш чыгарырга мөмкин, ә кайчан - катгый рәвештә ярамый дигән төгәл вакыт күрсәтелгән.
«Шау-шулы» эш графигы төзегез. Барлык бурычларны тавышлы (демонтаж, бораулау) һәм тыныч (шпаклевка, буяу, мебель җыю) эшләргә бүлегез. Иң шау-шулы этапларны эш көннәренең рөхсәт ителгән сәгатьләренә сыйдырырга тырышыгыз.
Эш башланырга берничә көн кала хәбәрне өйдәге гомуми чатка языгыз яки белдерүне лифтка элеп куегыз. Мәсәлән: «10-15 март көннәрендә 78 нче номерлы фатирда ремонт ясыйбыз. Тавышлы эшләр эш көннәрендә 10:00 - 18:00 сәгатьтә тәнәфес белән үткәреләчәк. Ял көннәрендә – бары тик тыныч эшләр. Борчыганыбыз өчен алдан ук гафу үтенәбез!».
Күршегездә ремонт булса, нишләргә?
Әгәр дә сез конфликтның икенче ягында булсагыз, тыныч һәм эзлекле эш итегез:
- Агрессиясез сөйләшү. «Мин ремонт кирәклеген аңлыйм, әмма безнең бала көндез йоклый, әйдәгез иң шау-шулы вакытны килештерик?» Бу кычкырулардан яхшырак эшли.
- Ярдәм. Әгәр шәхси диалог ярдәм итмәсә, башка күршеләр белән сөйләшегез. Коллектив үтенеч яки шикаять зуррак әһәмияткә ия.
- Полиция чакырту. Ахыр чиктәге, ләкин законлы чара. Әгәр шау-шу төгәл тыелган вакытта (мәсәлән, якшәмбе) дәвам итсә, аны тавыш һәм вакыт белән видеога теркәгез һәм шалтыратыгыз.
- Роспотребнадзор. Озакка сузылган конфликтлар өчен-тавыш дәрәҗәсен үлчәү турында гариза язарга мөмкин.
Әйе, ремонт диварның ныклыгын гына түгел, кеше мөнәсәбәтләрен дә тикшерә. Канун чикләнеше ачык күренә: ял көннәре тынлык өчен каралган. Көнкүреш компромиссы әңгәмәгә әзерлектән һәм гади гамәлләрдән туа: белдерүне вакытында чатка җибәрергә, шимбә көнне перфораторны сүндерергә һәм иртәгә ремонт сезнең күршегездә башланырга мөмкинлеген истә тотарга.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар