16+

Ялгышмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Әти-әнине тыңларга!

Ялгышмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Әти-әнине тыңларга!

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина яшьләр ялгыш юлга кереп китмәсеннәр өчен әти-әниләренең сүзләренә колак салырга тиеш ди. Нәкъ тә менә яшүсмерләрнең әти-әни сүзен тыңлаумалары аркасында ялгыш юлга кереп китә. 

Интернет чолганышында яшибез. Нәрсәнең ялган, нәрсәнең дөрес икәнен белмибез. Шулкадәр матур киләчәк вәгъдә иткән әйберләр, киләчәккә киртә куючы караңгы баз булуын анда утыручы яшьләр бик соң гына аңлый. Шуңа да алар кабалага эләкмәсенәр өчен ил күләмендә төрле чаралар үткәрелә. 
Террорчылык һәм экстремизмга каршы профилактика программасы кысаларында Татарстанда ел саен 500дән артык төрле чаралар үтә. Күзгә карап очрашуларда 44 меңнән артык, ә онлайн форматта узганда 1 миллионнан күбрәк кеше катнаша. Республикада бу юнәлештә 13 зур проект гамәлгә ашырыла.

– Без үзебезнең тотрыксыз дөньяда яшәвебезне яхшы аңлыйбыз, – ди яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина. – Бүгенге көндә махсус хәрби операция бара. Андагы егетләребез безнең иминлек өчен көрәшә. Кызганычка каршы, кайбер яшьләр үзләре дә белмәстән ялгыш юлга кереп китә.  Интерната дошманнар түгел, дуслар күбрәк булса иде. 

Софья Галиева-Мостафина әйтүенчә, интернетта җиңел табыш эзләп экстремистик сәясәтне пропагандалау кампаниясенең корбаны булып куючылар шактый. “Интернет киңлекләрендә профессиональ психологлар эшли. Алар яшьләрне начар гамәлләр кылырга ел ярымлап ялган юллар белән үгетлиләр һәм, ни кызганыч, республикада мондый мисаллар күп”, – ди министр урынбасары. 

2019 елдан башлап республикада яшьләрне әлеге зәбер-җолымнардан саклау максатыннан “Конструктив” форум уза. 2025 елдан форматын һәм киңлекләрен үзгәртеп, Идел буе округы масштабында эшли башлады. Бу көннәрдә 14 төбәк яшьләре өчен 25-29 сентябрьдә төрле чаралар уза. Форумда катнашучылар илнең төрле шәһәрләреннән килгән экспертлар һәм спикерлар белән төрле темаларга сөйләшүләр алып барачаклар. Анда 18-35 яшькәчә булган яшьләр катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading