16+

«Ялгыз булу – нормага әйләндеме?»: ни өчен бүгенге яшьләр гаилә корырга ашыкмый

Әйләнә-тирәбездә япь-яшь, белемле, эшчән, чибәр кызлар-егетләр күп. Әмма аларның шактые һаман да ялгыз.

«Ялгыз булу – нормага әйләндеме?»: ни өчен бүгенге яшьләр гаилә корырга ашыкмый

Әйләнә-тирәбездә япь-яшь, белемле, эшчән, чибәр кызлар-егетләр күп. Әмма аларның шактые һаман да ялгыз.

Кемдер карьера төзи, кемдер «үз кешесен» таба алмый, ә кайберләре гомумән гаилә турында уйларга да ашыкмый. Бу – очраклымы, әллә инде заман чире?

Бүгенге язмада без яшьләрнең гаиләгә карашы ничек үзгәрүен, никах яше ни өчен күчүен һәм танышу форматларының ни рәвешле трансформация кичерүен аңларга тырышабыз.

«Ялгыз булу гаеп түгел инде»

Психолог Илүзә Әминова фикеренчә, соңгы елларда җәмгыятьнең үсеше һәм мөмкинлекләр арту яшьләрнең кыйммәтләрен үзгәрткән:

– Элек гаилә – тормышның нигезе иде. Хәзер күпләр: «Миңа үземә генә дә рәхәт», – дип саный. Физиологик ихтыяҗлар (торак, ризык, иминлек) күбесенчә ата-аналар тарафыннан тәэмин ителә. Шуңа күрә яшьләр ашыкмый.

Чыннан да, бүген «ялгыз калу» инде гаеп яки кимчелек түгел. Киресенчә, ул – шәхси сайлау. Социаль басым кими, «карт кыз» яки «өйләнмәгән егет» дигән төшенчәләр акрынлап юкка чыга.

Өстәвенә, психологлар әйтүенчә, инфантильлек – ягъни җаваплылыктан качу да үз ролен уйный. «Гостевой брак» кебек форматлар да популярлаша: мөнәсәбәт бар, әмма җаваплылык минималь.

Статистика: гаилә коручылар бар, әмма тенденция үзгәрә

Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова китергән мәгълүматлар кызыклы:

* 2025 елда республикада 24 097 никах теркәлгән
* Бу – узган ел белән чагыштырганда 1,7%ка күбрәк
* Парларның 70%ы – беренче никах

Димәк, гаилә коручылар бар, хәтта аз гына арту да күзәтелә. Әмма яшь структурасы үзгәрми:

* Ир-атлар – күбрәк 25–29 яшьтә өйләнә
* Хатын-кызлар – 18–24 яшьтә  кияүгә чыга

Шунысы да игътибарга лаек: 70 яшьтән соң да никахка керүчеләр бар, хәтта иң өлкән кияүгә – 92, кәләшкә 84 яшь булган. Бу бер нәрсәне раслый: гаилә өчен «соң» төшенчәсе юк.

Танышулар: онлайн // офлайн

Бүген танышу форматы да тамырдан үзгәрде.

Проект авторы Ринат Исламов әйтүенчә, яшьләр арасында махсус танышу чараларына ихтыяҗ зур:

– Безнең «Адәмнәр һәм Һавалар» проектында 100дән артык кеше катнаша иде. Максат – яшьләрне табигый рәвештә аралаштыру, басым ясамыйча таныштыру.

Шул ук вакытта җырчы һәм оештыручы Айгөл Бариева традицион танышуларны яклый:

– Онлайн аралашу кешене дөрес ачмый. 5 минутлык очрашуда ук синең кешеңме-юкмы икәнен аңлап була.

Менә төп конфликт:

* Онлайн – тиз, уңайлы, әмма өстән-өстән
* Офлайн – катлаулырак, әмма чынрак

Яшьләр ни уйлый?

Журналист Илгиз Шәкуров фикеренчә, бүген «уңыш культы» гаиләдән өстенрәк:

– Башта – карьера, аннары гына гаилә. Бу – начар түгел. Үз аягыңда баскан кеше ныграк гаилә кора.

Ә Айзилә Батырханова башка проблеманы күтәрә:

– Гаилә кыйммәтләрен белгән кешеләрне табу кыен. Көтүләр артты, таләпләр дә үсте.

Яшь алып баручы Данис Хисмәтуллин исә бик гади сәбәпне атый:

– Фатир юк, акча җитми. Шуңа күрә ашыкмыйбыз.

Ни өчен гаилә «кыйммәт»кә әйләнде?

Белгечләр берничә төп факторны аерып чыгара:

  • Психологик ирек– «үзем өчен яшим»
    Финанс курку – гаилә, балалар кыйммәт
    Социаль челтәрләр – идеаллар артты
    Соң өлгерү – җаваплылыкка соңрак килү
    Ышаныч кризисы – «үз кешемне табу кыен»

 Күпләр фотосурәткә генә карый да, “Ой, бу миңа ошамый”, – дип очрашмыйча гына фикер чыгарып куя. Экран аша сиңа ошамаган кеше тормышта бөтенләй башка булырга мөмкин. Кеше белән барып очрашмыйча нәтиҗә ясамагыз.

Проблема бармы, әллә бу – яңа норма?

Бүгенге яшьләр гаилә корырга теләми түгел. Алар ашыкмый.

Берәүләр башта үзен табарга тели, икенчеләр – матди нигез булдырырга, өченчеләр – «дөрес кешене» көтә.

Һәм, бәлки, бу начар да түгелдер. Чөнки аңлап, әзер булып корылган гаилә – ныграк була.

Иң мөһиме – бер шаблон юк. Кемдер 18дә, кемдер 30да, кемдер хәтта 90да үз ярын таба.

Димәк, сорау «кайчан?» түгел. Ә «нинди гаилә?»

Һәм бу җавап – һәркемдә үзенеке.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading