16+

Россиядә яңа салым барлыкка килергә мөмкин

Россиядә металлургия тармагында эшләүче компанияләр өчен яңа төр салым — артык табышка (windfall tax) салым кертү мөмкинлеге кабат көн тәртибенә чыккан.

Россиядә металлургия тармагында эшләүче компанияләр өчен яңа төр салым — артык табышка (windfall tax) салым кертү мөмкинлеге кабат көн тәртибенә чыккан.

Бу хакта «Эксперт» журналы федераль түрәләргә һәм тармактагы чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

Сүз компанияләрнең базар шартлары уңай булу нәтиҗәсендә алган өстәмә керемнәрен өлешчә бюджетка алу турында бара. Мондый механизм, ягъни windfall tax, Россиядә 2023 елда да кулланылган, әмма хәзер аны яңадан, башка шартлар белән кертү мөмкинлеге карала.

Мәгълүматларга караганда, әлеге мәсьәлә Россия Федерациясе Финанс министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, хөкүмәт вәкилләре, бизнес һәм тармак берләшмәләре дәрәҗәсендә тикшерелә.

Чыганаклар белдергәнчә, хакимият соңгы елларда бәясе аеруча нык үскән металллар исемлеген төзегән. Алар арасында көмеш, платина, никель һәм бакыр бар. Бу металларга глобаль бәяләрнең кискен артуы тармак компанияләренә зур керем китергән.

Аерым алганда:

* алтын 2025 елда 64,4%ка кыйммәтләнгән,
* 2026 ел башында бәясе унция өчен 5000 доллардан артып киткән,
* көмеш — 2,5 тапкырга,
* платина — ике тапкырга,
* палладий — 1,9 тапкырга арткан.

Төсле металлар арасында бакыр аеруча үсеш күрсәткән — 44%ка, ә никель бәясе 10%ка күтәрелгән.

Мәсьәлә 26 мартта Дәүләт Думасында да күтәрелгән. Максим Решетников белдергәнчә, министрлык мондый салым турында фикер алышуга әзер, әмма карар кабул итү өчен җентекле анализ кирәк.

Шул ук вакытта рәсми рәвештә windfall tax кертү буенча тәкъдимнәр әлегә министрлыкка кермәгән. Ведомство вәкилләре ассызыклаганча, мондый карарлар инвестиция проектларына зыян китермәслек итеп уйланырга тиеш.

Басма хәбәр иткәнчә, бизнес вәкилләре дә бюджетка өстәмә кертемнәр турында фикер алышкан. Чыганаклар раславынча, инициатива белән эшмәкәр Сөләйман Керимов чыккан, ә аны Владимир Потанин һәм Олег Дерипаска кебек эре сәнәгатьчеләр дә хуплаган булырга мөмкин. Гомуми сумма якынча 460 млрд сум дип бәяләнә.

Әлегә инициативаның төгәл параметрлары билгеле түгел. Әмма белгечләр фикеренчә, металл бәяләре югары булып калса, әлеге салымның кертелү ихтималы шактый зур.

Билгеле булганча, Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading