16+

Яңа ай – яңа кагыйдәләр: россиялеләрне февральдән нинди үзгәрешләр көтә

Февральдән – яңа кагыйдәләр: ипотека, пособие, пенсия һәм маркировкада нинди үзгәрешләр көтелә?

Яңа ай – яңа кагыйдәләр: россиялеләрне февральдән нинди үзгәрешләр көтә

Февральдән – яңа кагыйдәләр: ипотека, пособие, пенсия һәм маркировкада нинди үзгәрешләр көтелә?

2026 елның февраленнән Россиядә берьюлы берничә мөһим канун һәм норма үз көченә керә. Алар гаиләләрнең торак шартларына, социаль түләүләргә, пенсионерларның кеременә һәм инвалидлар өчен реабилитация чараларына кагыла. Иң мөһим үзгәрешләрне кыскача сөйләп үтәбез.

«Гаилә ипотекасы»: бер гаилә – бер кредит

1 февральдән «гаилә ипотекасы» программасының шартлары үзгәрә. Яңа кагыйдәләр буенча, ир белән хатын бер генә ташламалы ипотека рәсмиләштерә алачак. Иң мөһиме – кредитны алар бергәләп, созаемщиклар буларак алырга тиеш.

Элегрәк гаиләдә бер ипотеканы ир, икенчесен хатын рәсмиләштерә ала иде. Хәзер бу мөмкинлек бетерелә. Белгечләр аңлатканча, мондый үзгәрешләр ташламалы ипотеканың инвестиция максатларында кулланылуын чикләү өчен кертелә. Кайбер очракларда фатирлар арендага бирү яки хәтта «донор схемасы» аша баласыз кешеләргә дә рәсмиләштерелгән.

Яңа кагыйдәләр намуслы гаиләләргә дә тәэсир итәчәк. Мәсәлән, инде ташламалы ипотека кулланган гаилә торак шартларын киңәйтә алмаячак. Шулай ук яшь парларга да игътибарлы булырга кирәк: әгәр ир яки хатын алдагы никахта «гаилә ипотекасы» алган булса, программа икенче тапкыр эшләмәячәк.

Шул ук вакытта бер искәрмә бар: әгәр ташламалы ипотека 2023 елның 23 декабренә кадәр алынган булса, гаилә яңа кредитка хокукын саклый. Әмма икенче як барыбер созаемщик буларак килешүгә керергә тиеш.

Яхшы хәбәр дә бар: катнаш схема буенча (гаилә ипотекасы + базар ставкасы) алынган кредитларны февральдән рефинанслау мөмкин булачак.

Социаль түләүләр арта: ана капиталы һәм пособие индексацияләнә

1 февральдән традицион социаль түләүләр индексациясе үткәрелә. Иң көтелгән яңалыкларның берсе – ана капиталы арту.

  • Беренче бала өчен ана капиталы – 728 921,9 сум

  • Икенче бала туганда өстәмә – 234 321,27 сум

  • Әгәр беренче балага түләү алынмаган булса, икенчесенә 963 243,17 сум каралган

Индексация яңа ата-аналарга гына түгел, ә элек сертификат алган, ләкин акчаны тулысынча кулланмаган гаиләләргә дә кагыла.

Моннан тыш:

  • Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие – 28,45 мең сум

  • Хезмәт Геройларына һәм «Ана-героиня» исеменә лаек хатын-кызларга айлык түләү – 76,5 мең сум

  • Ветераннарга, инвалидларга, бала карау һәм эшсезлек буенча пособие дә артачак

Пенсияләр һәм больничный: кемгә күбрәк түләячәкләр

Эшләүче пенсионерлар эштән азат ителгәннән соң, туңдырылган индексацияләрне исәпкә алып, пенсияләрен яңадан саната алачак. Кайбер очракта арту 120 процентка кадәр җитәргә мөмкин.

Эш урынында имгәнү яки һөнәри авыру белән бәйле больничныйның максималь суммасы да арта – 503 мең сумга кадәр.

Реабилитация чаралары – мәҗбүри маркировка белән

1 февральдән техник реабилитация чараларының тагын да күбрәк төре мәҗбүри маркировкаланырга тиеш булачак. Бу протезларның мөһим комплектлаучы өлешләренә, махсус җайланмаларга һәм гигиена чараларына кагыла.

Маркировка:

  • бюджет акчаларын контрольдә тотарга,

  • контрафакт продукцияне базардан чыгарып ташларга,

  • сыйфатсыз товарлардан гражданнарны якларга ярдәм итә

Белгечләр искәрткәнчә, түбән сыйфатлы протезлар һәм ярдәмче җайланмалар сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Маркировка ярдәмендә товарның оригинальлеген тикшерү күпкә җиңеләя.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading