16+

Яңа мессенджерның уңыш сере нәрсәдә?

MAX мессенджеры соңгы елда иң тиз үсә торган коммуникация инструментларының берсенә әйләнде.

Яңа мессенджерның уңыш сере нәрсәдә?

MAX мессенджеры соңгы елда иң тиз үсә торган коммуникация инструментларының берсенә әйләнде.

Кыска вакыт эчендә ул 55 миллионнан артык теркәлү җыйды. Көндәлек актив кулланучылар саны 20 миллион чиген үтүе аның популярлыгына тагын бер дәлил булып тора.

Мондый үсеш, гадәттә, гаять уңайлы интерфейс яки кирәкле сервислар интеграциясе булган платформаларда гына күзәтелә. Чыннан да, хәзер ул гади кулланучылар арасында шәхси аралашу инструменты буларак кына түгел, ә киңрәк функцияләрне үз эченә алган мәйданчык сыйфатында кызыклы. Бүген ул үз эчендә социаль челтәр, эш коралы, дәүләт белән аралашу платформасы функцияләрен алган.

Кушылырга вакыт: шәхси тәҗрибә

Чыннан да, таныш-белешләрнең күпчелеге инде күптән бу кушымтаны үз телефоннарына йөкләп, анда эш итә. Үзем исә яңа мессенджерга кушылуны мөмкин кадәр кичектереп килдем. Юк, бөтен гамәлләрем “дәүләт контроленә алына икән” дигән имеш-мимешләрдән куркып түгел, ә телефонда кушымталарның болай да күплеге, аның “хәтере” болай да тулган булуы туктатып торды. Әмма яңалыктан озак читләшеп торып булмый. Сыйныф чатлары 1 декабрьдән фәкать MAXта гына эшләячәк, дигән хәбәрдән соң, телефонны кирәксез юк-бардан чистартып, мин дә чагыштырмача яңа цифрлы сервис мохитенә чумдым.

Теркәлү процессы бер дә катлаулы түгел: телефон номерын кертү, шәхси мәгълүматны раслау — һәм менә мин дә платформаның тулы хокуклы кулланучысы. Кушымта кулланучыны катлаулы менюлар, озын анкеталар белән йөкләми: барысы да бер-ике адымда башкарыла. Кодлар кертеп интектерми, озын парольләр уйлап табу да соралмый. Барысы да уңайлы һәм тиз. Замана кешесе өчен бу бик мөһим, килешәсездер?

Шунысы да әһәмиятле: теркәлү тәмамланган мизгелдән үк кулланучыга “чиста бит”тән эш итәсе түгел – оешкан төстәге уңайлы навигация тәкъдим ителә. Контактлар тиз табыла, чатлар тәртип буенча урнаша, кирәкле бүлекләр аерым күрсәтелә.

Файллар, фотолар, документлар җибәрү дә бик уңайлы булып чыкты: барысы да берничә секундта күчә. Өстәвенә, үзеңә кирәкле каналлар, төркемнәр табу да җиңел икән.

Гомумән, MAX аралашу, эшләү һәм мәгълүмат уртаклашу өчен уңайлы, заманча мессенджер дигән фикергә килдем. Тора-бара тагын да күбрәк мөмкинлекләрен ачармын дип уйлыйм.

Татарстан һәр яңалыкның үзәгендә

Татарстанда MAXның популярлыгы аеруча югары, һәм бу очраклы түгел. Республика күптәннән цифрлаштыру тәҗрибәләрендә алдынгы урыннарны алып тора. Шуңа күрә республикабызда мессенджерның төп мөмкинлекләре беренчеләрдән булып сынала.

Татарстанда MAXның иң зур үсеше мәктәп экосистемасында күзәтелә. Республика хакимияте 2025 елның 1 сентябреннән мәктәп чатларын MAX платформасына этаплап күчерүне башлап җибәрде, һәм моның нәтиҗәләре инде ачык күренә. Ата-аналар комитетлары, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп администрациясе арасында элемтә бер мессенджерда туплана бара.

MAXның Татарстанда популярлашуының икенче зур күрсәткече – күп фатирлы йорт чатларының бу мессенджерга күчүе. Рәсми мәгълүматлар буенча, республикадагы йорт чатларының якынча 40 проценты инде MAXта урын алган. Бу идарәче компанияләр өчен дә, гади фатир хуҗалары өчен дә уңайлы. Йорт җыелышлары, ремонт турында искәрмәләр, лифт хәле, суны өзү графигы — барысы да бер платформада.

Дәүләт хезмәтләре белән интеграция дә Татарстанда MAXка карата кызыксынуны арттыра. Республикада мессенджер аша табибка язылу мөмкинлеге кертелә башлавы турында хәбәр ителде. Ел азагына кадәр студент билетын мессенджердагы цифрлы форматка алмаштырырга ниятлиләр, ә республиканың зур отельләрендә паспорт күрсәтү урынына QR-код аша эш итеп булачак. МФЦга язылу, документ әзер булуын тикшерү – болар барысы да мессенджер эчендә җиңел генә башкарыла.

MAXның уңыш сере нәрсәдә соң? Бәлки, нәкъ менә гадилектәдер: кирәкле функцияләр – бер урында, куллануы җайлы, чикләүләр аз, интеграцияләр күп. Шунысы сөендерә, мессенджерның үсеше әле дә дәвам итә, яңадан-яңа мөмкинлекләр һәм функцияләр өстәлә.

QK: МАХта “Шәһри Казан”га да кушыл: https://max.ru/shahrikazanda

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading