16+

Яңа татар зиратында тетрәндергеч күренешләр: «Кубарылып торып бассалармы...»

Бөтенебез дә барасы бер йорт бар – каберстан, Кем дә котыла алмас аннан...

Яңа татар зиратында тетрәндергеч күренешләр: «Кубарылып торып бассалармы...»

Бөтенебез дә барасы бер йорт бар – каберстан, Кем дә котыла алмас аннан...

Яңа татар бистәсе зиратына барып кайттык.

Яңа татар бистәсе зираты моңа кадәр 1728 елда нигезләнгән диелсә дә, бүген кайбер тарихчылар аны 1774 елда гына барлыкка килгән дигән фикер җиткерә. Мәйданы 26 гектар тирәсе. Биредә иң борынгы кабер ташы – 1803 елгы, ә сакланып калганы – 1813 елда җирләнгән сабын кайнату фабрикасы хуҗасы, юмарт хәйрияче Йосыф Бикбауныкы.

Тик анысы да мескен хәлдә, игьтибар җитмәү бәласе – уалып килә, болай булса салкын караш тагын эшне тиз тотмагае, әнә татарның Россия империясендә югары гильдия сәүдәгәрләре урынын биләгән атаклы династиясе вәкиле – Ибраһим Юнусовның кабер ташы бөтенләй егылып ята, кыйпылчыклары зират складында саклана, ә кабере бөтенләй югалган, янәшәдәгеләре үзләштергән диләр.  

Кыскача тарихы

Мөселманнарны көчләп чукындыру еллары. Җирле хакимияттә  православие миссионеры Лука Канашевич җитәкчелек иткән бер мәлдә  милләтара гауга төенләнә – Казан икегә “бүленә”.

Мәчет яндырылгач, Иске татар бистәсе чигендә торган йортка да янгын кабу сәбәпле, ирекләре кысрыкланып килгән мөселман халкы, элек урыс авылы – Поповка җирләренә, сазлыкка күченә башлый. Ләкин аларның берсе дә, тарих искәрткәнчә, руслар тарафыннан куылмый, янган йорт урынына Канашевич чиркәү салдыргач, ә мөселман халкының, йорты янында православие гыйбадәтхәнәсе кыңгыраулары тавышын тыңларга теләмәгәнгә, үзе теләп күченүе дә бик мөмкин, ди шул еллар кайтавазын өйрәнергә керешкән экскурсовод Марина Семкина.

Ничек кенә булмасын, нәтиҗәсе анык – авыр шартлар каршылаган яңа җирлеккә күченгән мөселманнар бакыйлыкка күченгән кардәшләрен ике бистә арасындагы мәйданга җирли башлый.   

Кубарылып торып бассалармы...

Яңа татар бистәсе зиратына килеп кергәч, шулай диясе килә. Татар халкының иң мәшһүр, затлы, зыялы затлары нәкъ менә биредә җирләнгән – дин әһелләре, татар мәгърифәтчеләре, шагыйрь-язучылар, композитор-җырчылар, табиблар, үткән гасыр меценатлары, югары гильдия сәүдәгәрләре һ.б. Саный китсәң алар бик күп. Һәрберсенең алдында тезләнеп баш иярлек.

Кылган гамәлләренә күрә дан дәрәҗәләрен үз хәтеренә тарих алтын хәрефләр белән язса да, күбесенең каберләре бүген кадерсезләнеп, инде югалып ук бара. Ташлары искереп уалган, язуларының буяулары да уңган, чардуганнары күгәреккә баткан, ә кабер өстенә чүп үләннәре чыгып тулган.

Болары әле ярыйсы дигәннәре, әзме-күпме тәрбия күргәннәре, кеше аягы басмаган чытырманлыкны хәтерләткән аллеялар да бар, анысына атлап керерлек түгел: куе куаклар баскан, яшь каеннар, йөзъяшәр агачлар шаулый, билдән печән каплаган – кабер ташлары түгел, хәтта чардуганнары да күренми. Мәйданнарга чыксак, без бай тарихлы, Тукайлы, Мәрҗәниле халык дип күкрәк кагып мактанабыз мактануын да...

Тик кемнең кайда кадерсезләнеп ятуына битараф калабыз һәм шушы “асылыбыз”ны, ягъни арабыздан киткән мәшһүрләребезгә булган мөнәсәбәтебезне түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшырабыз... Үзебезне үк көтәчәк афәт түгелме бу?

Зират директоры ишегенә сугылуым да шушы ачынудан. Зиратның директоры – Рамил Хәбибуллинның эш бүлмәсендә, киресенчә, тормыш кайный! Шулай булырга тиеш тә. Дөнья бик матур ул. Җитәкче спорт белән дә мавыга, футбол, хоккей уйный, дивар буйлап тезелеп киткән фотосурәтләргә күз салуга күңел сөенә – җөмһүриятебез җитәкчелеге дә спортка мөкиббән. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешедә аек акыл хөкем сөрә, әлбәттә.

– 8 ел җитәкче булып эшлим, ләкин зираттагы каберләрне чистарту безнең вазифага керми, моңа мөмкинлегебез дә, вакытыбыз да юк. 4 кабер казучым бар, көне буена бер минут тик тормыйлар. Зират өстендә үскән агачларны, куакларны кисәләр, әле бит якыннары каберенә килгән кешеләр, чистарткан чүпләрен дә чардуган кырыенда гына калдырып китәләр, түгәбез. Әгәр дә берәрсенең каберенә агач ауса, судка бирәбез, бүген үк алыгыз дип шалтыраталар. Андагы агачларның бөтенесе дә диярлек инде бер гасырлык, кайсы давылда кайсының авасын кем белгән? Каберләрне туганнары тәрбияләргә тиеш. Күбесенең нәселләре киселә, шуңа кадерсезгә кала. Зиратта берничә депутат бар: Салих Батыев, Халәф Низамов, Марат Хуҗин каберләрен дәүләт советы карап тора. Театр берлеге дә үз мәрхүмнәрен ташламый, автобуска төялешеп, елына ике тапкыр килеп, чистартып китәләр. Боксчылар, хоккейчылар да зиратка килеп, үзләренекен барлый.

– Зираттагы кабер әһелләренең төгәл саны бармы?

– 500 мең тирәсе. Зират ябылды, җирләрлек урыннар юк. Әлфия апа Авзалованың васыятен үтәр өчен дә көчкә урын таптык. Элек аллеялар арасындагы юлларда КамАЗ машинасы белән йөрерлек иде, күрәсез, юллар бик тарайды, мәшһүр җырчыбызга да урынны юлдан сайлашырга туры килде. Хәзер монда туганнары каберенә җирләү мөмкинлеге генә бар. Каберне казыйлар да, ләхетне икенче якка гына алалар. Аларның сөякләре бер-берсенә бөтенләй тими анысы.

– Зур әшнәлекне эшкә җигеп шалтыраталармы?

– Файдасыз. Монда зират ябылганнан бирле бер генә зур кешенең дә күмелгәне юк. Әйтик, Хәния Фәрхи ире ягыннан туганнары янына гүргә иңдерелде, Сәкинә ханым Шәймиева да әти-әнисе, ике абыйсы янәшәсенә җирләнде.

– Вандализм вакыйгасыннан соң зиратта тәртип бозу очраклары кабатланмыймы?

– Юк, бөтен җирдә камералар урнаштырылды. Ике зур, 9 кечкенә капка бар, алар тәүлек әйләнәсе ачык тора. Элегрәк бикли идек, җәй көне халык караңгы төшкәнче зиратка килә, биклибез генә, безне ябып калдырдылар дип, гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә җыялар. Шуңа да килергә теләгән кешеләргә – ирек, – ди җитәкче.  

Авыр плитә – чүптән коткара...

Зират аллеясы буйлап атлаганда, шуңа инандым – Илһам Шакиров кебек бөекләрнең каберләренә тулысынча плитә җәелеп, авырлыгы белән кабер әһелен басуына шәхсән күңелем риза булмаса да, чынлыкта дөрес адым – бер генә чүп үләне дә үсми, еллар буе килмәсеннәр, кадерсезгә калмаячаклар. Ә менә кайбер мәшһүрләрне инде бетереп онытканбыз.

Марина Семкина – лаеклы ялга чыккач, зираттагы бөекләрнең каберләрен эзләп табарга, барларга керешкән шәхес. Кайчагында шәхси экскурсияләр дә үткәрә. Ул инде 300 гә якын кабергә үз “тамгасы”н суккан. Әле дә барлый. Без очрашкан көнне дә Зәйнәп Хәсәни – беренче татар журналисты каберен эзләргә дип килгән иде. Оят бит ә, 19 май көнне без – журналистлар нинди зур бәйрәмнәр ясап, күңел ачабыз, ә юл башыбызда торган остазларыбызның каберләренә бер мәртәбә дә барып дога кылмыйбыз, кайда күмелгәнлекләрен дә белмибез...      

... Марина ханым белән Г.Тукай кабере янында очраштык. Даһилык әһәмиятенә күрә бер аның кабере иркенлектә. Дөрес, шагыйребезне җирләгәндә каберен койма янында казыйлар, хәзер ул койма урынында гаиләсе белән Бакый Урманчы күмелгән. Ике кабердә дүрт кеше. Бакый ага үзе генә ята, ә менә әти-әнисе гүренә өченче әрвах булып, икенче хатыны Флора апа да сыенган, урын булмау сәбәпле, шулай килеп чыккан...

Тукай янәшәсендә чордашлары, исән чакларында ук шактый кыен ашаган милләттәшләребез – Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, ерак түгел генә Ф.Әмирхан... Сәхипҗамал Гыйззәтуллина Г.Кариев җитәкләгән “Сәяр” труппасында беренче булып сәхнәгә күтәрелгән хатын-кыз, заманында муллалардан бик авыр сүзләр ишетеп, күңеле сынган мәлендә Г.Тукай 1909 елда аның туган көненә килә, ландышлар бәйләме белән “Ике кояш” шигырен бүләк итә.

Татар кызларына сәхнәгә юл ачкан бу шәхесебез дә кирәксезгә калып, театрдан читләштерелә, чит төбәктә яши, Казанга кайту бәхетенә ирешсә дә картлыгын вә әҗәлен Чистайдагы картлар йортында каршылый, васыяте буенча Казанга җирләнә. Алар бакыйлыкта да бергә, куш учка сыярлык бер кишәрлектә.

Алар арасында Әхмәдхади Максуди кабере. Улы да шунда ук күмелгән. Тукай Казанга кайткач, нәкъ менә ул мөхәррирлек иткән “Йолдыз” газетасына керә. Г.Камал да Тукайны шунда беренче күрә. Максуди каберендә тагын бер иске таш бар – кемнекедер, чардугансыз, кайчандыр утыртылган камышсыман яфраклы чәчәк тә бик җәелгән, барып тәрбияләү – безнең, журналистлар бурычы инде.  

Берничә адымда гына Фатыйх Әмирхан, Тукай белән араларында аның әтисе – Мөхәммәтзариф – Тукайга соңгы җеназа намазы укыган хәзрәтнең, нәселенең каберләре. Бер тирәдә дүрт-бишләп. Ф.Әмирханның да юбилей елы иде, каберенең чардуганы күгәреккә чумса да, урыны билгеле, чүп басмаган дип сөенәседерме... Марина Семкина исә, Ф. Әмирхан яшәгән йорт инде сүтелгән, аны яңадан торгызмакчылар, юк белән кайнашмасыннар иде, шул акчага кабер чардуганын гына алмаштырсыннар, ди әнә. Дөрес әйтә!

Әхмәт Урманчиев каберен дә эзләп таптык. “Ялт-Йолт” журналының баш мөхәррире, Тукайның якын дусты. Шагыйребез үзе сәфәр чыкканда әйберләрен аңа калдыра торган булган, Маһруй Мозаффария (Мансур Мозаффаровның әнисе) кияве дә әле ул. Тукайның кара савытын да музейга ул илтеп тапшыра бит, аны соңгы юлга озату эшләрен башлап йөрүчеләрнең дә берсе ул! Кабере ташландык, чардуганы күптән кул җылысы тоймаган – агач төшкәндерме сытылган, күгәргән.

Тукайга терәк булып яшәгән бертуган Шәрәфләрнең дә бер вәкиле шагыйребездән ерак түгел. Гыйльметдин белән Борһан Шәрәфләр сөргеннәрдә атылсалар да, Галимҗаны Тукайдан ерак түгел генә ята. Шагыйребезне сагынып, ә Галимҗанны Шәрәф каберен күреп елыйсы килә... Ә бит кылган хезмәтләрен санар өчен бармаклар гына да җитмәс иде. Шиһабетдин Әхмәров – Тукайның соңгы көннәренәчә яныннан китмәгән шәхес, үләренә бер көн кала төшерелгән фотосурәттәге өч кешенең берсе дә ул.

Хатыны Зөләйха белән каберләре янәшә, тәрбияле, әле бит Салих Сәйдәшевның ул җизнәсе дә. Шиһап Әхмәровның сеңлесе Зәйнәпнең Казахстаннан Бернияз дигән хәрби кеше кулын сорагач, башка диндә булуы өчен туганнары каршы киләләр. Нәтиҗәдә Бернияз үзен дә, Зәйнәпне дә атып үтерә. Марина Семкинаның әлеге кызның каберен эзләп табасы килә ди. Бер начарның бер яхшысы, дигәндәй, шушы хәл, С.Сәйдашевның рус кызы Валентинага өйләнүенә уңай йогынты ясый, каршы булган туганнары моңа охшаш фаҗига кабатлануыннан куркып, ризалашалар. Ләкин Сәйдәшевның парлы бәхете озакка бармый, баладан соң хатыны бакыйлыкка күченә. Кабат, аннан тагын өйләнергә туры килә. Зиратта ул соңгы хатыны белән янәшә.

Ә күршесенә Таҗи Гыйззәт күмелгән. Юкка гына түгел. Икесенең дә язмышлары гыйбрәтле, бер чорда яшәп иҗат итәләр. Икесен дә бер үк чир үз кармагына эләктерә – яман шеш. Күрше палаталарда ятып дәваланган бу ике шәхес үзара сүз беркетә – янәшә җирләсеннәр! Салих Сәйдәшев бакыйлыкка күченеп ике ай үтүгә, чын ирләр сүзен үтәп, Таҗи Гыйззәт тә кайтып җитә.

Ни генә дисәң дә, театраллар – иң бәхетле кабер әһелләре биредә. Һәммәсенеке дә тәрбияле, кабер өстенә плитә җәеп куюлары да эшне җиңеләйткән. Салих Сәйдәшев кабер ташының чите әзрәк кенә кителгән – вандаллар “эзе”, ләкин матур әле, ипле, тагын шул кадәр гомер торырлык.

Алар каршысында гына Шиһабетдин Мәрҗәни күмелгән, Маһруй Мозаффарова, ә алар артындагы тынлыкта Зәйтүнә Мәүлүдова белән ире Кадыйр Рәсүлев кабере. Атилла Расих та хатыны белән кул сузымында гына. Зәйтүнә апа белән Кадыйр абый зәңгәргә буялган чардуган эчендә яшәнәп яталар. Каберләре тигезләнгән инде. Икесенә бер таш. Аның бер ягында иренең исеме язылган, тик буяулары уңган, яңартуны сорый, ә аллеяга карап торган икенче ягында Зәйтүнә апа Мәүлүдова исеме белән бергә Тукаебызның аңа дип багышлаган шигырь юллары тезелеп киткән.

– Күпләр моны күргәч, аптырап кала. Зәйтүнәне җилбәзәккә саныйсылары килә. Юк! Уральск шәһәренең иң соңгы тәртипле, абруйлы ишан гаиләсе аны килен итеп төшерә. Тукайга ул чагында ук бөек шәхес итеп карамасалар, Зәйтүнәне якын да китермәсләр иде. Түбән уйлар белән кайнашмыйк. Затлы нәселнең аң дәрәҗәсе югары булганга да, Кадыйр Зәйтүнәнең яшьлегендә Тукай белән аралашып калуын хөрмәт югарылыгында карый, – ди Марина Семкина.

Кадерлеләр дә, кадерсезләр дә бер рәттә

Шагыйрь Зөлфәт тә, Фәнис Яруллин да кадерлеләр исемлегендә. Фәнис аганың каберендә җир җиләкләре чәчәктә.

Исән чактагы кадер илә кадерсезлек, кара сакалдан ким түгел, мәңгелек йортта да арттан тагылып йөри икән. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салучылар һәм шушы зиратта элек бер тәртипсезлек белән күмелеп, аны тәртипкә китерүчеләр Галиевлар нәселе дә шушында ята. Бер тирәдә 14ләп кабер ташы. Монысы инде дин әһелләре колагына – боларын гына булса да матурларлык, кабер ташларын яңартырлык чамагыз юкмыни соң? Зиратта 1600 тирәсе борынгы кабер ташының язулары укылган дип ишеткәнем бар, Казанда әллә ничә мәдрәсә эшли, күпме шәкертләр белем ала, шушы юнәлештә җигелеп эш күрсәтсәләр саваптан кала, зыянга булмас, иншаллаһ.

   Беренче рәсемле «Әлифба» язучы мәгърифәтчебез, татарларда аваз (саутия) методын һәм татар методик әдәбиятын нигезләүче, Татар укытучылар мәктәбе укытучысы һәм татарларда Бакый Урманчыга кадәр иң беренче дипломлы рәссам белгечлеге алган шәхесебез – Шакирҗан Таһиров та 1918 елда ук биредә күмелгән. 9 баласын да мөгаллим иткән, шул исәптән ул Рифгать Таһиров – профессор, икенче улы Фаикъ Таһиров СССР нәшриятларында татар орнаментлары кулланып, утызлап китап бизи, шулай ук берничә гарәп шрифты, татар полиграфиясе өчен яңалифләр ясаган хөрмәтле шәхес. Фаикъ әфәнденең кабере ярый караулы да, ләкин Шакирҗан абзыйныкы мескен хәлдә.

Йөрәкне кискән тагын бер династия каберлеге күз алдымнан китми – Камил Мотыйгый җирләнгән чардуган эчендә әниләре Гыйззенас та, аның балалары да, бертуганнары да ята. Соңгы тапкыр кайчан булдылар икән монда? Ә бит быел республика күләмендә Камил Мотыйгыйны зурладылар, лекцияләр укыдылар. Әтисе – Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның якташлары да зурлап килгәннәр иде. Матур залларга шыбырдашып утырырга дигәндә кеше табыла да анысы... Чардуганын яңартсалар да ярап куяр иде дә... Һичьюгы чүпләрен чистартырга булса да ник килмиләр икән туганнары?

Гали Рәхим кабере әле бу “кадерсезлектән” дә ятим. Татар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы, драматург, шагыйрь, тәрҗемәче, педагог, балалар язучысы, әкиятче бу шәхес сәүдәгәр гаиләсендә туса да, Бакый Урманчы кебек 1927 елда Сталинга юнәлтелгән иске татар имлясын яклап язылган «82 хатын» имзалавы үзенә бик кыйммәткә төшә. Сөрген лагерьлары кочагына ташлана. Иленә кайта алмый, ахыр чиктә Кукмара районында яшәргә хокук бирәләр. Ләкин Казанда бертуган сеңлесе йортына кайта ул, Горький урамындагы 7 нче йортта качып яши, урамга чыгып та басмый.

Җан биреп, берничә көн үткәч кенә үле гәүдәсенә юлыккан кыз туганы аны төнлә белән шушы урынга җирли. Чөнки теркәлүе башка җирдә бит абыйсының... Инде ул елларның эзәрлекләве артта калды кебек, ләкин ялгышларны төзәтергә һаман да ашыкмыйбыз. Матур гына кабер ташы ясатып куя алмыйбызмы?

...Яңа татар бистәсе зиратын урагач шуны аңладым, язучылар да, журналистлар да, гафу итегез, тел бистәләре икәнбез. Әнә ни кадәрле каләмдәшләребез бездән игътибар көтеп ята, ә безнең вакыт юк – даһилык артыннан йөгерәбез. Бу зиратны өлешләргә бүлеп өйрәнергә, кемнең кайда күмелгәнлеген белергә, аның өчен күмәкләшеп атнасына бер көн шәһәр өмәсе үткәрергә – чистартырга, кабер әһелләре алдында булган бурычыбызны үтәргә кирәк. Кирәк, бик кирәк лә! Әллә соң “Шәһри Казан” газетасы белән бергәлектә керешеп карыйбызмы?






Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading