16+

Янгын штраф кына түгел, фаҗига да китерә

Татарстана 25 апрельдән 11 майга кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелә

Янгын штраф кына түгел, фаҗига да китерә

Татарстана 25 апрельдән 11 майга кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелә

Республикада 2026 ел башыннан 934 янгын теркәлгән, аларда 61 кешенең гомере өзелгән, 150 кеше төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган.

– Көн саен диярлек 20 янгын чыга – бу борчу тудыра торган сан. Ут белән сак эш йөртү зарур. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Лаеш тирәләрендә корган үләннәрне яндырулар күзәтелә. Торак пунктлар һәм урманнар янында корган үләннәрне, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрендә камылны яндыру ярамый. Ут йортларга яки урманга кабарга мөмкин, – дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Садыков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Янгынга каршы үзгә режим көннәрендә урманга якын урыннарда учак ягып ризык пешерү, корган үләннәрне, чүпләрне яндыру катгый рәвештә тыела. Урманнар чикләре 1,4 метр киңлектә сукаланырга тиеш. Урманга терәлеп торган торак пунктларының, ял лагерьларының 10 метр киңлектә сукаланган “боҗра” белән уратып алынуы зарур.

Айрат Садыков әйткәнчә, урманнардан ерактагы торак пунктларда ризыкны тимер мангалларда әзерләү рөхсәт ителә. Мангал йорттан яки корылмалардан 5 метр читтә торырга тиеш. Корган үләннәрне һәм чүпне бакчадагы мичтә яки өсте каплаулы тимер мичкәдә, 30 сантиметрдан да ким булмаган тирәнлектәге чокырда саклык белән яндырырга мөмкин. Янгынга каршы үзгә режим вакытында урманнарга терәлеп торган торак пунктларда һәм бакчачылык ширкатьләрендә учаклар кабызу, чүпләр яндыру рөхсәт ителми.

Таләпләрне үтәмәгән очракларда штрафлар каралган:

Гражданнарга – 10-20 мең сум,

Вазифа биләгән затларга – 30-60 мең сум,

Шәхси эшкуарларга – 60-80 мең сум,

Юридик затларга – 400-800 мең сум.

Ут чыгарып, йортларга яки урманнарга зыян салынса, җинаять эше дә кузгатыла.

-

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading