Ел саен Россиядә Җиңү көне алдыннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына һәм Бөек Ватан сугышы белән бәйле башка гражданнарга матди ярдәм күрсәтелә.
Ел саен Россиядә Җиңү көне алдыннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына һәм Бөек Ватан сугышы белән бәйле башка гражданнарга матди ярдәм күрсәтелә. Ярдәм алучылар исемлегенә кемнәр керә һәм аларга нинди түләүләр каралган?
Түләүләр ике өлештән тора – федераль һәм региональ. Суммалар төбәккә һәм алучылар категориясенә карап үзгәреп тора. Җирле хакимият күпме өстәячәге аларның мөмкинлекләренә һәм карарларына бәйле.
Федераль түләүләр
2019 нчы елдан алып 9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Федераль акчалата түләү ала. Аны Россиянең социаль фонды күчерә. Бу ярдәм чарасы РФ Президентының 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы белән җайга салына. Түләү күләме билгеләнгән, 2026 елда 10 мең сум тәшкил итә. Сүз уңаеннан, узган елны бу сумма югарырак иде. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннар 80 000 сум алды. Юбилей ел булган саен түләләр бераз югаррак була.
Федераль түләү кемгә тиеш булуы да тәгаенләнгән: фронтовикларга – сугышларда турыдан-туры катнашучыларга; сугыш инвалидларына - әгәр яралану, контузия яки авыру фронтта булган булса; хәрәкәттәге армиядә яки дошман тылында махсус бурычлар үтәүчеләргә.
Региональ түләүләр
Федераль түләүдән тыш, Россиянең күп кенә төбәкләре ветераннарга төбәк бюджетларыннан өстәмә акчалар түлиләр. Суммалар аерыла. Моннан тыш, кайбер төбәкләр ветераннарга Җиңү көненә махсус бонуслар бирә.
Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасында Җиңү көненә социаль Фонд тарафыннан махсус түләүләр башкарылган. Республикада 5 меңнән артык тыл хезмәтчәннәренә ай саен республика бюджеты хисабына акчалата түләү бирелә.
Моннан тыш, ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яшәүче ветераннарга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшыралар. 6689 азык-төлек җыелмасы һәм котлау открыткасы муниципаль берәмлекләргә сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына тапшыру өчен китерелгән, дип белдерде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Сугыш балаларына түләүләр
Сугыш чоры балалары – 1945 елның 3 сентябренә кадәр туганнар. Бу категория өчен федераль түләүләр юк. Әмма күп кенә төбәкләрдә сугыш алар өчен аерым ярдәм чаралары билгеләнгән. Суммалар төрле: РФ субъектына карап, 1500 сумнан алып 11 000 сумга кадәр һәм аннан да югарырак
Ветераннарга Җиңү көненә түләүне ничек алырга
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бәйрәм түләүләре 3 апрельдән үк килә башлады, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә. Акча алучыларның барысына да 9 майга кадәр түләүләр җиткереләчәк. Ветераннарның үзләренә дә, якыннарына да акча алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки нинди дә булса гариза язарга кирәкми.
Төбәк түләүләре шулай ук автомат рәвештә килә.
Сак булыгыз: мошенниклар бәйрәм алдыннан активлаша
9 Май алдыннан кырыгалдарлар өлкән яшьтәге кешеләргә шалтыраталар, үзләрен социаль хезмәткәрләр яки соцаль фонд хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм карта мәгълүматларын сорыйлар, янәсе түләү өчен. Яки мессенджерлар аша «тикшерү» гә сылтамалар җибәрәләр.
Исегездә тотыгыз: социаль фонд беркайчан да телефон аша смс кодларын, карталардан парольләрне яки паспорт мәгълүматларын сорамый. Әгәр мондый үтенечләр белән шалтыратсалар - шундук трубканы куегыз.
Җиңү көненә түләүләр – ул акча гына түгел, ә өлкән буынга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе. Һәр төбәкнең үз традицияләре һәм кайгырту чаралары бар, әмма уртак максат бер: батырлык турында истәлекне саклау.
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар