16+

Ноябрь ахыры һәм февраль: Россиядә гриппның ике дулкыны көтелә

2026–2027 еллар эпидемиологик сезонында Россиядә грипп белән авыручылар саны ике тапкыр кискен артырга мөмкин.

2026–2027 еллар эпидемиологик сезонында Россиядә грипп белән авыручылар саны ике тапкыр кискен артырга мөмкин.

Беренче күтәрелеш ноябрь ахырында, икенчесе февраль аенда фаразлана. Бу хакта РИА Новости Россия ФМБАның Дипломнан соң белем бирү академиясе материалларына сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, авыру очракларының артуына А(H1N1)pdm09 штаммы сәбәпче булырга мөмкин. Ул халык арасында «дуңгыз гриппы» дип атала.

Галимнәр гриппның ике дулкыны булу ихтималын вирусның мутацияләнүе һәм яңа штаммнар барлыкка килү мөмкинлеге белән аңлата.

Шул ук вакытта Россиядә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны артуы инде күзәтелә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 9–15 ноябрьдә, ягъни елның 46нчы атнасында, авыручылар саны арткан. Ведомствода моны мәктәп каникуллары тәмамлану белән бәйлиләр.

Шулай да ил буенча авыру күрсәткечләре әлегә сезонлы дәрәҗәгә туры килә, дип билгеләп үткәннәр Роспотребнадзорда.

грипп. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading