16+

Арзанга мал алам дип, бөтен хуҗалыгыңны куркыныч астына куйма!

Ветеринария кагыйдәләрен санга сукмау нинди нәтиҗәләргә китерә?

Арзанга мал алам дип, бөтен хуҗалыгыңны куркыныч астына куйма!

Ветеринария кагыйдәләрен санга сукмау нинди нәтиҗәләргә китерә?

Арзан мал — баш бәласе

«Саран ике тапкыр түли» диләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм фермерлар арасында базар бәясеннән арзанрак хакка терлек сатып алучыларга да туры килә бу әйтем. Үзләре уйлаганча мондый «отышлы» сатып алу аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин, чөнки тиешле ветеринария документлары булмаган мал белән бергә хуҗалыкка йогышлы авырулар үтеп керү ихтималы бар.

Акчасыннан да, терлегеннән дә колак кага

Инфекция тарала калса, хуҗалык иясе терлеген дә, акчасын да югалта. Әле шактый гына мәшәкатьләнергә дә туры килә. Ни өчен дигәндә, авыру таралган хуҗалыкка ветеринария хезмәте тарафыннан катгый таләпләр куела: лапасны тулысынча зарарсызландыру, озак вакытка сузылган карантин режимын үтәү һәм билгеләнгән вакыт узганчы яңа терлек кертүне тыю. Бу исә хуҗалык эшчәнлеген тулысынча туктатып тору дигән сүз.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин искәрткәнчә, чирле терлек сатып алган хезмәткәр белән бергә йогышлы авыру ул эшли торган зур терлекчелек комплексына да үтеп керә ала. «Комплекс хуҗалары бу хәлне күз уңыннан ычкындырмаска һәм кул астындагы хезмәткәрләрен ныклы контрольдә тотарга бурычлы. Кызганыч, бу үтәлми», — дип билгеләп үтте спикер.

прессхуа. фото автора

Терлекләрне читтән кертүчеләргә нинди таләпләр куела?

Республикада тәүлегенә 5 мең тонна сөт җитештерүне исәпкә алып, бүген терлекчелек комплексларын төрле авырулардан саклау аеруча зур әһәмияткә ия. Билгеле булганча, быел Яшел Үзән, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында бруцеллезның өч очрагы теркәлде. Чир таралуның сәбәбе — әлеге дә баягы терлекләрне республика территориясенә законсыз рәвештә һәм тиешле документларсыз кертү.

Габделхак Мотыйгуллин терлекләрне кертүгә кагылышлы төп таләпләрне дә ассызыклады. Аларга малларны кертүнең ветеринария баш идарәсе белән килештерелгән булуы, һәр партиягә ветеринария белешмәсе алынуы һәм айлык карантин узу керә.

перс. фото аытвоа

Быел эт һәм мәчеләрнең котыру авыруы йоктырган 12 очрагы ачыкланган

Бруцеллездан тыш, белгечләрне котыру авыруы да борчый — ел башыннан Татарстанда аның 34 очрагы теркәлгән. Вирус исә кыргый төлкеләр аша тарала. Урманнан авылларга төшеп, эт һәм мәчеләрне тешлиләр. Быел эт һәм мәчеләрнең котыру авыруы йоктырган 12 очрагы ачыкланган.

Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, элек аларны тиресе өчен аулаган булсалар, хәзер исә аучыларда мондый кызыксыну юк. Шулай да, чир таралмасын өчен, төлкеләрнең санын киметеп торалар. Былтыр 7 509 баш төлке атылса, бу ел башыннан — 7 416. «Без атна саен районнардан котыру авыруының алга таба таралмавы турында хисап тотабыз. Кайберләрендә бу эш сүлпән бара», — диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading