– Яңа объектлар ачыла. Билгеле, аларга игътибар күбрәк. Моннан тыш, безгә яшәү урынын оештыруның башка ысуллары, мисал өчен, фатир арендалап тору белән дә көндәшлек итәргә кирәк. Рәсми рәвештә фатирын арендага бирүчеләрдән тыш, яшерен рәвештә эш алып баручылар да бар. Кулланучылар, әлбәттә, сыйфат һәм бәя ягыннан иң отышлы вариантларны эзли, – ди отельерлар ассоциациясе вице-президенты Лилия Усманова.
Кунакханәләрдә иң еш Мәскәү, Петербург, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар туктала. Туристларның 89 процентын Россия буенча сәяхәт итүче гаиләләр, эшлекле сәфәргә килгән кешеләр тәшкил итә. Моннан тыш, кунаклар Казанда гына төпләнми, башка районнарга экскурсияләргә дә барырга ярата.
Татарстанда 547 кунакханә теркәлгән. Алар арасында 9ы – биш йолдызлы, 41е – дүрт, 87се – өч йолдызлы. Быел кунакханәләр фонды тагын 484 номерга тулыланган, барысы да премиум-сегмент. «Яңа номерларны төрле кунакханәләр булдырды, димәк, инвесторлар да шартларны яхшыртырга кирәк булуын аңлыйлар», – ди Лилия Усманова.
Яшьләрнең яңа тренд – шифаханәләрдә ял итү
Татарстан шифаханәләренең хәлләре яхшырак. 10 ай нәтиҗәләре буенча шифаханәләрдә 138 мең кеше кунак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк һәм Россия буенча Татарстан шифаханәләре 8 нче урында. «Узган ел белән чагыштырганда шифаханәләребездә 15 процентка күбрәк татарстанлы ял иткән. Бу – туризм һәм сәламәтлек министрлыклары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе», – ди "Татарстан шифаханәләре" ассоциациясе җитәкчесе Евгений Терентьев.
Быел шифаханәләр 1, 5 миллард табыш алган. Әмма юлламаның уртача озынлыгы кыскарган. Әлегә ул – 9,4 көнгә тигез. Шифаханәдә бер көннең уртача хакы – 4 мең 170 сумга тигез. «Республикада ял көннәренә килүчеләр саны артты. Аеруча яшьләр арасында шифаханәләргә кызыксыну уянды. Алар кыска программаларга өстенлек бирә», – ди җитәкче.
Яңа ел бәйрәмнәренә шифаханәләрдә урыннар юк, диярлек. Әмма сыйфатлы ремонтлы номерлар саны җитмәү үзе турында белгертә. «Илдә шифаханәләрне яңарту буенча дәүләт программасы юк. Яңа кунакханәләр төзү программасы бар, әмма без аны куллана алмыйбыз. Моннан тыш, шифаханәләрдә ял итүчеләрдән турист буларак салым алуга да каршы киләбез. Шифаханә – ул сәламәтләндерү оешмасы, шуңа безнең кунакларыбызга мондый салымның күләмен, бәлки, киметергә кирәктер, – диде Евгений Терентьев.
Дәүләт үз тарафыннан шифаханәләр санын арттыру өчен республикада инвесторларга милеккә салым күләмен киметә. Әгәр эшмәкәрләр 2030 елга кадәр яңа шифаханә ачсалар, аларның милеккә салым күләме нибары 0,1 процент булачак. Әйтик, 2,5 миллиардлык шифаханә өчен алар 2,5 миллион сум салым түлиячәк. Моннан тыш, мондый ташламалы салым режимы шифаханә ачылганнан соң да, 10 ел дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар